Кая барырга
  • 04:38
  • 59.36₽
  • 69.72₽
Выберите город в котором вы находитесь
Татарстан – 1001 ләззәт
Татарстан –
1001 ләззәт
Видеоязманы күрсәтергә
Бөек Болгар – Идел
Бөек Болгар – Идел буендагы борынгы мәдәният
2
Календар
Календар
3
Свияжск утрау шәһәре –
Свияжск утрау шәһәре – тарихның яшәешен күр
4
Татарстанның барлык
Татарстанның барлык экскурсияләре бер биттә
5

Иң танылган урыннар

В. И. Ленин Казанда
Казан Владимир Ильич Ульянов-Ленинисеме белән тыгыз бәйләнгән. Рәсәй һәм совет дәүләт эшлеклесе шәһәрдә 2 елга якын яшәгән, әмма нәкъ шул чор аның шәхес буларак ачылуын билгели. Ленин марксизм-ленинизмга нигез салган һәм, философия , сәяси икъдисат, шулай ук социалистик инкыйлабны тормышка ашыручы теория һәм практика өлкәсендә зур мирас калдырган. Нәкъ менә ул планетада беренче СССР социалистик дәүләт төзи башлаган, һәм бу барлык дөньяви тарихның барышына зур тәэсир ясаган!
Карарга
В. И. Ленин Казанда
Татарстан гыйбадәтханәләре
Гыйбадәтханәләр һәрвакыт православный христианнар тормышында төп урынны алып торганнар. Хәзер Татарстанның чиркәү һәм гыйбадәтханәләрендә иң яхшы архитектура һәм төрле чорларның сәнгати юнәлешләрен, фрескалы рәсемнәрнең гүзәл әсәрләрен, кабатланмас бизәкләр, мозаикаларны күрергә була.
Карарга
Татарстан гыйбадәтханәләре
Алабуга шәһәре
Музейлары күп булган шәһәрләр бар, тагын...Алабуга музей-шәһәре бар . монда, Татарстанның үзәгендә , кешеләр тарих әйләнәсендә яшиләр, кая карама атаклы фамилияләр һәм легендалар. Хәтта җәүле юлында да вакыт туктап калган. Хәзерге чорга караган бернинди атрибутлар юк. Һәр бина, һәр кирпеч кунакларга үзенең тарихын сөйләргә әзер.
Карарга
Алабуга шәһәре
Иске Татар бистәсе
ИскеТатар бистәсе-Казанның тарихи өлешенең җаны. Тыкрыклар урта гасыр чорыннан ук сакланып калганнар һәм татар шәһәр мәдәниятенең төп районы булып танылганнар. Дистәдән артык һәйкәлләр, Татарстан башкаласының нәкъ үзәгендәге, Кабан күле һәм Болак ермаклары янында сыену урыны тапканнар.
Карарга
Иске Татар бистәсе
Бөек Болгар
«Бөек»- юкка гына бу сыйфытны бөтен дөньяга танылган музей-тыюлык исеменә кушып әйтмиләр. ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән борынгы Болгар шәһәрлеге үзенең тарихы һәм легендалары белән һәр ел саен бөтен җирдән меңәрләгән йөз туристгы үзенә җәлеп итә. Бу Бөек җирне барып күрү өчен берничә сәбәп бар.
Карарга
Бөек Болгар
Идел елгасы
Идел-Ауропадагы иң зурелгаларның берсе һәм Татарстанның визит карточкасы. Башта ул республиканы көнчыгыштан көнбатышка таба кисеп үтә, ә Казан тирәсендә юнәлешен көньякка үзгәртә. Республика буйлап суларын 177 километрга алып бара. Казан тирәсендә аның киңлеге 1 километр, ә Кама тамагында, Куйбышев сусаклагычында, аның киңлеге 35 километрга җитә! Татарстанда башка эре елгалар да бар, аларның күбесе Иделнең кушылдыклары. Мисал өчен, Чулман республика буйлап 380, Агыйдел-60 , ә Нократ – 50 километр тирәсе ага. Гасырлар тирәнлегеннән безнең чорларга кадәр елга –анакай, аның янындагы авыллар, шушы якта хуҗаларча кыланган карт башкисәрләр турындагы легендалар килеп җиткән. Шул хикәятләрнең берсе Идел белән Чулманның бәхәсе турында-кем кемнең кушылдыгы булырга тиеш. Чулман хәйләгә бара һәм дусты астыннан үзенә юл ярмакчы була. Тилгән белән килешеп куя: Чулман дусты астыннан чыккач , тегесе кычкырырга тиеш. Тик тилгәнне бөркет күреп ала һәм артынна куа китә, куркуыннан тилгәнне кычкырырга мәҗбүр итә! Ә Чулман Иделнең нәкъ уртасында була-килеп тә чыга , Иделнең үзенә дә эләгә!
Карарга
Идел елгасы
Гайса Анасы Казан иконасы
Могҗизалы Гайса Анасы Казан иконасы-православие динен тотучылар тарафыннан олыланганнарыннан берсе. Одигитрий күкрәк сурәте Казанда 1579 нчы елның 8 нче июлендә барлыкка килә, соңрак икона Романовлар йортының һәм бөтен Рәсәйнең яклаучы булып китә. Гайса Анасының башы Сабыйга таба иелгән, һәм менә нәкъ Казан сурәте үзенең могҗизавый исемлегенең күплелеге белән башка иконалардан аерылып тора. Кайгылы, авырулы йөзләрне күбрәк аңа юнәлтәләр.
Карарга
Гайса Анасы Казан иконасы
Бауман җәяүлеләр урамы
Дүрт гасыр озынлыгындагы урам... Казанның иң матур һәм кеше күп йөри торган урамнарның берсе булган Бауман урамын шулай атыйлар. Бу-төп күренекле урыннарның, рестораннарның, кафеларның, магазиннарның, туристлар өчен ял итү урыннары җыелган җир. Урам Казан Кремле яныннан башлана һәм Тукай мәйданында тәмамлана. Аның озынлыгы-1920 метр, ә җәяәүлеләр зонасы булып ул 1986 нчы елдан гына санала.
Карарга
Бауман җәяүлеләр урамы
Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре
Раифа… Тәңре рафыннансакланучы... Татарстанның иң күп укыла торган урыннарыннан берсе булган изге урынның исеме шулай тәрҗемә ителә. Беренчел тынлык, кабатланмас тынычлык һәм яялгызлык атмосферасы- юлчы Раиф Богородия ир-ат монастырен шулай итеп күрә.
Карарга
Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре
Профессиональ спорт клубларының уеннары
О, спорт! Син - дөнья! Спорт көрәшенең якты тамашасы!казан үзенең стадионнарында һәм спорт сарайларында Рәсәй регионнарыннан җанатарлар һәм чит ил клубларының хөрмәтләүчеләре Казан командалары белән узган матчларга җыя.
Карарга
Профессиональ спорт клубларының уеннары
ФИФА чемпионатлары Казанда
2017 hәм 2018 елларда Казан дөнья спорт вакыйгаларын кабул итәчәк: 2017 елда — Конфедерацияләр Кубогы hәм 2018 елда —Дөнья футбол чемпионаты . Конфедерацияләр Кубогы 2017 елның 17-нче июненнән 2 июленә кадәр үтәчәк.Русиядәге 2018 FIFA футбол чемпионаты кысаларында Казанда 6 матч үтәчәк, шулар арасында финалның 1/8 hәм 1/4 уеннары.
Карарга
ФИФА чемпионатлары Казанда
Чистай шәһәре
Чистай борынгы өяз алпавыт шәһәре- үз токымындагы бердәнбер шәһәр. Барлык архитектура һәйкәлләре ике төп урамда урнашкан. Ул географик яктан Татарстанның үзәге булып санала. Казанга кадәр ераклык-144 км, Яр Чаллыга -141 км, Оренбургка кадәр-586 км, Бегишев халыкара аэропортына -107 км. Шәһәр мәйданы -19, 24 мең квадрат километр, халкы-60, 7 мең кеше.
Карарга
Чистай шәһәре
Казан Кремле
Ак ташлы, символлы һәм легендалы Казан Кремле мең ел эчендә бөтендөньятелләрен ишетте, гади туристлардан алып министр һәм презедентларны кабул итте. Тышкы яктан хакимдар кыяфәтле , ул мәчеткә намазга чакыра, һәм православие чаңына яңгырарга мөмкинлек бирә. Үз территориясендә күптөрле музейларны сыендырып, ул көн саен җиребезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны кабул итә. 2000 нче елдан бу архитектура һәм тарих һәйкәле лаеклы рәвештә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәният һәм табигать мирасы исемлегенә кертелде.
Карарга
Казан Кремле
Татарстан мәчетләре
Казанның борынгы мәчетләре – тарихи-мәдәният мирасы гана түгел, алар безнең йөзек кашларыбыз - визитка карточкалары. Җөмһүриятебезнең төрле шәһәрләрендә, халыкның рухи яктан тууы турында күрсәтеп торучы , мөселман диненең гаҗәеп корылмалар ансамбле белән сокланырга була.
Карарга
Татарстан мәчетләре
Зәңгәр күлләр
Су асты обсерваториясе, үзенчәлекле “моржларМәккәсе” һәм дайверлар өчен оҗмах-болар барысы да Зәңгәр күлләр: Зур Зәңгәр, Кече Зәңгәр һәм Агымсу. Аларның уртак мәйдан суммасы-0, 3 га, урта ча тирәнлеге-1-4 метр, ләкин Зур Зәңгәр күлнең , 8-18 метр тирәнлеккә җитә торган, ике карст бүрәнкәсе бар. Ел әйләнәсендә боз салкыны булган сулыкларның гипнозлы матурлыгы һәм фантастик үзенчәлекләре бар.
Карарга
Зәңгәр күлләр
Татарстанның гадәти булмаган җирләре
Гадәти булмаган урыннар туристларны һәрвакыт үзенә тартып тора. Казан сезне “кулыгыздан җитәкләп”, сез өнегездә һәм төшегездә хыялланган шул гадәти булмаган җирләргә алып барыр. Бары тик безгә кунакка килергә генә кирәк...
Карарга
Татарстанның гадәти булмаган җирләре
Казан планетариясе
Казан планетариясе –искитмәле урын.Заманында Казан федераль университеты каршында төзелгән Рәсәйдәге бердәнбер шундый комплекс. Планетарий В. Энгельгардт исемендәге обсерваториянең территориясендә 21 га җирдә урнашкан. 2013 нче елда ачылган планетарий, фәнни- белем һәм мавыктыргыч-танып белү объекты булган Астро паркның бер өлеше булачак.
Карарга
Казан планетариясе
Казан федераль университеты
Казан федеральуниверситеты- бөтенрәсәй дәрәҗәсндәге тугыз университетның берсе. 1804 нче елда нигез салынган КФУ- үзенең Мәскәү “коллегасыннан” соң кала иң карты.
Карарга
Казан федераль университеты
Свияжск утрау-шәһәре
Свяжскутрау-шәһәре. Ул теге Буян әкияти утравының нәкъ үзе-Пушкин, аны күргәч, князь Гвидон идарә иткән тылсымлы якны таный. Утрауда хәзер бөтен нәрсә дә тарих белән яши. Монда чын әкияти атмосфера белән ләззәтләнергә, тарихның яңа якларын белергә һәм архитектура белән сокланырга киләләр.
Карарга
Свияжск утрау-шәһәре
Кыш Бабай  һәм Кар кызы резиденциясе
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы нарат карурманында терем тора. Ә анда... рус Дед Морозы белән Снегурочканың туганнары Кыш Бабай белән Кар Кызы яши. Безнең геройлар теремны “ Кыш Бабай һәм Кар Кызы резеденциясе” дип йөртәләр һәм ел саен, 15 нче декабрьдә, Яңа ел каршыларга, бүләкләр алмашырга, кар атышлы уйнарга һәм чәк-чәк белән чәй эчәргә чакыралар.
Карарга
Кыш Бабай  һәм Кар кызы резиденциясе
Приезжайте в Татарстан

Интерактив карта

Объект маркерын сайлагач картада бару урыны һәм җайлы юлы турында белешмәсе күрсәтелгән була
  • Театрлар
    Театрлар
  • Мәчетләр
    Мәчетләр
  • Чиркәүләр
    Чиркәүләр
  • Leisure
    Leisure
  • Спорт
    Спорт
  • Сәләмәтлек
    Сәләмәтлек
  • Театры
    Театры
  • Мечети
    Мечети
  • Церкви
    Церкви
  • Развлечения
    Развлечения
  • Спорт
    Спорт
  • Здоровье и красота
    Здоровье и красота

Login As
You can log in if you are registered at one of these services: