Чын Казан кешесе кебек ял ит. Казанны эченнән белергә теләүчеләр өчен 5 ысул

Кагыйдә буларак, күп кенә туристларның Казанга сәяхәте шәһәр үзәге белән тиз генә танышып чыгу белән төгәлләнә. Ләкин Кремль һәм аның янындагы башка районнарны карау белән генә чикләнмәскә кирәк. Татарстан башкаласында ап-ак Спас манарасы, мәшһүр Колшәриф мәчете һәм шаулы Бауман урамыннан кала тагын бик күп кызыклы җирләр бар. Без сезгә Казанны яңа яктан ачарга булышачак биш экскурсия турында сөйләрбез. Бу экскурсияләр шәһәргә беренче тапкыр килүчеләрнең дә, монда берничә ел яшәүчеләрнең дә күңелләренә хуш килер

«Казан инженер күзлегеннән»

Шәһәрнең иң билгеле биналары буенча инженер экскурсияләре оештыру идеясе белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган Айрат Баһаутдинов чыга. Берничә ел элек ул Мәскәүдә экскурсияләр бюросы төзи, ә 2017 нче елда Казанда аның филиалы ачыла. Бүген «Инженер күзлегеннән» – күп кенә экскурсион турларны, шул исәптән велосипед һәм трамвай турларын сайлап алу мөмкинлеге булган популяр проект.

Агач архитектурасы үрнәкләре, архитектор Карл Мюфке иҗат җимешләре һәм шәһәребезнең бүгенге көндәге архитектур символлары белән танышырга теләсәгез, «Казан инженер күзлегеннән» проекты экскурсоводлары белән шәһәр буйлап йөрергә чыгыгыз. Алар сезнең өчен Казан мәчетләре буенча экскурсияләр үткәрерләр, шәһәр чите һәм бистәләр турында сөйләрләр, Казанның бөтен архитектур стильләрен күрсәтерләр.

Сайт

ВКонтакте

Инстаграм

«Неказань»

Җәяүле сәяхәт – Казанны якынрак белүнең иң яхшы ысулы, шуңа күрә «Неказань» променад-спектакле сезнең өчен бик файдалы һәм кызыклы булыр.

Һәр катнашучыга колакчыннар бирелә, аларда алдан яздырып куелган тавыш бер тарих сөйли. Шул рәвешле спектакльдәге вакыйгалар тыңлаучының күзалларында бара, ә шәһәр алар өчен декорация ролен үти. Мондый променад, катнашучылар төнге Казанның серле атмосферасын тойсын өчен, гадәттә кич белән үткәрелә.

Променадта берьюлы иң күбе 20 кеше катнаша ала. Һәр төркемне экскурсовод-актёрлар озатып йөри: алар катнашучыларга маршруттан читкә китмәскә һәм сөйләнә торган тарихның сюжетын тирәнрәк кабул итәргә булышалар.

«Неказань» променад-спектакле зур компанияләр өчен дә, ялгыз сәяхәтчеләр өчен дә кызыклы булыр: ул – кызыклы кешеләр белән танышу өчен дә менә дигән вариант.

Сайт

Farolero

Farolero төнге сити-туры гади экскурсияләргә яхшы альтернатива булып тора. Бу тур Барселона, Париж, Венеция һәм Санкт-Петербург туристлары арасында зур популярлык казанды инде. Ә хәзер бу кызыклы сәяхәттә Казан кунаклары да катнаша ала.

Тур ул – меңьеллык шәһәрнең төнге утлары арасында башкарылган театраль тамаша. Серле дөньяга сезне әкияти персонаж – Фонарьчы озата барыр. Ул инде бик күп еллар төрле илләр буйлап йөри, кызыклы тарихлар җыя һәм аларны бөтендөнья шәһәрләрендә яшәүчеләр белән бүлешә.

Фонарьчы музыкаль номерларга, табышмаклар һәм тарихларга бай экскурсияләр үткәрер, борынгы Казанның мифлары һәм риваятьләре турында сөйләр. Сез шәүләләр театры тамашасын карарсыз һәм Фёдор Шаляпин тавышы белән ария башкарган җырчының чыгышын тыңларсыз.

Сайт

Kazan Travel Box

Казан – гашыйклар өчен идеаль шәһәр: паркларның моңсу аллеяләре, җыйнак скверлар, бакчалар, борынгы урамнар якын кешең белән икәүдән-икәү сөйләшеп-серләшеп йөрү өчен яратылган сыман. Kazan Travel Box исә ял итүегезне төрлеләндереп җибәрер, аны тагын да кызыклырак итәр.

Казан урамнары буйлап сәяхүәткә чыгар алдыннан катнашучыларга кечкенә генә тартма бирелә. Аның эчендә юл күрсәткеч китап, Казан картасы, үрдәкләр өчен азык, маркерлар һәм карандашлар, ашау-эчү өчен купоннар һ.б. сюрпризлар булырга мөмкин. Алар барысы да биремнәрне үтәү өчен кирәк булачак.

Квестта катнашучылар шәһәрнең тарихы, күренекле урыннары белән танышырлар, ял итү һәм күңел ачу өчен яңа урыннар табарлар һәм җирле кафе-рестораннарның берсендә тамак ялгап чыгарлар. Квест әлегә рус телендә генә үткәрелә, ләкин биремнәрнең җәйге вариантын инглиз телендә дә үтәргә мөмкин.

Сайт

Инстраграм блогеры Саша Гром белән экскурсияләр

Казан үзәгендәге борынгы ишегаллары буйлап йөрисегез, җирле халыкның чын тормышын күрәсегез һәм шәһәр рухын чагылдыра торган берничә фотография ясыйсыгыз килә икән, Саша Громга мөрәҗәгать итегез. Ул – инстаграм челтәре блогеры, ул Казанның иң яшерен ишегалларын, йорт, урамнарын белә һәм башкалабыз кунаклары өчен бик теләп экскурсияләр уздыра.

Туристлар өчен гадәти булган маршрутлардан бераз читкә китеп, сез Казанга, җирле халык вәкилләре кебек, бөтенләй икенче күзлектән карарсыз һәм аның башкалабыз кунаклары өчен бизәлгән тантаналы кыяфәтен генә түгел, ә гади һәм җыйнак «йөзен» дә күрә алырсыз.

ВКонтакте

Инстаграм

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез