Тәмле ашарга һәм татлы итеп эчәргә - бу сорау сәяхәтчеләр өчен аеруча мөһим. Бар дөньяда да гастрономия туризмы гамәлдә һәм Казан да сәяхәтче-гурманның картасында лаеклы урын алып тора. Татарстан бөтен дөньяга узенең милли ашлары белән дан тота! Хәер, бу республикада дөнья халык ашлары турында онытканнар дигән сүз түгел. Моннан тыш, башкалада тиз вакыт эчендә тәмле итеп тукланып алу өчен тиз ашау челтәрләре зур үсеш алган. Сәяхәт итүдән берничә минутка да аерыла алмаган очракта бу әһәмияткә ия. Татарстанда бу мөмкин – бездә карарлык җирләр бихисап!