Бүгенге көндә “Рубин” футбол клубы – Рәсәй футболы лидерларының берсе. Клубның оешкан елы булып 1958 ел исәпләнә. “Рубинлылар” – ике тапкыр Рәсәй чемпионнары, 2010 һәм 2012 елларда Рәсәй Кубогы, Дуслык Кубогы, Рәсәй Суперкубогы ияләре. 2008 елда клуб беренче 7 турда 7 тапкыр җиңеп, элегрәк Мәскәү “Динамо”сы куйган рекордны “уздырып”, Рәсәй чемпионатлары рекордын куя. 2009 елда Рәсәй футбол союзы версиясе буенча елның иң яхшы командасы булып таныла. Команданың өй ареналары – Үзәк стадион, “Казан Арена” һәм “Рубин” стадионнары. Уеннарның календаре rubin-kazan.ru сайтында.
Үзәк стадион
Автобуслар: “Үзәк стадион” яки “Спорт сарае” тукталышларына кадәр № 6, №15, №29, №35, №35а, №37, №47 , №74, №74а, №75
Троллейбуслар: “Үзәк стадион” яки “Спорт сарае” тукталышларына кадәр №2, №10
Метро: “Кремль” станциясе