Аккредитация ничек алырга

Нәрсә ул аккредитация?

Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге хезмәткәрләре объектның Visit Tatarstan сыйфат критерийларына туры килү-килмәвен тикшерәләр.

Ул ни өчен кирәк?

Сыйфатлы туристлык инфраструктурасын булдыру һәм сәяхәтчеләрнең мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү. Аккредитация ирекле, унификацияләнгән һәм ачык.

Аккредитацияне кем яисә нәрсә алырга мөмкин?

Туроператорлар, кунакханәләр, рестораннар, барлар, кафелар, музейлар, транспорт компанияләре, экскурсоводлар, күңел ачу учреждениеләре, сувенир кибетләре.

Аккредитациянең срогы нинди?

Аккредитация вакытлы һәм вакытлы булмаска мөмкин. Көчен саклауның минималь срогы — 12 календарь ай.

Аккредитацияне ничек алырга?

1. Дәгъва итүче аккредитациягә заявка тутырга һәм мондый документлар җыелмасын җибәрергә тиеш: оригиналларны — почта аша, Visit Tatarstan офисына, сканнарны — partner@visit-tatarstan.com адресына. Visit Tatarstan офисы аккредитация өчен булган документларны өч эш көне дәвамында тикшерә. 

2. Туристлык бренды вәкилләре дәгъва итүченең аккредитация критерийларына туры килү-килмәвен һәм документларда күрсәтелгән мәгълүматларны тикшерәләр. Аннан соң Visit Tatarstan хезмәткәрләре, сәяхәтчеләр өчен уңайлылыгын бәяләү өчен, объектка киләләр. «Серле кунак» аудиты телефон һәм визит аша, алдан хәбәр итмичә, ел дәвамында үткәрелә.

3. Visit Tatarstan офисы карар кабул итә һәм дәгъва итүчегә аның турында почта аша һәм электрон хат рәвешендә хәбәр итә.

4. Visit Tatarstan офисы дәгъва итүче белән партнерлык килешүе төзи, аңа аккредитацияләнгән партнер статусы бирә.

Аккредитация алынганнан соң, ниләр эшләнә?

Партнер 14 календарь көн дәвамында үз эшенә Visit Tatarstan программасы кыйммәтләрен кертә һәм хезмәткәрләрен өйрәтә. Visit Tatarstan офисы аккредитацияләнгән партнерлар, өйрәтмә материаллар һәм программаның стандартларын җибәрә.

Шуннан соң Visit Tatarstan «Серле кунак» технологиясе буенча тикшерү үткәрә. Тикшерү узса, Visit Tatarstan visit-tatarstan.com сайтында партнер турында «Visit Tatarstan туристлык бренды тарафыннан тәкъдим ителә» билгесе белән мәгълүмат урнаштыра.

Әгәр дә тикшерү вакытында Visit Tatarstan хезмәткәрләре төгәлсезлекләргә тап булсалар, партнер критерийларга туры килмәү пунктлары күрсәтелгән хат ала. Кимчелекләр 30 эш көне дәвамында бетерелергә тиеш.

30 эш көненнән соң, Visit Tatarstan өстәмә тикшерү үткәрә. Кимчелекләр бетерелмәсә, партнер аккредитацияләнми.

Аккредитация өчен нинди документлар кирәк?

1. Аккредитациягә анкета-заявка — оешма раслаган форманың оригиналы;

2. Булган стандартлар исемлеге — оешма җитәкчесе раслаган һәм мөһерләнгән копия.

Аккредитацияләнгән партнерга нәрсә җибәрәләр?

Электрон почта аша:

— программаның төп төшенчәләрен, максатларның һәм бурычларның аңлатмаларын үз эченә алган Visit Tatarstan брошюрасы;

— туристлар өчен сәламләү открыткалары макеты һәм башка кирәкле макетлар;

— электрон имза макеты;

— рәсми сайтка урнаштыру өчен, «Сыйфат туристик хезмәте» («Туристическая служба качества») онлайн-сервис банеры.

Кәгазь вариантта:

— «Сыйфат туристик хезмәте» («Туристическая служба качества») онлайн-сервис плакаты;

— туристларны аноним сораштыру анкеталары;

— Visit Tatarstanның кыйммәтләрен һәм турпродуктларын өйрәтүче модульләр сылтамасы;

— керә торган төркемгә «Туристка тәкъдим ителә. Visit Tatarstan тарафыннан аккредитацияләнгән» наклейкасы;

— Visit Tatarstan сувенирлар продукциясе мерчендайзингы китабы.

Документлар

Контакты

+7 (843) 206-00-14

partner@visit-tatarstan.com

Бүлешү:

Аккредитациягә гариза бирергә

Файлларны беркетергә

Аккредитациягә гаризаны беркетергә онытмагыз

Булачак вакыйгалар

Барлык вакыйгалар 

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез