30 август

Казан ш. һәм Татарстан Республикасы көне

  • Казан
  • Якшәмбе : 10:00-20:00
Казанның һәм бөтен Татарстанның төп бәйрәме үзенең күләмлелеге һәм күпкырлылыгы белән аерылып тора. Шәһәр һәм Республика көненең рәсми өлеше Татарстанның алдынгы шәхесләрен бүләкләү тантанасы ачып җибәрә, Казан ипподромындагы ат чабышлары яки Меңъеллык мәйданындагы автомобиль тамашасы кебек масштаблы спорт ярышлары исә — дәвам итә. Республиканың туган көнен Казан Кремлендә һәм Кремль Яр буенда билгеләп үтәләр. Биредә күмәк күңел ачу чаралары, музыкаль фестивальләр, мастер-класслар, халык сәнгать һөнәрләре күргәзмәләре, милли мәдәният һәм гореф-гадәт экспозицияләре үтә. Тагын бер бәйрәм итү урыны — «Казан» гаилә мәркәзе алдындагы ачык мәйдан. Биредә кич белән Россиянең музыкаль сәхнәсенең һәм Татарстанның танылган башкаручлары чыгыш ясый. Бәйрәм исә, кичке сәгать 22.00 бәйрәм салюты белән тәмамлана.

Бүлешү:

Булачак вакыйгалар

Барлык вакыйгалар 

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез