8 декабрь - 9 декабрь

Җәйге китап фестивале

  • Казан
  • Шимбә - Якшәмбе : 12:00-21:00
Фестивальнең нигезендә — Россиянең дистәләгән эре һәм вак нәшриятләре катнашкан китап ярминкәсе тора. Биредә заманча һәм классик сәнгать, публицистик, фәнни, фәнни-популяр, документаль һәм балалар әдәбиятына караган китапларны нәшрият бәясеннән тәкъдим итәләр. «Черек күл» паркындагы ярминкәгә быел лекцияләр, фикер алышу, театраль гаилә мастер-класслары, экскурсияләр, парк буенча квест уеннары, музыкаль концерт һәм театраль тамашаларны үз эченә алган киң күләмле программа да өстәләчәк. Быел лекцияләрне Нью-Йорк шәһәр университеты компьютер фәннәре профессоры Лев Манович, «Альпина нон-фикшн» нәшриятының генераль директоры Павел Подкосов, «Полка» китап проектының җитәкчесе Юрий Сапрыкин һәм башка танылган спикерлар укыячак. Фестиваль, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре җитәкчелегенең җәмәгатьчелек мәйданнарын үстерү Программасы ярдәме белән, «Смена» заманча мәдәният мәркәзе, Казанның парк һәм скверлар дирекциясе һәм «Җанлы шәһәр» фонды тарафыннан оештырыла.

Бүлешү:

Булачак вакыйгалар

Барлык вакыйгалар 

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез