15 июнь - 16 июнь

Red Bull Air Race

  • Казан
  • Шимбә - Якшәмбе
Мавыктыргыч Red Bull Air Race авиаузышлары быел җәй көне Казанда икенче тапкыр оештырылачак. Master классында — 14 һәм Challenger классында 9 очучы Казансу елгасы акваториясенең өстеннән 25 метрлы пилоннар арасыннан очачак һәм лидерлыкка хокукларын яклаячаклар. Ярышны Кремль Яр буе урамыннан күзәтү җайлы булачак (керү бушлай), ә аның янәшәсендәге парк мәйданы төрле күңел ачу чаралары белән баетылачак. Билетлары булган кунаклар ярышны «Казан» гаилә мәркәзеннән күзәтә алачак: алар өчен җайлы трибуналар, туклану зоналары, шулай ук һавада һәм җир өстендә ярыш чаралары белән мәйданчык оештырылачак.

Бүлешү:

Булачак вакыйгалар

Барлык вакыйгалар 

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез