Татарстан буйлап машинада сәяхәт итүчеләр өчен 7 кызыклы фикер

Татарстан буйлап сәяхәт – ул һәрвакыт онытылмас маҗаралар, сез монда машинада килгән булсагыз – бигрәк тә. Борынгы мәгарәләр, тылсымлы түтәлләр, балык тоту һәм сокландыргыч табигать: без, туристик чатыр алып, Татарстанны үзлегеннән таныйсы килүчеләр өчен махсус гид әзерләдек.

Автор — Лола Малова

85 км
казаннан ераклыгы

Спиннинг һәм хәтфәдәй яшел кырлы Саескан Тавы

Балык Бистәсе районы

Р239 трассасы буйлап барганда, Кама елгасы аркылы салынган 14 километрлы күпергә барып җитмичә, машинагызны Саескан Тавына таба борыгыз. Монда сез Идел буеның кеше кулы тимәгән табигатенә тап булырсыз. Һавалар җылына башлау белән, бирегә бөтен Кама тирәсе җирлекләреннән балыкчылар җыйнала, ә саф һавада ял итәргә яратучылар, яр кырыенда ук чатырлар җәеп, төн куналар. Дөресен әйтергә кирәк: биредә балык уңышы төрле вакытта төрлечә булырга мөмкин, ләкин Кама елгасында сазан, алабуга, чуртан, судак балыклары барлыгы билгеле. Алардан яр буенда бик тәмле балык ашлары пешерәләр. Чатырдагы ял ялыктырган очракта, турыдан-туры “Саескан Тавы” ял базасына юл тота аласыз: биредә рәхәтләнеп ял итәр өчен җыйнак агач өйләр, мунча, спорт мәйданчыклары бар. Монда шулай ук балыкка һәм ауга чыгарга теләүчеләрне төркемләп алып бару да каралган.

107 км
казаннан ераклыгы

Юрий мәгарәсе

Кама Тамагы районы

Татарстанның көньягында урнашкан 1 километрлык бу мәгарә спелеологияне үз итүчеләр өчен һәрвакыт ачык. Аңа керү урыны күзгә бик үк ташланып тормый: төрле үсемлекләр һәм куаклыклар белән капланган Богородский таулары арасында бер тау куышы бар – мәгарәгә төшә торган урын нәкъ шунда урнашкан да инде. Мәгарә берничә “зал”дан тора. Алар арасында: Көмеш зал – гипс ятмалары булганы өчен бу атаманы алган, сталагмитлар урыны булган “Яңгыр куышы” һәм башкалар. Юрий мәгарәсе – ул, әйтерсең, бер табигать музее, ә җирле табигатьнең геологик үзенчәлекләре – мондагы экспонатлар. Аның эчендә күп кенә кызыклы нәрсәләр бар: ишеге һәм тәрәзәсе булган залга юлыккач, исегез китмәсен; бу – “Профессор йорты” яки “Курку кирмәне”. Маршрут бабуиннар залы, “Камертон”, “Китапханә”, “Камбала”, “Шәм” һәм “Орган торбалары” заллары белән дәвам итә. Алардан мүкәләп һәм хәтта шуышып барырга кирәк булачак. Моның өчен алдан ук әзерлек белән килергә киңәш итәбез: үзегез белән фонарьлар, искерәк кием һәм итекләр алыгыз. Мәгарәгә килү – үзеңнең куркуларыңны җиңеп, табигатькә хозурланып кайтыр өчен бер дигән форсат. Монда төн кунарга киңәш итмәс идек, ләкин бу тирәдә рәхәтләнеп учак кабызырга (үз артыңнан җыештырып калдырып, әлбәттә) мөмкинлек бар.

35 км
казаннан ераклыгы

“Зөя үрләре”

Савино бистәсе

М7 трассасы буенча Казаннан бер сәгатьлек юлда урнашкан “Зөя үрләре” тау чаңгы курорты җәй көне тагы да көязләнә. Кар таулары урынына – ямь-яшел кырлар һәм калкулыклар. Аларның башыннан Идел, Зөя һәм Сулица елгалары кушылган җирне күзәтеп була. Матурлыгы буенча бу урыннар Альп тауларыннан калышмый, шуңа күрә дә җирле рәссам һәм фотографларның,шулай ук фотосессияләр ясау өчен, күпләр яратып сайлаган урын булып тора. Күңел ачу комплексы ел әйләнәсе эшли, һәм кунаклар өчен 100ләп нараттан эшләнгән шале йортлары, гольф кыры, атарга өйрәнү урыны һәм шифалану мөмкинлекләре тәкъдим итә. Әгәр сез баш-аяк сәфәр шартларына “чумарга” теләсәгез, база тирәсендә, Зөя елгасы буенда, чатыр кора аласыз. Аннан рәхәтләнеп балык тотарга да мөмкин. Мондагы кояш баешларын күзәтү сезне таң калдырачак: ул бит биредә суга төшеп киткән шикелле күренә.

20 км
казаннан ераклыгы

“Анисьины грядки” җирлегендәге шифалы чишмәләр

Биектау районы

Танылган “Анисьины грядки” җирлегенә Казаннан машинада гына түгел, хәтта велосипед белән да барып була. Анисья – биредә революциягә кадәр яшәгән һәм гомерен гыйбадәткә багышлаган бер ханым. Ул юлчыларга ярдәм иткән, бакчасында үстергән яшелчәләр белән ятимнәрне һәм фәкыйрьләрне ашаткан. Хәзерге вакытта аның йорты урынында бәләкәй генә бер кәшәнә төзелгән. Кулдан ясалган кечкенә генә агач баскыч туп-туры аңа илтә. Шулай ук, чишмә суы белән ике коену урыны һәм изге ханымның каберен дә җиткезгәннәр. Халыкта, бу чишмәләрдәге су шифалы, ә бу җирләрдән авыруларны дәвалый торган аерым бер җылылык бөркелә, дигән сүзләр йөри. Мондагы агач ботакларында тасмалар бәйләнгән һәм дога эзләп киләләр. Якында гына Казансу елгасы ага; бу җирне ачык аланнар, урман ызаннары һәм куе агачлар уратып алган. Аларның күләгәсендә кыздырып торган кояштан качарга мөмкин. Чатырны урман куелыгында яисә ачык бер урында да корырга мөмкин. Бары монда килеп, бу урыннарның могҗизасына күреп ышанасы гына кала.

113 км
казаннан ераклыгы

Гипс штольнлары (тау куышлыгы)

Кама Тамагы районы

Татарстан буйлап машина сәфәре, искиткеч табигатьле Кама Тамагы районында булмыйча, тулы санала алмый. Аның ярында чын мәгънәсендә табигать хәзинәсе – гипс штольнлары урнашкан. Аның эчендә сезне гипс чыганакларыннан лабиринтлар, су тулы мәгарәләр һәм киң үтеп йөрү юллары көтә (мавыктыргыч фоторәсемнәр төшерер өчен бер дигән мөмкинлек!). Чыганаклар хәзерге вакытта гамәлдә, шуңа күрә сез биредә эш җайланмалары, вагончыклар һәм дивар буйларында агач терәүләр күрерсез. Элек монда, кулларын тимер богаулар белән богаулап, крепостной крестьяннарны, качкыннар һәм сөргеннәрне эшләткәннәр. Шунлыктан туристлар һәм спелеологлар арасында шахталардагы җеннәр һәм өрәкләр хакында риваятьләр киң таралган.

240 км
казаннан ераклыгы

Кызыл Чишмәдәге изге шарлавыклар

Түбән Кама

Чын шарлавык күрер өчен Кызыл Чишмәгә юл тотыгыз. 400 ел эчендә бу тыюлык турында төрле риваятьләр һәм ышанулар барлыкка килгән, шуңа күрә, башка изге саналган урыннардагы кебек үк, биредә дә, тирә-яктагы агачлар теләк тасмалары белән бизәлгән. Биредәге чишмәнең күренеше бик ямьле: ул, тау битендә каскад булып агып төшкән әллә ничә шарлавыктан тора. Аның икенче ягында – Кама елгасына һәм дендрарийга матур пейзаж ачыла. Элек бу урман каплаган калкулыклар Стахеев сәүдәгәрләренең җир биләмәләренә кергән булган. Аларның тырышлыгы белән бу урыннарда пихта агачлары, биек зәңгәр чыршылар һәм куаклыклар барлыкка килгән. Кичләрен агачларны һәм чишмәне яшел һәм зәңгәрсу утлар белән яктырталар. Тирә якның матурлыгына карамастан, шарлавык буенда чатыр корырга киңәш итмәс идек. Ләкин, якында гына “Дубки” ял базасы урнашкан. Биредә чатыр корып ял итәргә дә, катамаранда йөрергә дә, шулай ук тәҗрибәле инструктор күзәтүе астында тирда да атып була.

140 км
казаннан ераклыгы

Җүкәтау тавындагы борынгы шәһәр калдыклары

Чистай шәһәре

Идел буе Болгарстанының элеккеге иң эре шәһәр үзәкләренең берсе хәзер хәрәбә тауларын хәтерләтә. Бу - Кама елгасы ярындагы текә тау битләре булган шәһәр мәркәзе. Биредә бүгенге көнгә кадәр болгар заманныннан калган бина калдыклары, каберлекләр, некропольләр һәм авыл эзләре бар. Аның тирәсеннән куе үлән белән капланган озын чокырлар сузылып киткән. Җүкәтау территориясендә Алтын Урда заманыннан калган акчалар, борынгы чүлмәк ватыклары һәм башка хуҗалык предметлары табылгалый. XV нче гасырда юкка чыгып, бу шәһәр безгә үзенең бөеклеге турында хатирәләр һәм Идел буеның кеше кулы кагылмаган матурлыгын гына калдырган.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез