1. Аномаль зоналар һәм Татарстанның балык тоту башкаласы. Тәтештә кая барырга һәм нәрсә эшләргә?

Идел елгасы ярлары буйлап сәяхәт иткәндә, Татарстанның никадәр күптөрле һәм үзенчәлекле булуын күрергә мөмкин. Табигый ландшафтлар күзаллауны киңәйтә, шаккатыра, ә тарихи үткәнгә күз салу күп гасырлар элек булган вакыйгаларны торгыза сыман. Кама Тамагына сәяхәт иткәннән соң, кечкенә генә Тәтеш шәһәренә юл алыгыз: монда сез Лев Толстойга әсәрләр редакцияләргә булышкан галимә, туган якны өйрәнүче Елизавета Молоствова яшәгән һәм эшләгән утарны, балыкка багышланган музейны һәм инде йөз ел буе үзгәрмәгән һәм матурлыгы белән көньяк Европа пейзажларын уздырган гүзәл табигатьне күрә алырсыз.

Ничек барып җитәргә

Тәтеш Казаннан 150 километр арада урнашкан, машинада анда ике сәгатьтә барып җитәргә мөмкин. Җәй көне туристларның төп өлеше Тәтешкә метеорда бара. Дөрес, бу сезонда су буйлап сәяхәткә берничә тапкыр гына барып булачак: елга элемтәсе 30 сентябрьдә эшен туктатачак. Ләкин икенче вариант – автобус бар. 7:45 тән 20:00 кадәр Казан ЦУМыннан рейс автобуслары китә. Билет бәясе – 300 сум. Тәтештән Казанга баручы соңгы автобус 16:50 дә китә. Такси белән барасыгыз килсә, аның бәясе – 1610 сум.

Кайда туктарга

«Риф» мини-отеле

«Риф» мини-отеле кунакларга өч төрле номер: люкс, гаилә һәм эконом бүлмәләр тәкъдим итә. «Люкс» турист өчен бер төнгә 1600 сумга төшәчәк. Ул бүлмәдә карават, диван, телевизор, суыткыч һәм душы булган бәдрәф бүлмәсе бар. Гаилә номеры 1000 сум тора, анда ике карават, шкаф һәм телевизор бар. «Эконом» бүлмәләрнең бәясе – 500 сум, алар дүрт кешегә исәпләнгән. Кунаклар шулай ук уртак душ һәм бәдрәфтән файдалана ала.

Адресы: Школьная урамы, 20 йорт

«Рай» кунакханәсе

Идел ярына якынрак урнашкан тагын бер зур булмаган кунакханә туристларга туктар өчен 4 вариант тәкъдим итә: эконом (450 сум), 2 һәм 3 кешелек номерлар (600 сум), бер кешелек бүлмәләр (1000–1200 сум), люкс (1500 сум). Бу бәягә җиһазлаштырылган кухня, кер юу бүлмәсе, Wi-Fi, машиналар юу бинасы, кунакларны вокзалда каршы алу, бассейн, мангал, беседка, шәһәрнең үзенчәлекле урыннары буйлап экскурсия керә. Кунакханәнең ишегалдында утын белән ягыла торган мунча бар.

Адресы: Чернышевский урамы, 48 йорт

Тәтештә нәрсә карарга

Вшиха тавындагы күзәтү мәйданчыгы

Моннан Тәтешкә сәяхәт башлана. Теплоход турына заказ биргән туристларны Вшиха тавындагы каравыл манарасы янында каршы алалар: борынгы рус әкиятләренең җанландырылган персонажлары һәм аунтентик (дөреслеккә туры килә торган) киемнәр кигән музыкаль коллектив җырлый, укчылар XIV–XV гасырлар мылтыгыннан атып карарга тәкъдим итә, актёр Тәтештә XIX гасырда яшәгән сәүдәгәр Пётр Серебряков ролен бик уңышлы башкара. Автобуста килүчеләр дә өстәмә бәягә чыгышларга заказ бирә ала. Причалдан тауга 400 агач баскычтан менәргә кирәк. Бу баскыч инде чын архитектура объектына әверелгән, аны үзенең язмаларында совет язучысы, журналист, күренекле «Двенадцать стульев» романы авторларының берсе Илья Ильф та билгеләп үтә. Тауда реставрацияләнгән каравыл манарасы урнашкан, ул 250 ел чамасы элек төзелгән. Ул вакытта бу манара зур булмаган кораблар өчен маяк, янгын манарасы һәм күзәтү пункты буларак кулланыла. Манара тирәсендәге яңартылган, хәзер вак таш белән түшәлгән, яңа эскәмияле ишегалдында ял итеп, Идел күренешләренә сокланып утырырга мөмкин.

Туган якны өйрәнү музее

Таудан һәм причалдан 15 минутлык юлда Тәтешнең туган якны өйрәнү музее урнашкан. Анда туристларны төнәтмә һәм җыелма карамель пирог белән сыйлыйлар. Музейга 1920 нче елда нигез салына һәм 100 ел эчендә урнашкан урыннарын бик күп тапкырлар алыштыра. Алар арасында элекке ирләр гимназиясе дә (хәзер гражданнарны яклау колледжы), совет власте елларында җимерелгән Крестовоздвижен чиркәве дә була. 2005 елда музей хәзерге бинасына – сәүдәгәр Пётр Серебряков йортына күчә. 40 мең экспонат арасында Емельян Пугачёв вакытына караган пушкалар, 1812 елгы сугыш кораллары, Россия империясенең билгеле заводларында ясалган фарфор, XI гасыр көбәләре, Тәтештә яшәгән күренекле шәхесләр йортыннан җиһазлар куелган зал-экспозиция, шулай ук батырлар даны һәм хайваннар дөньясы залы бар.

Музейга керү бәясе еш кына үзгәреп тора, актуаль бәяләрне +7 (843) 732-55-07 телефонына шалтыратып белергә мөмкин

Балыкчылык тарихы музее

Хәзерге дөнья турында юлда сирәк-мирәк кенә очраучы машиналар гына искә төшереп торган кечкенә шәһәрчектә бер ай элек Татарстанда бердәнбер балыкчылык тарихы интерактив музее ачылды. Ул XIX гасырга караган реставрацияләнгән бинада урнашкан, бина алдында кырпы балыгына куелган 5 метрлы һәйкәл тора. 1921 елда җирле балыкчылар Иделдә бу 960 килограммлы балыкны тоталар, балык тотканда кулланылган ятьмәне судан чыгару өчен берничә ат кирәк була. Кырпы балыгын шәһәр тормышы үзәге булган элекке базар мәйданына алып киләләр. Балыкчылар янына шунда ук халык җыела, балыкны үлчиләр (ул тоннага якын була) һәм эчен яралар. Балык эченнән 192 килограмм кара уылдык чыга. Аны балыкчыларның үзләренә бүлеп бирәләр.

ХХ гасыр башында, балыкчылык ипи җитештерү белән беррәттән, Тәтеш икътисадында мөһим урын алып тора. Какланган, ысланган һәм тозлы балыкны Казанга һәм башка шәһәрләргә илтәләр. Бәлки, шуңа күрә бу шәһәрдә барысы да балык белән бәйледер, ә экскурсовод хәтта кешенең балыктан килеп чыгуы турындагы теория хакында сөйли.

Металл капкалар артында кунакларны ясалма буасы һәм күргәзмә павильоннары булган тулы бер ишегалды көтә. Ачык агач бураларда миче булган, стеналары хайван тиреләре һәм балык тоту ятьмәләре белән бизәлгән балыкчы йорты экспозициясен булдырганнар. Якында гына «Су кызы йорты» – балалар өчен агачтан уеп ясау, тукыма белән эшләү һәм чигү буенча мастер-класслар үткәрелә торган зал урнашкан. Аның каршында уха әзерләү һәм балык каклау буенча мастер-класслар уздырыла торган мич тора. Монда ук балыкчылар харчевнясы һәм веранда урнашкан, ул пристань рәвешендә, анда банкетлар үткәрергә һәм зур төркемнәр белән төшке аш ашарга мөмкин. Балыкчылык тарихы музее үзе зур түгел – төп экспозицияләр ике залга сыеп бетә. Эчтәге неон яктырту су асты патшалыгы тәэсирен тудыра, ә астында комы булган үтә күренмәле идән диңгез төбен символлаштыра, аннан йөреп тә була. Музейда сәүдә кибетләре интерьерын һәм балыкчылар суднолары капитаннары каюталарын торгызганда файдаланылган архив фотосурәтләр дә бар.

Музейга керү түләүле – өлкәннәр өчен 100 сум, балалар өчен 20 сум, экскурсия һәм мастер-класслар белән – 150 һәм 70 сум. Монда истәлекле сувенирларны да сатып алырга мөмкин.


Троицкий соборы

Троицкий соборы Тәтештәге беренче таш бина була, аны 1773 елда төзиләр. 1930 нчы елларда чиркәү тиешенчә кулланылмый – чиркәү залларында автомәктәп эшли һәм бар пространство укучылар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җайлаштырыла: кулдан ясалган бизәкләрне штукатурка астында яшерәләр, ә иконаларны (юкка чыгарырга өлгермәгәннәрен) җирле халыкка тараталар. 1990 елга гыйбадәтханә яңадан дини корылма буларак кулланыла башлый, картиналар һәм иконаларны бөтен шәһәр буйлап җыярга туры килә, ә башлангыч интерьердан XVIII гасырның плитәле идәннәре генә сакланып калган була. Аларда әлегә кадәр автомобиль техникасыннан калган тигезсезлекләр бар. Уеп ясалган агач баганаларга игътибар итегез: алар бу декоратив сәнгатьне яратучылар күңелендә онытылмаслык хисләр уята.

Атарга өйрәнү урыны

Тәтештә стендка ату буенча олимпия резервының махсуслаштырылган мәктәбе эшли. Күнегүләр мәйданчыгыннан Иделгә бик матур күренеш ачыла. Әмма иң кызыгы – уку коралыннан атып карау мөмкинлеге. Гадәттә атарга өйрәнү урынына оешкан төркемнәр белән киләләр, әмма кунакчыл тәтешлеләр ялгыз туристларны да каршы алырга әзер. Профессиональ тренер күзәтүе астында тәлинкәләргә яки мишеньнәргә атып карарга мөмкин – бер тапкыр ату 50 сумга төшәчәк. Җирле халык үз мәктәбе белән горурлана: 55 ел эшләү дәверендә ул йөзгә якын спорт осталарын әзерләгән.

Молоствовлар утары

Молоствовларның Сүле (Озын Алан) архитектур һәм табигать паркында урнашкан утарлары – кемдер өчен кызыклы архитектура һәйкәле, әмма күпләр аны аномаль активлык урыны дип саный. Монда килгән машина йөртүчеләрнең приборлары эштән чыга, кәрәзле телефоннар сигналларын тотмый, сәгать йөреше бозыла, ә җирле кешеләр төзүчеләрне, намуссыз реставраторларны куркытучы утар хуҗабикәсе өрәге турында сөйли. Ләкин утарга моның өчен генә килмиләр. Монда 1936 елга кадәр чыгышлары белән дворян булган ир белән хатын – Владимир һәм Елизавета Молоствовлар яшәгән йорт урнашкан. Алар әдәбият, фән һәм сәнгать элитасының танылган вәкилләре – Евгений Боратынский, Александр Пушкин, Василий Жуковский, Лев Толстой, Владимир Даль һәм башкалар белән дус һәм тугандаш булалар. Елизавета Молоствова Толстойга әсәрләр җыентыгын редакцияләргә ярдәм итә, аңа үз эшләрен җибәрә, ә Молоствованың Толстойга язган хатлары әледә утарда пыяла астында саклана.

Елизавета Молоствова үзе дә шигырьләр яза, ләкин, кызганычка каршы, аларның күбесе югалган. Сакланып калган шигырьләрнең берсе – бу: 

В этом мире мне жаль нежной ласки твоей, 
Удивленного милого взора, 
Золотого заката средь тихих полей, 
Над заснувшей землёй звёзд узора.

Жаль мне летнего дня на заснувшем песке, 
Трав высоких пахучих цветенье; 
Солнца жаркого утра, и в ближнем леске 
Птиц немолчное звонкое пение.

Жаль гвоздики пучок на столе предо мной, 
Принесённый любимой рукой, 
И осеннего вечера мирный покой 
У камина в беседе с тобою.

Жаль моих книг - моих мудрых друзей с юных лет, 
Жаль хранителей дивных творений. 
Но я радость земли, как немеркнущий свет, 
Унесу в мир других измерений.


Владимир Молоствов Сүледә (Озын Аланда) чит илдән китерелгән агачлардан җимеш бакчасы ясый, карагай агачларыннан бик матур аллея булдыра. Бу аллеягә бәйле бер романтик тарих бар. Владимир кәләшенең ничек (су юлы буйлап яисә экипажда) киләчәген белми. Аны гаҗәпләндерү өчен, Молоствов карагай агачларыннан ике аллея ясый: алар утарның көнчыгышыннан көнбатышына һәм төньягыннан көньягына сузыла. Владимир шулай ук югары буаны да төзекләндерә, Елизавета коена алсын һәм аның аяклары ләмгә тимәсен өчен, буаның төбен агач җәймә белән түшәп куя.

Утар шулай проектлаштырылган була ки, тәрәзәләреннән Иделнең каршы як ярында урнашкан Өч Күл авылындагы туганнары йортындагы утлар күренеп тора. Ә иллюминация пыяласы белән тышланган манарада Елизавета фенологик күзәтүләр белән шөгыльләнгән, кошларның очып килүен, агачларның бөреләнүен билгеләп барган. Йортта хуҗалар исән чакта ук электр уты, кайнар су һәм ванна булган. Ул вакытта бу уңайлыклар бер дә гадәти хәл булып саналмаган, экскурсоводлар әле хәзер дә су белән тәэмин итү системасының ничек эшләгәнлеген аңлап бетермиләр. Өйдә мич юк, каминнар гына. Шуңа да карамастан, ул яхшы җылытылган: моның өчен төтенлекне стеналарга урнаштырганнар, җылы һава подвалдан күтәрелгән. Хәзер утар тирәсендәге участок туристлар өчен җиһазландырылган: брусчатка белән капланган, яңа эскәмияләр һәм беседкалар белән бизәлгән, аларда чәй эчәргә һәм Такыр аланга һәм Таш аланга карап, кичке аш ашарга мөмкин. Утар үзе даими яңартылып тора: сакланып калган кызыл баскыч буйлап каминлы төзекләндерелгән бүлмәләргә менәргә, күргәзмә стендларын карарга һәм Молоствовларның сакланып калган кайбер әйберләрен күрергә мөмкин. Ләкин өйнең 70 % әле һаман да буш, ул әллә ремонт, әллә кайчандыр югалган җиһазларны көтеп тора.

Күзәтү мәйданчыгыннан астарак, шыксыз гына койма артында тәреләр тора: монда ирле-хатынлы Молоствовлар җирләнгән, ә сукмак буйлап икенче якка барсагыз, саф сулы чишмәне табарсыз.

Кайда ашарга

«Жасмин» кафесы

«Жасмин» көнчыгыш кафесы шәһәр үзәгендә урнашкан. Менюда (интерьердагы кебек үк) бернинди артыклыклар юк, барысы бик гади: өйдә пешерелә торган көндәлек ризыклар, пироглар, камыр ризыклары һәм десертлар.

Адресы: К. Либкнехт урамы, 19 йорт.

«Чәй йорты»

Атмосфералы татар йортында һәркемнең бюджетына туры килерлек кафе эшли. Прилавкаларда эчемлекләр һәм шоколад батончиклары, шулай ук арзанлы комплекслы төшке ашлар. Уртача чек – 200 сум.

Адресы: Ленин урамы, 53 б йорты

Объектлар картасы:

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез