Казанны йөгереп үтик. Йөгерү өчен иң яхшы урыннар буенча юлкүрсәткеч

Әгәр дә сезнең сәяхәттә дә физик күнегүләрдән баш тартасыгыз килми икән, сезгә файдалы һәм күңелле шөгыльләрне берләштерергә тәкъдим итәбез. Бу бүлектә без Казанның истәлекле урыннары буенча йөгерү маршрутлары, парклар һәм шәһәрнең йөгерү бергәлекләре турында сөйләрбез.

Шәһәр буйлап маршрут

Тәмле татар ашларыннан соң калорияләрне яндырасыгыз килсә, башкаланың төп истәлекле урыннарын сайлагыз. Казан Кремлен, Кремль яр буен, «Казан» гаилә үзәген, Миллениум күперен, «Казан Арена» стадионын һәм шәһәрнең башка урыннарын үз эченә алган 3, 5, 10 һәм 21 километрлы маршрутлар сезнең күңелегезгә хуш килер.

Казан Кремле тирәсендә 3 км

Зур булмаган тренировкага чыгарга һәм шәһәрнең төп истәлекле урынын өйрәнергә теләгәннәр өчен менә дигән вариант. Маршрут Кремльгә бөтен яктан карарга, ике үзәк урамны һәм «Кара күл» паркын әйләнеп чыгарга мөмкинлек бирә. Дистанция артык зур булмаса да, маршруттагы биеклекләр җыелмасы шактый күләмле, ә баскычлар – көч таләп итүче күнегүләр өчен бик яхшы тренажёр.

Кремль яр буе буенча 5 км

Тигез өслек, бөтен маршрут дәвамында яңгыраган музыка һәм Казансуның искиткеч күренешләре – шәһәр үзәге буйлап уңайлы йөгереп үтәргә теләүчеләр өчен идеаль вариант. Кремль яр буеннан Миллениум күперенә, «Казан Арена» стадионына һәм «Казан» гаилә үзәгенә гаҗәеп күренеш ачыла. Бу маршрутның бердәнбер минусы – көчле җил, шуңа күрә табигать стихиясе белән көрәшергә әзерләнегез һәм йөгерүгә туры килә торган экипировка сайлагыз.

Кремльгә карап 10 км

Шәһәр үзәге буенча йөреп, аны тәмам өйрәнеп бетергәнсез икән, димәк, Казансу елгасының икенче ягына чыгар вакыт җиткән. Бу маршрутта Кремльгә, Милли мәдәни үзәк һәм Миллениум күперенә панорама күренеше ачыла, ә юл уңаеннан «Казан» гаилә үзәген, Су спорт төрләре сараен, «Казан Арена» стадионын карап китәргә һәм танылган Фестиваль бульвары буйлап йөгерергә мөмкин.

 

Шәһәрнең үзәге буйлап 21 км

Казанга җитди йөгерү планнары белән килгәннәргә шәһәрнең иң матур урыннары буйлап зур маршрутны сынап карарга тәкъдим итәбез. Биредә Кремльне һәм аның яр буен, шәһәрнең искиткеч күренешләрен карарга мөмкинлек биргән ике күперне, «Казан» гаилә үзәге, Горький паркы һәм төп спорт объектларын карап була. Нәкъ менә бу маршрутта еш кына йөгерү буенча ярышлар уздырыла, шуңа күрә бу – старт алдыннан контроль күнегүләр ясау өчен яхшы мөмкинлек. Алдан ук кисәтеп куябыз: маршрут бер дә җиңел түгел, монда сезне күп кенә биеклекләр һәм көчле җил көтә. Әмма без сезнең булдыра алуыгызга чын күңелебездән ышанабыз, чөнки Россиянең спорт башкаласы һәрвакыт яңа казанышларга илһамландыра.

Паркларда йөгерүләр

Әгәр сезгә шау-шулы шәһәр һәм асфальтка караганда саф һава һәм махсус йөрегү юллары күбрәк ошый икән, җирле паркларга рәхим итегез. Аларның һәрберсендә диярлек махсус йөгерү юллары, тренажёрлар, бәдрәфләр һәм кафелар бар.

«Черек күл» паркы

Кыска дистанцияләргә йөгерүчеләр өчен бик яхшы вариант – паркны бер тапкыр әйләнеп чыгу якынча 1 км га туры килә. Буасы булган кечкенә һәм уңайлы парк шәһәр үзәгенә уңышлы кереп урнашкан, ул җирле халыкны каралган, пөхтә территориясе һәм шәһәр шау-шуыннан ял итү мөмкинлеге белән җәлеп итә. Паркта тигез юллар, күнегүләр ясау өчен мәйданчыклар һәм кафе бар.

Горки-Әмәт урманы

Төзекләндерелгән һәм ямьләндерелгән территория казанлылар өчен 2016 елның декабрендә ачыла, һәм шул вакыттан йөгерүчеләрнең иң яраткан урыннарының берсенә әверелә. Биредә төрле грунт юллары, саф һава, тәүлекнең караңгы вакытында да яктылык һәм кафе бар. Парк үзәктән ерак, ләкин аңа җәмәгать транспортында җиңел генә барып җитәргә мөмкин.

Урицкий паркы

Паркны күптән түгел генә яңарттылар, һәм бүгенге көндә ул – чын мәгънәсендә уңайлы шөгыльләнү мәйданчыгы. Йөгерүләр уңайлы һәм җәрәхәтләнүләрсез үтсен өчен, йөгерүчеләр өчен монда махсус резинлаштырылган юллар салынды һәм тренажёрлар куелды. Тренировкадан соң агачлар күләгәсендә ял итәргә, суда йөзеп йөргән үрдәкләрне ашатырга һәм челтәрләп эшләнгән матур күперләрдән йөрергә мөмкин. 

Химиклар мәдәният йорты паркы

Казанның йөгерү өчен туры килгән тагын бер эре яшел зонасы. Реконструкциядән соң юллар яңа өслек белән тышланды, спорт мәйданчыгы, кафе һәм парковка барлыкка килде. Парк территориясендә шулай ук паркның төрле өлешләрендәге дистанцияләрнең озынлыгын күрсәткән мәгълүмати стендлар бар.

Казан йөгерүчеләре берлекләре

Җирле халыктан да яхшырак иң уңышлы йөгерү урыннарын белүчеләр, шәһәрне күрсәтүчеләр, тренировка вакытында шәп юлдаш булучылар бар микән? Шәһәрдә берничә йөгерүчеләр клубы бар, аларда катнашучылар бик теләп үз тәҗрибәләре белән уртаклашыр һәм Татарстан башкаласы буйлап экскурсия уздырыр.

Parkrun берлеге

Parkrun ул – халыкара йөгерү хәрәкәте, шуңа күрә тренировкаларда шәһәргә башка регионнардан һәм илләрдән килгән кунаклар белән танышып була. Клубта катнашучылар һәр шимбә саен 9:00 дә җыелалар һәм 5 км йөгерәләр. Гадәттә йөгерү маршруты Горький паркы, «Казан-Арена» стадионы территориясе яисә Казан ярминкәсеннән Кабан күленә кадәр үтә. Катнашу бушлай, ләкин йөгерергә теләүчеләр иң элек сайтта регистрация үтәргә тиешләр.

Time To Run берлегe 

Йөгерергә яратучылар клубы атна буе Горький һәм Урицкий паркларына, Имәнлек урамында яисә ябык манежда бушлай тренировкалар уздыра. Йөгерешчеләр йөгерү кагыйдәләрен аңлаткан тәҗрибәле тренерлар җитәкчелекгендә шөгыльләнә. Тренировкаларның тулы җәдвәле белән клубның танышырга мөмкин.

«Мотор» йөгерергә яратучылар клубы

Бу – 1997 елның октябреннән эшләп килгән иң олы йөгерү клубларының берсе. Катнашучыларның уртача яше – 64 яшь, шуңа күрә клубка керү – үзләрен теләсә ничә яшьтә яхшы формада тотучы уникаль кешеләр белән танышу өчен шәп мөмкинлек тә әле. Коллектив шөгыльләнүләр «Крылья Советов» паркында үткәрелә. Барлык сорауларны клубның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә бирергә мөмкин.


Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез