Бик тәмле. Казанның хәләл ризыклы оешмалары юлкүрсәткече

Гарәп теленнән хәләл - рөхсәт ителгән дип тәрҗемә ителә. Бу төшенчә үзендә мөселманнарның - ризыктан алып кием һәм ял итү урыннарына кадәр - барлык яшәү өлкәләрен туплый. Хәзерге вакытта бу төшенчә тагы да киңрәк тарала һәм сыйфатлы дигән мәгънә алып, кешедә ышаныч тудыра. Шуңа күрә бу продукциягә төрле дин вәкилләре дә тартыла. Сезнең өчен туклану культурасының традицион һәм заманча элементларын берләштергән хәләл оешмалар буенча гид әзерләдек.


«Туган Авылым» татар милли ризыгы рестораны

Шәһәр уртасында урнашкан чын татар авылы рәвешендә төзелгән аерым рухы булган уникаль урын - Туган Авылым” комплексы. Ул үзенең эченә берничә ресторанны бербөтен композициягә берләштерә. Аларның берсе - милли ризык рестораны. Биредә кунакларга яртыйөздән артык ризык төре тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында елкы итеннән пешкән традицион татар ашы - куллама, ысланган үрдәктән ясалган Мәхәббәт” салаты , томалап пешерелгән сарык ите, шулай ук баллы десертлар - гөбәдия, чәк-чәк, кош теле һәм корт. Ресторан эчендә өч зал бар. 70 кеше сыйдырышлы Кече зал, классик татар бурасы рәвешендә, эчтәге бизәлеше яшелле-кызыллы гаммада эшләнгән. Алтынсу-ак төсләрдә эшләнгән икенче зал һәрбер бәйрәмгә аерым тантаналы рух өсти. Шулай ук 200 кешелек өченче зал бар; анарда банкетлар һәм тантаналы чаралар уздырыла.  

Адресы: Т. Миннуллин ур., 14/56 й

Meat Room бургерханәсе

Meat Room – шәһәрнең үзәк урамында урнашкан кечкенә генә бургерханә. Аларда китереп бирүгә өстенлек бирелгәнгә, эчке бизәлеше минималистик лофт стилендә эшләнгән. Тавыклы бургердан кала, бөтен ашамлыклар диярлек сыер итеннән әзерләнгән кәтлит һәм топпинг кушылып эшләнә: ысланган сыр һәм нарат җиләге соусы кушылып ясалган Лесник” бургеры, халапеньо борычы, өй сальсасы һәм чили кушылган Мексиканец” бургеры, моцарелла, песто соусы һәм цукини кушып әзерләнгән италиян Челентано»сы. Гарнирга ике позиция генә тәкъдим итәләр - фри һәм авыл бәрәңгесе. Эчемлекләрдән - кола һәм җиләкле морс.  

Адресы: Университет ур., 4 й

 

«Кыстыбый – tatar-food» кафесы

Бу кафега нигез салучылар төп татар ризыгы - кыстыбыйны - төрләндерергә булганнар.Кыстыбый - ул гадәттә эченә бәрәңге кыстырылган җәймә. Кафеда ит, балык һәм яшелчәләрдән ясалган 20дән артык эчлек төре бар. Мәсәлән, «Бик зур»ның составында кәтлит, бәрәңге, яшелчә һәм ананас бар; алсу төстәге җәймәле «Кызал» кыстыбыенда– әче соуслы тавык наггетслары , салат яфраклары һәм яшелчәләр , ә «Су анасы»нда – терияки соусында кыяр, дөге белән сөләйман балыгы. Шулай ук менюда ашлар, пилмән, күркә ите белән булгур, татарча ит”, тирамису һәм чизкейклар кебек классик десертлар, морс, гади һәм нәни” өчпочмаклар (стандарт өчпочмакларның кечерәйтелгән вариантлары), авылча” бәрәңге һәм шулай ук традицион татар камыр ашлары бар. Моның өстенә, кафеда 6 кешегә җитәрлек зур килоярымлык ит бәлеше тә пешерттереп була.

Адресы: Спартак ур., 23 й., Ямашев пр-ты, 76 й.

«Итле» стейк-кафесы

Кафе Рәсәйдә беренче хәләл стейк-хаус буларак билгеле. Ул ризыкны әзерләүдә бары тик җирле малны гына куллана. Интерьер бизәлеше өчен бруталь лофт” стиле сайланган. Менюда сез кальян белән исерткеч эчемлекләр күрмәссез. Алай дисәң, биредә бар да бар: салатлар (стейк, фета сыры, хөрмә һәм чөгендер белән Цезарь”, баллы гөмбә, моцарелла һәм слива белән җылы гриль салаты), берничә төр классик аш һәм крем-ашлар, грильдә әзерләнгән стейклар (яшь бәрән кабыргалары, «Нью-Йорк», рибай, филе миньон, оссобуко), грильдә әзерләнгән яшелчә, һәм милли колоритлы «Buek Tau», «Kukmor», «Kazan», «Hanskiy» бургерлары, шулай ук махсус рәвештә кулдан ясалган казылыклар. Ризык әзерләүдә башлыча сыер, сарык, тавык, куркэ шулай ук урдэк ите кулланалар, э итне ачык хавада грильдэ кыздыралар.

Адресы: Меридиан ур., 1 й.

«Гурме» каһвә йорты

Каһвә йорты” диюгэ карамастан, биредэ бер чынаяк американо эчеп кенэ калмыйча, ныгытып тукланып чыгарга да була. Менюда башлыча аурупа кухнясы хэм 15 кахвә торе бар: салатлар, паста, кесадилья, гриль балыгы , хачапури, гирослар,сэндвичлар хэм бургерлар, ашлар хэм жинел кабымлыклар. Кахвәне биредэ берничэ төр - каты, йомшак, уртача һэм элит - каһвә орлыгыннан пешерәләр. Теләүчеләр өчен шулай ук кофеинсыз каһвә дә бар. Жыйнак каһвә йорты гаилә яки дуслар белән жыелу өчен бик яхшы урын, ә эш көннәрендэ биредэ 350 сумга бизнес-ланч алып була. Икенче вариант - үзең белән бер чынаяк кайнар каһвә, печенье яки макарунс аласын да юл аркылы гына урнашкан Черек күл паркындагы берәр эскәмиягә утырып сыйланасың

Адресы: Муштари ур., 19 й.

«Медина» кафесы

«Медина» кафесын инде күптән жирле халык та, туристлар да яратып өлгерде. Биредэ сайлау мөмкинлеге дэ зур, бэялэр дэ кулай. Анын заманча һәм жыйнак заллары инде куптэн казанлыларнын инстаграм битләрен бизи, ә тәкъдим ителгэн өй ризыклары дөрес тукланучыларны узенэ җэлеп итэ. Менюда дөньянын берьюлы алты - аурупа, татар, үзбәк, дунган, казах һәм чечен - кухнясы ризыкларын табарга була. Алар арасында пицца төрләре, манты, долма, пылау, шашлык, ашлар, милли камыр ашлары һәм пилмән. Касса буенда киштәдә төрледән-төрле десертлар урнашкан: торт, пирожное, тартлар һәм пироглар.

Балалар өчен шарлы коры бассейн”ы, йомшак уенчыклары булган уен булмәсе дә каралган. Шулай ук, өйдә ашарга теләсәгез, кафеда китереп бирү дә каралган.

Адресы: Татарстан ур., 7 й., Спартак ур., 12 й.

KGB бургерханәсе

Kulinar Guru Burgers кеше мәхәббәтен түбәндәге сәбәпләр буенча яулады: бургерларнын зурлыклары, сыналган рецептлар һәм кәтлиттән алып махсус соусларга кадәр һәр нәрсәне жентекләп әзерләү. Менюда - тавык, йомырка һәм зәңгәрсу армут, бозау ите, тәрәч һәм башка эчлекле 12 бургер төре, шулай ук кесадилья, том-ям ашының ике төре, салатлар, махсус соуслар һәм топпинглар бар. Бу категорияләрнең һәрберсендә диярлек вегетарианннар өчен булган ризык төрләре бар. Мәсәлән, фалафель белән бургерлар, вегурма һәм ысланган сыр белән сырбургер. Кафега ач карынга килергэ киңәш итәбез.

Адресы: Кызыл Позиция ур., 10 й.

«Түбәтәй» рестораны

Беренче татар стрит-фуд рестораны шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан һәм җирле халык яратып өлгергэн адаш”-киосклар исәбендә барлыкка килде. Эчке бизәлешендэ дизайнерлар миллилекне заманча элементлар белән аралаштырып бирергә уйлаганнар - татар классик өч төсле палитра янәшәсендә - кызыл кирпеч диварлар, заказ терминаллары, ә фон булып татар җырлары яңгырый. Ресторанның менюсында - башлыча милли ризыклар. Алары да, Түбәтәй” осталары тарафыннан яңартылган”. Мәсәлән, баллы яки вегитариан, итле, балыклы кыстыбургерлар, аш, манты, салатлар һәм кечкенә кабымлыклар - фри өчпочмаклары.Әлбәттә, татар милли ашлары да бар: өлеш, бөккэн һәм гөбәдияләр. Ресторан үз-үзеңә хезмәт күрсәтү системасы буенча эшли, ә касса янындагы стендларда милли символлы сувенирлар да карап куеп була.

Адресы: Кремль ур., 21 й 

«Азу» кафесы

Хәләл кафеларнын һәрберсе банкет мәйданчыгы буларак та бик популяр. Шул ук вакытта биредә һәрбер кешене ачык йөз белән каршы алалар. Шәрык стилендэ эшләнгән интерьерда сезне жылы камыр ризыгы; куе кайнар аш, төрле ит һәм балык ризыклары, салат һәм десертлар белән каршы алачаклар. Пылау, алтын-балык” һәм яңа пешкән баллы гөбәдия порциясен авыз итәргә киңәш бирәбез.Биредә торт һәм пироженое төрләре һәрдаим яңартылып тора. Шулай ук аларны заказга да пешерттереп була. Даими рәвештә зурлар һәм кечкенәләр өчен төрле мастер-класслар үтүе турында да истә тотыгыз!

Адресы: Газ ур., д. 14, Петербург ур., 52 й., Чистай ур., 2 й.

 

 

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез