Чек-лист. Казанга онытылмаслык сәяхәт планын ничек төзергә?

Тәҗрибәле сәяхәтчеләр иң кызыклы сәяхәтләрнең еш кына планлаштырылган һәм минутлар буенча язылган булуын беләләр. Үзегезгә көтелмәгән ачышлар ясау мөмкинлеген калдырасыгыз килсә дә, сәяхәт турында уйлап, аның якынча маршрутын планлаштырып кую беркемгә дә комачауламас. Киңәшләрдән файдаланып, сез үзегезнең Казанда булу планын төзи, юлкүрсәткечләрдә язылмаган урыннарны ача һәм Татарстан башкаласын өр-яңа яктан белә алачак.

Visit Tatarstan маршрутлар конструкторын куллану

Сәяхәтчеләр өчен иң катлаулы нәрсә – таныш булмаган шәһәрдә нинди урыннарны карарга кирәклеген аңлау. Казанга килергә уйласагыз, сайттагы «Нишләргә» бүлегендә үзегезне кызыксындырган локацияләрне сайлагыз һәм аларны үз маршрутыгызга өстәгез. Карыйсы килгән урыннарны телефонга язып, билгеләп утырганчы, әзер маршрут яки уңайлы конструктордан файдаланыгыз. Сез сайлаган объектлар тиз генә кәгазьгә күчереп яисә pdf форматында почтага җибәреп була торган исемлеккә әйләнер. Шулай ук сез үз маршрутыгызга керткән бөтен нәрсә сайтта шәһәрдә йөрүегезне тагын да җиңеләйтәчәк интерактив карта рәвешендә чагылачак. Инде хәзер үк «Минем маршрут» бүлегенә күчеп, хезмәтне сынап карау өчен маршрут төзеп карагыз.

Гадәти булмаган урында туктау

Бүгенге көндә элек гадәти булып тоелган «килдем – кундым – киттем» режимын туристлар гына түгел, кунакханә хуҗалары да читләтеп үтәргә тырыша. Казанда еш кына аларда яшәү Татарстан башкаласына сәяхәт кадәрле үк күп тәэсир калдыра алырлык хостел һәм кунакханәләр барлыкка килә башлады. Мәсәлән, «Казан Арена» стадионында Stadium Hotel кунакханәсе ачылды. Аның тәрәзәләре 2018 елдагы дөнья чемпионаты вакытында Лионель Месси, Неймар, Давид де Хеа, Андрес Иньеста, Томас Мюллер, Хамес Родригес һ.б. уенчылар уйнаган уен мәйданчыгына карый. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Казан матчларга иң күп кеше килгән биш хуҗа-шәһәрнең берсе булды: «Казань Арена»да узган алты уенга барлыгы 254 451 җанатар күрә алды. Матчлар булган көнне кунакханәдәге 12 номер футбол карау өчен бигрәк тә уңайлы булган чын скайбоксларга әверелә: моның өчен бүлмәләрдәге бөтен җиһазларны урыннарыннан күчә алырлык итеп ясаганнар.

Икенче вариант – Caps Lock капсулалы отеле, монда сез үзегезне «Бишенче элемент» («Пятый элемент») фильмы герое итеп хис итәрсез. Хостелда футуристик интерьер һәм неон яктыртулы, эчтән ябыла торган чын капсулалар бар. Беркешелек һәм икекешелек касулалардан кала, хостелда бөтен кирәкле техникасы булган уртак кухня, аерым бәдрәф һәм юыну бүлмәсе, үтә күренмәле пыяла түшәм астында ятып карый торган кинотеатр, бильярд, коворкинг зонасы һәм бушлай парковка бар. Шуны гына истә тотарга кирәк: куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм башка кунакларның уңайлы яшәвен истә тотып, хостелга 7 яшькәчә балаларны кертмиләр.

Казан өчен гадәти булмаган тагын бер формат – апарт-отель. Бу кунакханә арендага алынган фатир форматында, анда ашатмыйлар, ләкин җыештыралар. Ирек мәйданыннан ерак түгел генә, Жуковский урамында урнашкан Cho кунакханәсе шундыйлардан. 5 номер-фатирның интерьерлары лофт стилендә эшләнгән һәм мебель һәм текстильнең төсләре белән генә аерылалар. Аларның һәрберсендә кечерәк кенә кухня, юыну бүлмәсе, ә ике зур номерда – диван куелган кунак бүлмәсе һәм йокы бүлмәсе бар. Кунакханә тарихи бинаның икенче һәм өченче катында урнашкан, аның эчендә узган гасырлар декоры элементлары – аркалар һәм кирпеч стеналар саклаган. Ә беренче катта Вьетнам кухнясының шул ук исемдәге кафесы эшли, анда төшеп, фо ашының зур порциясен ашарга мөмкин.

Бәхәсләрдә катнашу һәм сәнгать турында лекцияләр тыңлау

Казан тарихи мирас белән генә яшәми, үз халкында заманча күренешләр, сәнгать һәм фән белән кызыксыну да уята. Оpen talk форматындагы чараларның күпчелеге, дискуссияләр, мастер-класслар берничә мәйданчыкта уза. Камал театры каршында урнашкан «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе үз стеналарында коворкерларны (офиста түгел, иҗтимагый киңлекләрдә (кафе, парк һ.б.) эшләүгә өстенлек бирүчеләрне) җыя, шулай ук төрле форматтагы чаралар: ачык фикер алышулар циклы, digital һәм маркетинг өлкәсендәге мастер-класслар һәм төрле темаларга лекцияләр уздыра. Шунда ук хәзерге көндә иҗат итүче рәссамнар эшләреннән оештырылган күргәзмәләр уза, кечкенә китап кибете эшли, шулай ук кайвакыт ярминкәләр дә оештыра. Аскы катта «Почмак» («Угол») иҗади театр лабораториясе урнашкан, анда бәйсез сәхнәләштерүләр тәкъдим ителә һәм төбәк драматурглары пьесалары буенча спектакльләр куела.

Тагын бер мәйданчык – «Смена» заманча мәдәният үзәге, ул 2013 елдан шәһәрдәге мәдәни чараларның төп оештыручыларының берсе булып тора. «Смена» «Казан» үзәк тимер юл вокзалыннан юл аша, кызыл кирпеч бинада урнашкан. Монда челтәрле сату нокталарында һәрвакытта да табарга мөмкин булмаган бәйсез Россия нәшриятлары китаплары да тәкъдим ителгән китап кибете, «Диван» каһвәханәсе, винил пластинкалар һәм картиналар кибете эшли. Икенче катта заманча сәнгать күргәзмәләре, фәнни-популяр чаралар, кино күрсәтүләр, концертлар һәм кичәләр уза торган лекцион мәйданчык урнашкан. Шулай ук елга ике тапкыр «Смена» шәһәрдәге иң популяр чараларның берсе булган китап фестивале уздыра. Сезон саен заманча мәдәният үзәгендә яисә «Кара күл» паркында зур ярминкә оештырыла, анда китапларны нәшрият бәяләреннән сатып алырга, шулай ук фән эшлеклеләре, язучылар, режиссёрлар һәм башка бик күп күренекле шәхесләрнең лекцияләрен тыңларга мөмкин. Әле күптән түгел генә заманча мәдәният үзәге 5 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Өченче урын әле күптән түгел генә ачылды. Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясе узган гасырның 80 нче елларыннан бирле эшләп килә, әмма 2018 елда аның эшчәнлек юнәлешен үзгәрттеләр һәм яңарттылар. Хәзер галерея – заманча рәссамнарның эшләреннән күргәзмәләр оештыручы заманча арт-киңлек. Яңа технологияләр ярдәмендә биредә проекцияләр булдырырга, ә мультимедиа стендларында картиналары күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәссамнарның биографияләрен күрсәтергә мөмкин. Монда ук фильмнар карарга мөмкин булган өстәмә чынбарлык залы эшли. Киләчәктә бу арт-киңлектә лекцияләр, рәсем сәнгате белән бәйле чаралар узачак, алар тирәсендә Казан рәссамнары бергәлеге формалашачак.

Артык кыйммәт булмаган бәягә шәһәр буйлап йөрергә өйрәнү

Шәһәр танылган кызыл автобуслары, карточкалар белән түләргә мөмкин булган метро челтәре, шулай ук трамвайлары һәм троллейбуслары белән мактана ала. Теләсә нинди транспорт төрендә йөрү 30 сум тора, ләкин юл билетын да сатып алырга мөмкин: автобуска бер айга 100 баруны үз эченә алган юл билеты 2000 сум, башка барлык җир өсте транспортында лимитсыз йөрү һәм метрода 50 тапкыр баруга юл билеты 2500 сум тора.

Әгәр дә сез җәмәгать транспорты маршрутларын аңлап бетермәгәнсез (яки аның бар нечкәлекләрен белергә теләмисез) икән, такси чакыртыгыз: шәһәрдә кушымта ярдәмендә чакырырга мөмкин булган берничә такси сервисы эшли. Аларга кунакханәдә яки юлга чыгар алдыннан телефоныгызга йөкләп куйсагыз һәм бу хезмәттән файдананырга өйрәнсәгез, бигрәк тә яхшы булыр. Җирле халык арасында иң популяр һәм арзанлы такси чакырту хезмәтләре булып «Яндекс. Такси», Uber һәм Gett санала. Елның җылы вакытында Казан буйлап велосипедларда йөрү уңайлы: шәһәрнең үзәк өлеше инфраструктурасы нәкъ менә шуны күздә тотып эшләнгән.

Бер тиен дә түләмичә, онытылмаслык кич уздыру 

«Барысы өчен дә түләргә кирәк» дигән мәкаль һәрвакыт, бигрәк тә иң кунакчыл республика турында сөйләгәндә, дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин. Шәһәр структураларының эше, кызыклы предприятиеләр, гадәти булмаган комплекслар белән танышу өчен, 2018 елның җәендә Visit Tatarstan «О, минем гид!» бушлай экскурсияләр сериясен башлап җибәрде. Аның барышында профессиональ булмаган экскурсовод (үз өлкәсенең белгече) кунакларны гадәттә гади кешеләргә керү тыелган урынга үткәрә һәм үз эшенең үзенчәлеге турында сөйли. Шулай итеп, без 10 нан күбрәк экскурсия уздырдык, туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, It-park директоры Антон Грачев белән «Казан Арена» стадионы буйлап йөрдек, TatInter ресторан холдингы директоры Зөфәр Гаязов белән дегустацияләр һәм гастрономия экскурсиясе үткәрдек. Яңа экскурсияләрнең анонсларын безнең социаль челтәрләрдә күзәтергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: экскурсияләрнең һәркайсы уникаль һәм анда бер генә тапкыр катнашырга мөмкин.

Шугалак – бушлай һәм күңелле кышкы күңел ачу чарасы. Кремль яр буендагы матур (һәм Европада иң озын) шугалактан тыш, Казандагы «Кара күл» паркында да шугалак эшли, ул җирле халыкның иң яраткан күңел ачу урынына әверелде. Бу аның шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашуы, ачык төсләрдәге бәйрәм иллюминациясе белән бизәлүе һәм күңелле җырлар ярдәмендә бар кеше күңелендә бәйрәм атмосферасы тудыруы белән бәйле. Быел шәһәрдәге төп ике Яңа ел чыршысының берсен шунда урнаштырачаклар.

Казан парклары – шәһәр халкының төп күңел ачу һәм ял итү урыннарының берсе, казанлылар үзләре үк аларны төзекләндерү теләге белән яна. Шуңа күрә бушлай карап була торган чараларның сизелерлек өлеше нәкъ менә паркларда уза. Быел Казан паркларында яңа ел каникулларын шундый итеп планлаштырганнар ки, һәркөнне төрле локацияләрдә өлкәннәр һәм балалар өчен кызыклы чаралар узачак. Чаралар программасын биредә табарга мөмкин.

Башка кыйммәт булмаган күңел ачу чараларын кыйммәт булмаган Татарстан буенча юлкүрсәткечтә табарга мөмкин:


Техно-кичәгә бару

Казанның төнге тормышы шактый бай: һәр ял көннәрендә шәһәрдә күңел ачу чаралары үтә, ә кайчакта хәтта күренекле Берлин техно-музыканты концертына да эләгергә мөмкин. Шуңа күрә сезгә промо-берләшмәләрнең пабликларына һәм телеграм-каналларына язылырга киңәш итәбез, алар якын арада ялларда үткәрелә торган вакыйгалар турында даими хәбәр итеп тора. Әгәр дә сез күңел ачу өчен урын тапмагансыз икән, Профсоюз урамына барыгыз һәм ачык төстәге алтактасы булган теләсә кайсы бинага керегез –ялгышмассыз.

Мөстәкыйль сәяхәтче булу

Теләгегез булса, сез бөтен республиканы мөстәкыйль рәвештә йөреп чыга аласыз һәм моның өчен алдан экскурсиягә язылып кую да мәҗбүри түгел. Мондый сәфәрләр өчен BlaBlaCar кушымтасы бар, аннан җирле халык та, читтән килгән сәяхәтчеләр дә файдалана ала. Татарстан эчендәге теләсә кайсы шәһәргә сәфәр якынча 500 сумга төшәчәк һәм 2–3 сәгать вакытыгызны алачак.

Истәлеккә гадәти булмаган сувенирлар сатып алу

Бер генә турист та Казаннан чәкчәксез китә алмый, шулай да без татар бүләкләренә булган карашны бераз киңәйтергә тәкъдим итәбез. Истәлеккә агач брошкалар, шәһәрнең төп истәлекле урыннары яисә татар кызы һәм татар малае ясалган металл значоклар, милли колоритлы термокружка һәм безнең гидта табарга мөмкин булган башка бик күп нәрсәләрне алырга мөмкин. Шулай ук күптән түгел Visit Tatarstan линейкасында акча янчыклары, визитницалар, багаж өчен биркалар пәйда булды, аларны Бауман урамының 49 йортында урнашкан туристлык-мәгълүмат үзәгеннән сатыап алырга мөмкин.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез