Казанга балалар белән килдегез. Нишләргә?

Казанга балаң белән курыкмыйөча килергә була. Аңа биредә күңелсез булмаячак. Биредә «һөнәрләр шәһәре», күңел ачу үзәкләре, планетарий, интерактив музейлар һәм тагын күпсанлы кызык урыннар бар. Кечкенә сәяхәтчеләргә кая барып, күңел ачып, тукланып булачагы турында тулырак.

«КидСпейс»

Һәнәрләр шәһәре” һәм балаларның яраткан күңел ачу урыннарының берсе булган «КидСпейс» үзәгендә балагызга үзенең киләчәк һөнәрен күзаллау мөмкинлеге булачак, һәм ул вакытлыча чын галим, табиб, сәяхәтче яки рәссамга әйләнәчәк. КидСпейс”та барысы 20 һөнәри тукталыш бар. Яшь журналистларны интервью алырга, пешекче һәм кондитерларны - печенье белән пицца пешерергә өйрәтәчәкләр.

Кергән җирдә балага «КидСпейс» шәһәре гражданы таныклыгы һәм чек кәгазе тапшырачаклар. Соңгысын исә «банк»та осталык арттыру, күңел ачу һәм уенга тотып була торган тәҗрибә”-валютасына алыштырырга мөмкин. Тотылмаган тәҗрибәләрне” үзеңнең банк счеты”нда саклап калырга һәм икенче килүдә алардан файдаланырга мөмкин.

Парк төрле яшьтәге балаларны үзенә дәшә. 4тән алып 14 яшькәчә балалар уйныйлар, бер-берсе белән аралашалар һәм, шул ук вакытта, төрле һөнәрләр турында белемнәрен арттыралар. Сабыйлар өчен Гөлбакча” секциясе дә бар. Яше 8дән арткан балаларга биредә өлкәннәрсез керү рөхсәт ителә.

Казан циркы

Казан циркы тышкы яктан шәһәр үзәгенә төшеп утырган оча торган тәлинкәгә охшаган. Ул кыяфәте белән генә дә балаларның игътибарын үзенә җәлеп итә.

Эчендә барысы да тиешенчә: гөмбәз астындагы оркестр, кызыл арена һәм аның әйләнәсендәге тамашачылар. Фойедагы яктырткычлар һава шарларына охшаган, ә икенче катка алып баручы баскычлар - жирафка. Бирегә акробатларның куркыныч чыгышларын тын да алмыйча карап утырырга, клоуннарның чыгышларыннан рәхәтләнеп көләргә, дөньядагы иң биек аюны һәм программаның йолдызлары булган ерткыч хайваннарны күрергә килү үзе ни тора!

«Ривьера» аквапаркы

Ривьера” комплексында урнашкан аквапарк - дөньяда иң зурларданн берсе. Биредә 50дән артык төрле аттракцион эшләп килә: экстрим яратучылар өчен башәйләнерлек виражлы таулар бар. Шулай ук теләгәннәргә дулкынлы бассейнда диңгез шавын тыңларга һәм дулкыннарда атынырга, Амазонка” аттракционында агымга бирелеп, тынычланырга яки аква-бары булган бассейнда коктейльдан авыз итәргә мөмкин. Ачык һавадагы бассейн ел әйләнәсе эшли - биредә хәтта тирә-якта кар ятканда да коенып була. Балалар өчен Ривьера”да су пушкасы, штурвал һәм шарлавыгы булган пират ныгытмалары бар.

Адресы: Ф.Әмирхан ур.,1

«Әкият» курчак театры

Театрның 2012 елда төзелгән яңа бинасы шунда ук шәһәрнең тагын бер истәлекле урынына әверелде - ул витражлары, акташлы манаралары, колонналары булган зур әкияти ныгытма рәвешендә ясалган һәм күк йөзендә барлыкка килгән тылсымлы миражны хәтерләтә. Театрның репертуарында рус һәм татар телендә куелучы 50дән артык спектакль бар. Алар арасында дөнья халыкларының әкиятләре яткан сюжетлар һәм заманча әсәрләр бар. Театр барлык яшь балалы гаиләләрне үзенә тартып тора: спектакль карарга җыенмасаң да, биредә театр алдындагы мәйданчыкта күңел ачарга һәм саф һавада йөрергә, шулай ук җәй көне үтә торган чәчәк фестивалендә катнашырга була. Балалар рәхәтләнеп даганнарда атыналар, чуар чәчәк клумбалары арасында уйныйлар, төзелгән басмачыклардан йөгерәләр һәм төрле урам инсталляция-башваткычларын чишеп йөриләр.

Адресы: Петербург ур., 57 й.

Кирмән ярбуе

Бу урын беркайчан да буш тормый, ләкин җәй көне биредә ярбуенда сәяхәт кылучы туристлар һәм казанлылар, скейтборд, роликларда йөргән яшьләр, велорикшларда Казанны күзәтүче балалы гаиләләр аеруча күпләп йөри.

Туңдырма алыгыз да, бөтен мәшакатьләрегезне онытып Казансу елгасы буеннан атлагыз, воркаут мәйданчыкларында үз көчегезне сынап карап, француз карусельләре аттракционында атыныгыз яки биредә узып тора торган фестиваль-күргәзмәләрдә катнашыгыз.

Кичен, утлар кабынгач, бөтен ярбуе җылы бер яктылыкка күмелә һәм шул вакытта европа мохитенә тиң фотолар килеп чыга.

Адресы: Федосеев ур., 1

Планетарий

Планетарийны килеп күрү балагызда онытылмаслык тәэсир калдырачак. Биредә башка галактикаларга күз салырга, Кояш һәм йолдызларны, Галәмнең ерак почмакларын күрергә мөмкинлек бирә торган махсус җиһаз урнаштырылган. Планетарийның фойесында - гравитацияне ачык итеп күзалларга мөмкинлек бирә торган экспозиция эшли. Ул шулай ук космонавтлар тормышы турында һәм башка күпсанлы кызыклы фактлар турында сөйли. Гөмбәзле түшәм ярдәмендә балалар йолдызлар каплаган күк йөзен Җирнең төрле почмакларыннан күрә һәм безнең галактиканы башка планета системалары белән чагыштыра алачаклар. Күбрәк беләргә теләүчеләр һәм кызыксынучыларга планетарий хезмәткәрләре интерактив экскурсияләр дә уздыралар.

Кире юлда исә, 1899 елда төзелгән Энгельгардт обсерваториясен күрергә мөмкин - ул планетарийның янәшәсендә тора.

Татарстанның табигый тарих музее

Бу музей - хайваннар, үсемлекләр һәм табигый минераллар белән кызыксынучы балалар өчен хәзинә. Ул үзенең бай экспозициясе белән генә түгел, заманча мультимедиа җиһазлары белән дә аерылып тора: сенсорлы киосклар, монитор һәм плазма панельләр бу җирлекнең бай үсемлек һәм хайван дөньясы турында күп кызыклы һәм эчтәлекле мәгълүмат бирәчәк.

Музейда интерактив чаралар мул кулланылган - мәсәлән, космик үлчәүләр” сезнең Айдагы, Марс һәм башка планеталарыгыздагы авырлыгыгызны әйтеп бирәчәк.

«Шәһәр панорамасы»

Бу музейда беркемгә дә күңелсез түгел, чөнки меңъеллык шәһәрнең тарихы белән биредә интерактив форматта таныштыралар. Шәһәр панорамасы”нда сезгә Казанның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә булган тарихны тасвирлаган дүрт музей бинасы буйлап узган сәяхәтегездә гид булачак планшетлар тапшырачаклар. Видеоманзаралы боҗра экранында Казан турында кыскаметражлы тарихи фильмнар, ә зур экранда - югары ноктадан шәһәр манзарасы күрсәтелә. Казанның XVI гасырга караган кышкы һәм XVIII гасырга караган җәйге ике зур макеты аерым игътибарга лаек. Бу макетлар гади түгел: проектор аларда ул заманның тарихи вакыйгаларын тергезә - мәсәлән, Явыз Иван гаскәрләренең Казанны алуын. Хәзерге Казанны шулай ук макетта карап була - шәһәргә үзгәрешләр кергән саен ул да яңартылып торачак.

Өстәмә чынбарлык технологиясе ярдәмендә балалар үткәнгә сәяхәт итеп кенә калмыйча, Петр I кулын кысып, Г.Тукай белән селфи төшә һәм башка тарихи шәхесләр белән таныша алачак.

Музейда видеоприставка һәм борынгы риваять сюжетына нигезләнеп эшләнгән уены булган махсус балалар залы эшли. Анда куркусыз Батыр еланнар белән сугыша; җиңүгә ирешеп, мәһабәт Зилант аҗдаһасы белән орышка чыга.

Экскурсия ахырында бөтен теләүчеләрне XX гасыр башы трамваена охшатып ясалган кафега чакыралар. Ул сезне тарихи Казан буйлап йөрткән арада, ял итеп, милли ризык һәм хуш исле чәйдән авыз итә аласыз.

Балалар белән кайда тукланып була

Әкият

1970 елдан бирле эшләп килә. Ул - шәһәрнең гаилә белән ял итү урыннарыннан берсе.   1970нче елларның легендар туңдырмасын авыз итәргә яше дә, карты да килә. Аны совет заманнарына караган пыяла савытларга салып бирәләр, һәм бу - хәтта олы яшьтәге кеше өчен менә дигән балачакка кайту мөмкинлеге! Туңдырмадан кала менюда балаларның күңелләренә хуш киләчәк салат, ботка, ашлар, камыр ризыклары һәм десертлар бар. Шулай ук аерым уен бүлмәсе дә бар. Биредә балалар өчен һәрдаим кулинария мастер-класслары үткәрелә. 

Basilico

Итальян пиццасын сөючеләр өчен Әкият” кафесыннан ерак түгел Basilico рестораны бар. Биредә пиццаны Неапольның иң яхшы дип танылган пиццайолы кул астында чын таш мичтә пешерәләр. Basilicoда яшь бала белән килүчеләр өчен бала урындыклары куелган. Ә зуррак яшьтәге балалар өчен пицца пешерү буенча мастер-класс уздыру каралган - алар үзләренең көчләрен тәҗрибәле шеф-повар кулы астында сынаячаклар.

La Famiglia

Итальян рестораны – гаилә белән килер өчен менә дигән урын. Ул Кирмән ярбуенда урнашкан. Ресторанда зурлар өчен дә, балалар өчен дә - зур сайлау мөмкинлеге, сабыйларга - аш һәм боткалар бар. Балалар ризыкларны үзләре дә пешерә алачак - ял көннәрендә монда кулинар мастер-класслар үткәрелә. Балаларны пицца пешерү серләренә төшендерәчәкләр, ә алар соңыннан гаиләләрен сыйлый алачак.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез