Россиянең беренче мәгълүмати технологияләр шәһәрендә нишләргә? Иннополис буенча кыскача экскурсия

Казанның иярчен шәһәре булган Иннополиста бар нәрсә дә үзгә. Биналар футуристик корабларны хәтерләтә, шәһәр халкы проблемаларын мэрия хезмәткәрләре белән бергә мессенджерда хәл итә, таш корылмалар арасындагы ялгыз паркларны Зөя елгасы һәм калкулыклардан гыйбарәт манзара алыштыра. Бу бүлектә без сезгә Татарстан башкаласыннан 50 км ераклыкта урнашкан Россиянең иң яңа шәһәре – Иннополиска ни өчен барырга кирәклеге һәм анда нәрсә карарга мөмкин булганлыгы хакында сөйләрбез.

Автор — Visit Tatarstan

Шәһәрнең төзелү тарихы

86%

Иннополиста яшәүчеләрнең 86% үзләрен бәхетле дип саный

IT белгечләре өчен төзелгән Россиядәге бу беренче шәһәрнең тарихы 2012 елда башланып китә. Ул вакытта Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов һәм Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән берлектә эченә киләчәктә әлеге шәһәрдә яшәячәк кешеләргә адресланган юллама салынган капсулны күмеп куялар. Казанның иярчене булган бу шәһәр бөтен яктан да инновацион кала булырга тиеш була. Иннополисның мастер-планын төзү эше белән заман мегополислары өчен ориентир булып торган Сингапур шәһәре архитекторы – Луи Тай Кер шөгыльләнә. Биналарның проектларын исә җирле белгечләр – Innopolis Architect хезмәткәрләре төзи. 2013 елның җәендә Иннополиста университет ачыла, әлеге уку йортында беренче студентлар мәгълүмати технологияләр буенча югары белем ала башлый.

Рәсми яктан Иннополис 2015 елның июнендә ачыла. Бүгенге көндә шәһәрдә 3000 кеше яши, укый һәм эшли. Бизнес мәйданы буларак Иннополисны 150 компания сайлап алган. Алар арасында «Яндекс», «Сбербанк Технологии», «Тинькофф» һ.б. оешмалар бар. Яшь шәһәр булуына карамастан, Иннополиста барлык кирәкле инфраструктуралар – торак комплексы, балалар бакчасы, мәктәп, университет, студентлар кампусы, спорт комплексы, медицина үзәге, супермаркетлар, кафе, барлар, почта, гүзәллек салоннары, хостел, кворкинглар бар.

Ничек барып җитәргә һәм кайда туктарга

Иннополис Казаннан бер сәгатьлек юлда урнашкан. Такси белән бару (бер якка) 600 сумга төшәр. Шәһәргә барып җитүнең иң оптималь варианты исә – «Комбинат «Здоровье» тукталышыннан, «Восточный» һәм «Южный» автовокзалларыннан йөри торган шаттлда бару. Автобуслар аннан сәгать саен йөри, ә аларның китү тәртибен шәһәрнең сайтыннан карарга мөмкин. Билет бәясе – 80 сум.

IT-шәһәрдә куна калучыларга бердәнбер мөмкинлек – Спортивная урамында урнашкан хостел. 12 кешелек булмәдә урынны (тәүлегенә 650 сум) һәм ике кешелек номерны (тәүлегенә 1900 сум) сайларга мөмкин. Бу бәягә Wi-Fi, чәй, кофе, сөлге һәм урын-җир кирәк-яраклары керә.



Нәрсә белән шөгыльләнергә

Иннополис хәзерге Татарстан архитектурасының квинтэссенциясен тәшкил итә, ул җирле ландшафның үзенчәлекләрен исәпкә ала, табигать белән бәхәсләшмичә, аның бөтен матурлыгын һәрьяклап ассызыклый. Шуңа күрә биналарга соклану да — шәһәрдә вакыт үткәрүнең бер варианты. Автобус белән Иннополиска килеп җитүгә үк, салмак сызыклары шәһәр урнашкан җирлекнең рельефын хәтерләткән университет янында төшегез. Аның алдындагы бина – А. С. Попов исемендәге технопарк. Эчендәге пыяла боҗра яшеллек, агач һәм ташны символлаштыручы өч зонадан тора һәм табигать системасын хәтерләтә. Ап-ак призма ул – мәйданы 9000 кв. метр булган спорт комплексы. Аның проектын төзегәндә, архитекторлар математик мантыйк принцибын исәпкә алганнар: тәрәзәләрнең зурлыгы фасадның үзәгеннән бинаның кырыена таба сызыклы тигезләмә кагыйдәсе буенча кимеп бара. Бинаның эчендә вакытны кызыклы итеп үткәрү өчен чиксез мөмкинлекләр бар: 25 метрлы бассейн, сауна, хамам, гидромассажлы ванна, тренажёр залы. Иннополиста гомумән спорт белән шөгыльләнергә яраталар: шәһәр сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшә һәм моның өчен барлык шартларны да тудырырга тырыша. Монда йөгерү маршрутлары салынган, велосипедларны прокатка алырга мөмкин, футбол, волейбол, баскетбол мәйданчыклары, теннич корты ачылган, ел саен шәһәрдә  Иннополумарафон үткәрелеп килә. Һәм бу – Идел һәм Зөя елгалары янындагы калкулыкта урнашкан шәһәрне карау өчен тагын бер сәбәп. 

Шунысын да искәртик: шәһәрдә күзәтмә экскурсияләр һәм ял көне туры үткәрергә әзер булган ике компания эшли. Ә инде үзлектән сәяхәт итәргә теләгәннәр өчен «Инногид» кушымтасы бар, ул Иннополисның иң кызыклы җирләрен күз уңыннан җибәрмәскә ярдәм итәр.

Кайда ашарга

Иннополиста ризыкны өч урыннан эзләргә кирәк. Университетта өч ашханә, Cava кәһвәханәсе (монда көн саен сәгать 12 кадәр иртәнге ашлар, ә 12 дән 15 сәгатькә кадәр көндезге ашлар тәкъдим итәләр) һәм туңдырма, сөтле коктейль һәм төрле эчлек салынган җәймәләр сатыла торган Wrap & Go фастфуд ноктасы бар. Тагын бер ашханә А. С. Попов исемендә технопаркта эшләп килә (уртача чек — 250 сум).

Спортивная урамындагы торак комплексында төрле кешеләр күңеленә хуш килерлек ике аш йорты бар. Менюлары ике атна саен яңартылып торган Cacio e Vino итальян ризыклары пицца, паста һәм салатлар әзерли. Сез монда гасырлар сынавы узган «Маргарита»дан, карбонара һәм «Капрезе» пасталары һәм шулай ук тагын да кызыклырак ризыклар: анчоус һәм каперслар салынган «Романа» пиццасы, гөмбәләр кушылмасыннан әзерләнгән сапорита пастасы һәм трюфель соусыннан авыз итә аласыз. Бу аш йортының тагын бер уңай ягы булып идәнгә кадәр үк җиткән тәрәзәләр тора. Алардан Иннополиска гаҗәеп манзара ачыла. Юрий Гагаринның беренче очу вакытына багышланган «108» барында алман, Бельгия, чех һәм Россия крафт сыраларын эчәргә һәм бургерлар, корюшка балыгы һәм чикләвек кебек кабымлыклардан эчәргә мөмкин.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез