Татарстанда өч көндә нәрсә карарга

5 июнь 2018
Татарстанны өч сүз белән ничек тасвирларга икән? 1001 ләззәт ягы диптер, мөгаен. Бу сайланмада без сәяхәтчеләр Татарстанда һичшиксез күрергә тиешле җирләр турында сөйләрбез. Алар рәтенә "авып бара торган"Сөембикә манарасын, Татарстан Таҗ Маһалын, А. С. Пушкин әкиятләрендәге сихри утрау-шәһәргә охшаш Зөяне һәм тагын бик күп җирләрне кертергә мөмкин

Беренче көн. Казан

Татарстан белән танышуны республикабызның башкаласы Казаннан башларга кирәк. Сезне Татарстанга китергән самолёт яисә поездның нәкъ бу шәһәрдә килүе бик ихтимал. Казан – туристлар өчен универсаль шәһәр: монда сез рәхәтләнеп паркларда йөрерсез, гаҗәеп тәмле татар халык ашларыннан авыз итәрсез, актив спорт төрләре белән шөгыльләнерсез, Идел буеның меңьеллык үзәге тарихына чумарсыз, гаиләгез белән ял итеп, яхшы тәэсирләр һәм якты хисләр тупларсыз. Чөнки Казанда рәхәт, җылы атмосфера хөкем сөрә: монда сезне һәрвакыт көтеп алалар.

Әгәр дә сез бай тарихы булган шәһәрләрне яратасыз икән, сәяхәтегез өчен дөрес урын сайлагансыз. Казанга 1000 яшьтән артык, һәм аның туристларга күрсәтерлек урыннары бихисап. Ап-ак Кремль Татарстанда хөкем сөргәе тынычлык һәм толерантлыкны чагылдыра. Монда бер-берсеннән унлаган метр ераклыкта мәһабәт Благовещение соборы һәм ислам яңарышы символы булган гаҗәеп гүзәл Колшәриф мәчете тора. Казан ханлыгы чорыннан да күп нәрсә сакланган: мәсәлән, Казан идарәчеләре төрбәсе һәм «авып бара торган» Сөембикә манарасы. 2000 нче елда Казан Кремле, рус һәм татар архитектурасының уникаль һәйкәле буларак, ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.
Сити-брейк

таныш булмаган шәһәргә уй-фикерләрне, дөньяга карашны яңарту өчен кыска вакытка барып кайту.

Татарстан башкаласы – сити-брейк өчен идеаль урын. Йөрәкне ешрак тибәргә мәҗбүр итүе гүзәл манзараларны җәяү йөрергә яратучылар, ә инфрастуктуралары чәчәк аткан җыйнак һәм пөхтә паркларны экотуризм тарафдарлары якын итәр. Казанда вакыйгалар туризмы киң таралган, монда еш кына дөньякүләм фестивальләр, концертлар, ярышлар уздырыла.
Габдулла Тукай (1886–1913)

татар әдәбиятенең Пушкины

Милли колоритны тоясыгыз килсә, XVIII нче – ХХ нче гасыр башында татар халкы тормышының иҗтимагый һәм дини үзәге булган Иске Татар бистәсенә юл алыгыз. Сәяхәтегезне Каюм Насыйри урамыннан башлагыз: монда купшы агач йортлар тезмәсе һәм диварлардагы тематик граффитилар Казанның бу гаҗәеп почмагында заман сулышын тоярга булышыр. Казанның беренче таш мәчете булган Мәрҗәни мәчетенә сокланыгыз. Аннары, шул ук урам буенча барып, Күнче урамында торган Апанай мәчетен карап китегез. Хан сараена охшаган Шамил йортына керегез: анда республиканың Милли музее филиалы – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әдәби музее урнашкан.

Икенче көн. Бөек Болгар

Бөек Болгар – Идел буе татарларының изге дини урыннары һәм тарихи ватаннары. Мөселман дөньясында ул «Төньяк Мәккә» буларак билгеле. Бөек Болгардан башка бер генә җирдә дә Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урданың соңгы елларына кагылышлы материаль мәдәният үрнәкләре сакланмаган. Монда уникаль тарихи һәйкәл – Җәмигъ мәчет яңадан торгызыла. Аның янында Олы манара бар. Диндар кешеләр, манараның баскычына менгән саен, кешенең бер гөнаһы кичерелә дип ышаналар.
Бөек Болгарны карарга килгән кунаклар өчен елга вокзалы һәм ресторан белән берләштерелгән Болгар цивилизациясе музее, Идел буе болгарларының 922 нче елда ислам динен кабул итүләре хөрмәтенә куелган истәлек билгесе белән Коръән музее, Икмәк музее һәм шәһәр архитектурасының асыл ташы булган Ак мәчет эшли.
Елга бер тапкыр Болгарда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүе белән чаралар уздырыла. Бу бәйрәм Россиядән һәм чит илләрдән килгән меңнәрчә мөселманнарны берләштерә. Ә август аенда шәһәрдә Алтын Урда, Русь һәм Европа гаскәриләренең сугышларыннан, уктан ату һәм атта йөрү турнирларыннан торган «Бөек Болгар» урта гасыр сугышлары фестивале үткәрелә.

Өченче көн. Зөя утрау-шәһәрчеге

Идел, Зөя һәм Чуртан елгалары кушылган җирдә гаҗәеп утрау-шәһәрчек – Зөя бар. XVI нчы гасырда Явыз Иван Казан ханлыгына яу белән барганда, Зөя ныгытмасы рус гаскәренең хәрби базасы ролен үтәгән. Ныгытманы төзеп, бер ел үткәннән соң рус патшасы Казанны яулап ала һәм Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт булып яшәвеннән туктый.
Бер утрау бар диңгездә, Шәһәр тора өстендә. Александр Сергеевич Пушкин, «Салтан патша турында әкият»
Тора-бара Зөя ныгытмасы эре сәүдә үзәге булган зур шәһәргә әверелә, ләкин әкренләп үз дәрәҗәсен һәм әһәмиятен югалта: провинция үзәгеннән – өяз үзәгенә кала, ә аннары бөтенләй авыл булып кала. 1950 нче елларда Куйбышев су саклаулыгы төзелгәч, Идел елгасы ярларыннан чыгып җәелә, һәм утрауны зур җир белән тоташтыручы юл су астында кала. Шуңа күрә бүгенге көндә бу утрау-шәһәрчек йөз ел элек булган рәвешен алган.

Гаиләләре һәм балалары булган кешеләр Зөя тулы бер көннәрен үткәрә алалар. Монда Идел буе агач архитектурасының сакланып калган бердәнбер үрнәге булган Троицк чиркәве бар. Аның янында – 43 метр биеклектәге чиркәү-манарасы булган Богородица-Успенск ирләр монастыре. «Ат утары» нда атта йөрергә һәм атларны ашатырга мөмкин. Шунда ук һөнәрче остаханәсенә кереп, үз кулларыгыз белән сувенир ясый аласыз. Ул сезнең Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәтегез турында искә төшереп торыр. «Буян» кафесына кереп, Зөя ухасы ашап чыгыгыз. Анда сезне бик куанып каршы алырлар һәм ашатмыйча беркая да җибәрмәсләр.
Татарстанның кайсы гына почмагына килсәгез дә, җирле халыкның бик кунакчыл булуына төшенерсез. Сезне монда куанып каршы алырлар һәм сагынып көтеп торырлар.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез