Иделдә борынгы цивилизация. Бөек Болгарга ни өчен барырга

Казаннан 200 км көньяккарак китүгә, сез XIII нче —XV нчы гасырлар мөселман архитектурасы һәйкәле белән очрашачаксыз. Һиндстанның Таҗ-Махалын хәтерләтүче Ак мәчет, борынгы бина хәрабәләре, бөтен дөнья халыкларының игътибарын җәлеп итеп тора. Археологлар казу эшләрендә тәм тапсалар, сәяхәтчеләр Идел Болгары һәм Алтын Урданың искиткеч кызыклы тарихы белән танышып ләззәтләнәләр. Борынгы Болгарны, һичшиксез, барып күрергә киңәш итәбез, Бөек Екатерина һәм Петр Беренче булып киткән шәһәрдә нинди урыннар барлыгы турында сөйләрбез

Автор — Visit Tatarstan

Башлангыч

Екатерина II

үзенең Вольтерга язган хатларында Болгарның рухи әһәмиятен ассызыклый

Болгарның шәһәр буларак тарихы IX нчы – X нчы гасырлардан гына башлана, гәрчә бу җирләрдә беренче болгар кабиләләре ике йөз еллар чамасы элек үк яшәсәләр дә. Шәһәр Идел Болгарының сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге булган. Болгар һөнәрчеләре һәм аларның эшләнмәләре күп илләрдә дан тоткан, ә сәүдәгәрләр Европа һәм Азия илләре белән сәүдә иткәннәр. Шәһәр ярминкәсенә Кытай, Испания, Димәшкъ, Багдад шәһәрләреннән сәүдәгәрләр килгән. 922 нче елда Багдад илчелеге вәкилләре килеп киткәннән соң, Болгар халкы дәүләт дине буларак ислам динен кабул итә, ә бу исә аңа гарәп дөньясы белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга юл ача. Болгар шәһәре 1236 нчы елда монголлар килеп яндырганчы үсештә була. Соңрак ул торгызыла: монда XIII нче – XIV нче гасырларда бүгенге көнгә кадәр өлешчә сакланган иң монументаль корылмалар төзелгән. Болар — Җамигъ мәчет, Хан сарае, Көнчыгыш һәм Төньяк төрбәләр, Кече манара һәм башкалар. Шәһәрнең чәчәк атуы Алтын Урда чорына туры килә: Болгар Көнчыгыш Европаның иң күренекле шәһәрләренең берсенә әверелә, территориясе дә 10 мәртәбә зурая
Пётр I

1722 нче елда Болгарга килеп киткәннән соң, Россия империясендә һәйкәлләрне саклау турындагы беренче указларның берсенә кул куя

Болгар берничә мәртәбә җимерелә һәм торгызыла. Әмма XV нче гасырда Фёдор Пёстрый гаскәре җимергәннән соң, шәһәр торгызылмый. Тарихи һәйкәлне киң масштабта реконструкцияләү 2010 нчы елда башлана. Болгарда Ак мәчет, елга порты, мәгълүмат үзәге, берничә музей һәм башка объектлар төзелә. Дүрт елдан Болгар археологик комплексы ЮНЕСКОның дөньякүләм мирас объектлары исемлегенә кертелә. Бүген ул — меңләгән сәяхәтчеләрне кабул итә торган урын.

Шәһәрдә йөрү

Болгарның төп истәлекле урыннары аның ике капма-каршы өлешендә урнашкан: күпчелеге — борынгы шәһәр урынында, данлыклы Ак мәчет һәм читтәрәк тагын берничә объект.
 
Әгәр дә сез Болгарга машинада яки экскурсия төркеме белән автобуста киләсез икән, Алтын Урданың иң зур шәһәрләренең берсенә сәяхәтегез визит-үзәктән башланачак. Монда мәгълүмат пункты эшли, Болгар музейларына билет та шунда сатыла, 2 вендинг аппараты тора, бәдрәф һәм машина кую урыннары бар. Борынгы Болгарга су юлы белән дә барып була: 2016 нчы елдан Болгарга круиз теплоходлары һәм «Метеор»лар килеп туктый. Әлеге очракта шәһәрне карауны елга вокзалы бинасында урнашкан Болгар цивилизациясе музееннан башлау яхшырак.
Болгар цивилизациясе музееннан ерак түгел Идел болгарларының 922 нче елда ислам динен кабул итүләре хөрмәтенә ачылган Истәлек билгесе. Эчендә — дөньядагы иң зур басма Коръән китабы. Аның 500 кг лы тышлыгы көмеш, алтын кәгазь, малахитлар, фирәзә, аметист, топаз һәм башка кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Шунда ук мөселман китабына багышланган музей эшли. Аның экспозициясе дүрт өлештән тора: музейда төрле дини басмаларны күрергә мөмкин, мәсәлән, XIX нчы гасыр азагы миниатюр төрек Коръәнен һәм татар герой-шагыйре Абдулла Алиш гаиләсенең Коръән китабы да урын алган монда.
Алга таба юл буена — Болгар һәйкәлләре. Алтын Урда чорының өлешчә сакланган корылмасы — Җамигъ мәчет артында Зур манара, аның биеклегеннән Иделнең искиткеч матур күренеше ачыла. XVIII нче гасыр уртасында Казан сәүдәгәре Иван Михляев акчасына салынган Успение чиркәвендә Идел буе православие тарихы музее эшли. Таштан һәм агачтан салынган зур бина — Хан сарае, ул — XIII нче гасыр истәлеге. Зур булмаган таш Табиб йортында медицина турында язмалар, даруханә эше белән бәйле кораллар һәм предметлар саклана. Музей каршында Көнчыгыш пулат XIII нче гасырдагы җирле җәмәгать мунчасы. Шифалы чишмә сулы Габдрахман коесы барыннан да ераграк урнашкан.

Тагын нәрсә карарга

  • Борынгы шәһәр урыны — Ак пулат: катлаулы идән асты җылыту системасы, юллыклары һәм керамик торбалары булган мунча хәрабәләре. Аның рәсемнәрен рәссамнар Шишкин, Дюранд һәм абыйлы-энеле Чернецовлар ясарга яраткан.
  • Болгар архитектурасының иң яхшы сакланган истәлеге — XIV нче гасырда төзелгән Кара пулат — аның мәчет, мәдрәсә, ханәкә яисә хөкем йорты булуы ихтимал. XIX гасырда монда ыслауханә эшләгән, шуңа күрә бинаның эче дә, тышы да каралган.
  • Кече манараны XIV нче гасырда төзегәннәр. Аның очына 40 баскычы булган таш, бормалы баскыч алып менә. Манара янәшәсендә — Хан төрбәсе хәрабәләре.
  • Көнчыгыш төрбә 700 еллык тарихка ия. Ул — Болгарның затлы нәселдән булган гаилә төрбәсе. XVIII нче гасырда бина христианнар гыйбадәтханәсе буларак кулланылган, бүген исә монда туктатылган археологик казу эшләре экспозициясе урнашкан.
  • 1530 нчы елларда төзелгән Төньяк төрбә Болгарның затлы нәселдән булган гаилә төрбәсе дә, хәтта баз да булып торган. Хәзер монда XIII нче — XIV нче гасырлар эпиграфикасы күргәзмәсе эшли.
Борынгы шәһәр территориясенең көньягыннан сез Ак мәчет янына килеп чыгарсыз. Болгар җирендә 2012 нче елда төзелгән әлеге дини яңарыш символын өч купол һәм ике манара чагылдыра. Мәчет янында гына — Икмәк музее. Авыл тормышы, көнкүреше белән таныш булмаган кешеләр өчен тегермәне, тимерче алачыгы һәм тегермәнче каралты-курасыннан гыйбарәт булган әлеге комплекс — чын аттракцион. Ике экспозиция залы арышның сортлары һәм кирәкле коралларга кадәр икмәк пешерү процессы турында сөйли. Музейда яңа гына мичтән чыккан арыш һәм бодай ипиләрен сатып алырга да мөмкин. Тегермәнче каралты-курасында XIX нчы гасыр азагы — XX нче гасыр башы татар йорты интерьеры булдырылган. Янәшәдә генә мунча, сарай һәм ат абзары.

Төшке ашны кайда ашарга

Болгарда ач калу һич тә мөмкин түгел. Бик нык ашыйсыгыз килсә, Болгар цивилизациясе музее бинасындагы «Зөләйха» кафесына барыгыз. Менюда — солянка, винегрет, пилмән, голубцы һәм пешкән ризыклар. Ризыклар гади, өстәвенә затлы көнчыгыш интерьеры, ак ашъяулыклы өстәлләр һәм теплоходларның причалга килеп туктау күренеше аеруча ямь өсти. Төшке ашны Икмәк музеенда урнашкан «Чыңгызхан» ресторанында да ашарга мөмкин. Хезмәткәрләре әйтүенчә, монда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тә еш кына төшке аш ашарга керә. «Чыңгызхан» менюсы үзенчәлеклерәк: грильдә әзерләнгән сөләйман балыгы, спринг-роллар, яшелчәләр белән бозау ите һәм карабодай спагеттие.
 
Болгарда яшәүчеләр Мөхәммәдьяр урамындагы «Блинная» кафесын да мактыйлар. Сөткә изелгән юка гына беленнәрне, борай коймакларын, тавык ите белән әзерләнгән эчлекле беленнәрне, утын ягып, мичтә пешерәләр. Шунда ук борынгы рецептлар буенча әрекмән яфрагына төреп балчык савытта пешерелгән үрдәк ите һәм елга балыгы пилмәннәре кебек ризыклардан да авыз итәргә мөмкин.

Тамак ялгап алу өчен, «Түбәтәй» киоскы кулай. Табиб йортыннан ерак түгел ул. Монда өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия сатып алырга мөмкин. Шунда ук чәй һәм пешкән ризыклар сатыла торган сувенир лавкалары эшли.
2010 нчы – 2013 нче елларда Татарстан фәннәр академиясе Тарих институты, Казан федераль университеты һәм РФА Археология институты хезмәткәрләре, Болгар мәдәни катламын тикшерү-өйрәнү максатыннан, борынгы шәһәр урынында киң масштабта казу эшләре үткәрделәр. Табылган материаллар шәһәр тарихы турында күп кенә яңа мәгълүмат өстәделәр һәм Болгар цивилизациясе музее экспозициясенең нигезен тәшкил иттеләр. Экспозиция Болгар халкы көнкүрешенең төрле якларын — төзү эшләреннән башлап терлек үрчетүгә кадәр чагылдыра. Суүткәргеч торбалар һәм XIV нче гасыр кабер ташлары фрагментлары белән беррәттән хатын-кыз бизәнү әйберләре һәм X нчы гасыр киемнәренең кайбер детальләре урын алган. Кыр эшкәртү кораллары һәм кармаклар, Алтын Урда шәһәрләре тәңкәләре, поши мөгезеннән эшләнгән шахмат фигуралары тезелеп киткән. Тарихи табылдыклар турында күбрәк белергә тач-панельләр ярдәм итә.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез