Өчпочмак, чәкчәк, коймак. Татар халык ашларының 10 төп ризыгы

5 июнь 2018
Татарстанны якынрак беләсегез килсә, татар халык ризыкларыннан авыз итегез. Бу бүлектә без республиканың гастрономик хәзинәсенә кыска экскурс ясарбыз һәм татар халкының милли рухын саклаган ризыклар турында сөйләрбез

Автор — Динара Валеева

Өчпочмак

Мичтә кызарып пешкән бу өчпочмак формасындагы пәрәмәч үзеннән авыз иткән һәркемне һуштан яздырырга сәләтле. Аның тарихы татар халкының борынгы бабаларына — күчмә кабиләләргә барып тоташа. Ул вакытта өчпочмак юлдагы кешеләрнең тиз һәм туклыклы тамак ялгау чарасы була. Бүген исә ул — татар халык ашларының гына түгел, милли бәхетнең дә символы. Өчпочмакка багышлап скульптуралар ясыйлар, фильмнар төшерәләр, Интернет челтәренә шаян фотографияләр «элеп» куялар. Матур итеп үрелгән һәм йомырка сарысы сөртелгән сыгылмалы камыр эчендә вак-вак итеп туралган сыер, сарык яисә каз ите, бәрәңге һәм башлы суган яшеренә. Ә әгәр дә сезгә мичтән чыккан өчпочмакларны кайнар шулпа белән ашау бәхете тәтегән икән, димәк, сез татар халкы кунакчыллыгының иң югары ноктасын татыгансыз дигән сүз.

Гөбәдия

Татарстанның назлы кояшын хәтерләткән зур түгәрәк бәлеш — бәйрәм табынының төп ризыкларының берсе. Ул ана сөте сыман туклыклы, Татарстанга кунакка килү хыялы кебек татлы. Гөбәдиянең эче катлаулы. Аның төбенә корт — алтынсу төскә кергәнче сөттә кайнатылган эремчек салына. Кортны пешкән дөге, баллы йөзем һәм вак итеп туралган йомырка катнашмасы каплый.

Чәкчәк

Майда кыздырылган һәм балга төренгән йомшак камыр кисәкләре — милли татлы ризык һәм татар халык ашларының алтын хәзинәсе. Чәкчәкне шоколад, чикләвек һәм кунжут һәм тагын бик күп тәмләткечләр белән ясыйлар. Җирле халык аны чиксез биеклеккә күтәрә: Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә 2005 нче елда шәһәрдә авырлыгы — 1000 кг, мәйданы 13 266 квадрат метр булган чәкчәк әзерләнә. Татарстан кунаклары исә чәкчәкләрне бүләккә һәм сувенир рәвешендә тонналап алып китәләр. Чыннан да, җирле ризыклардан да тәмлерәк тагын нәрсә бар соң?

Зур бәлеш

Бу — милли татар ашларының авыр артиллериясе һәм бәйрәм табынының төп бизәге. Камырдан ясалган казанда ике сәгать буе вак-вак кисәкләргә туралган сыер һәм сарык ите, бәрәңге, суган һәм шулпа катнашмасы пешә. Әзер зур бәлешне ашау тәртибе бар: башта, түгәрәкләп, аның капкачын кисеп алалар, аны, кунак санынча өлешләргә бүлеп, бәлеш эче белән табынга чыгаралар. Ә аннары, бәлешнең төбен бүлеп, һәр кунак алдына тәмле шулпа тәме сеңгән камыр кисәкләрен куялар.

Пәрәмәч

Татар халык ашларының иң гади һәм халык яратып ашый торган камыр ризыгы. Сыер яки сарык итеннән ясалган һәм вак итеп туралган суган салынган фаршның бер йомарламын камыр эченә салалар һәм, кырыйларын бөтереп, майда кыздыралар.

Бавырсак

Чәй, әйрән, катык янына чыгарыла торган татлы ризык. Татар халкының иң популяр ризыкларыннан саналган бавырсакны он, май һәм йомыркадан әзерлиләр. Каты итеп басылган озынча камыр кисәкләрен чикләвек формасында кисәләр, аннары майда кыздыралар. Бавырсакны табынга салкын килеш, өстенә шикәр оны сибеп чыгаралар.

Өлеш

Бу түгәрәк камыр ризыгы зур бәлешнең кечкенә копиясен хәтерләтә. Ләкин каймак кушып ясалган алтынсу камыр әчендә эче итеп туралган тавык ите, бәрәңге, суган, атланмай һәм тәмләткечләр кушылмасы яшеренгән. Өлештә ит үз суында пешә, шуңа күрә бу камыр ризыгы туклыклы һәм сусыл булуы белән аерылып тора.

Кыстыбый

Эченә бәрәңге измәсе яисә тары боткасы салынган һәм майда кыздырылган камыр җәймәсе — татар халкының Мексикадагы тако һәм Грециядәге гироска җавабы. Кыстыбый (яисә күзикмәк) — татар халкының иң популяр камыр ризыкларының берсе. Соңгы елларда җирле пешекчеләр кыстыбыйны төрлеләндерергә тырышалар. Казандагы кафе һәм рестораннарның менюларында эченә ит котлеты, балык яисә яшелчәләр салынган кыстыбыйларны очратырга мөмкин. Ләкин, безнеңчә, атланмай сөртелгән гади кыстыбыйдан да тәмлерәге юк.

Коймак

Бу гади коймаклар гына түгел, бу — җәй көне талгын гына искән җылы җил, каз мамыгыннан ясалган йомшак мендәр, яраткан дәү әниеңнең җылы куллары, таш мичтә чыжылдап торган майлы таба, кызыл балчыктан ясалган чүлмәктән эчелгән сөттән авыз кырыенда калган «мыек» эзләре сыман. Коймакны хуш исле каен җиләге кайнатмасы һәм куе сөт өсте белән ашасаң, тагын да тәмлерәк. Тәмле булсын!

Талкыш кәләвә

Гасырлар сынавын узган татлы ризык. Талкыш кәләвә рецептын Татар губерниясенә ХIХ гасырда төрек әсирлегеннән Борхан-бабай — Сафиуллиннар нәселенә нигез салучы алып кайта. Ул, шәрык ризыкларын нигез итеп алып, яңа татар милли ризыгы уйлап чыгара. Авызда эри торган татлы баллы җепселләрдән ясалган нәни пирамидалар әзерләү өчен иң авыр булган татар десерты булып санала. Пешерелгән баллы сиропны ул билгеле бер тавыш чыгара башлаганчы һәм төсе көрәннән бодай төсенә күчкәнче сузалар. Аннары бу массаны оннан һәм майдан ясалган әлбә белән әвәлиләр һәм, юка җепселләргә аерылганчы сузып, махсус формаларга тутыралар.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез