Мундиал мирасы. 2018 елгы дөнья футбол чемпионаты Казанга үзеннән истәлеккә нәрсә калдырып китте

Татарстан башкаласы планетаның төп футбол ярышы белән хушлашты: 6 июльдә Казан Арена” стадионында Бразилия белән Бельгия арасында финалның ¼ өлешенә соңгы футбол ярышы үтте. Футбол буенча дөнья чемпионаты әле озак вакыт хәтердән җуелмаячак: ул бөек уенчыларның чемпионлыкка булган өметләрен өзде һәм фаворит булып саналмаган уенчыларны күтәрде, миллионлаган тамашачыны телевизор экраннары каршына җыйды һәм стадионнарда дистә мең җанатарның йөрәген җилкетте. Футбол мундиаленең ярыш рухы Казаннан читкә китсә дә, шәһәрдә аның күпсанлы хатирәләре, истәлекле урыннары кала. Хэзер алар хакында сөйләрбез.

Казан Аренада тамашачылар рекорды

Узган чемпионатның төп объекты - Казан Арена» футбол стадионы. Бөтендөнья җәйге Универсиадага дип җиткерелгән бу стадион Рәсәйдә футбол ярышына әзер иң беренче стадион булды. 2015 елда биредә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2015/16 елгы сезонда футбол буенча Рәсәй Кубогы финал ярышы, ә 2017 елда - Конфедерация Кубогы яршлары узган иде. Мундиаль вактында Казан Арена» 11 милли футбол җыелма командасы һәм футбол буенча алты дөнья чемпионаты матчына шаһит булды. Аларның дүртесе - Франция – Австралия, Иран – Испания, Польша – Колумбия, Көньяк Корея – Германия илләре арасында группа этабында булса, калган икесе - финалның 1/3 һәм ¼ өлешләрендә Франция-Аргентина һәм Бразилия-Бельгия җыелма командалары арасында булды. Стадион газонында Лионель Месси, Неймар, Давид де Хеа, Андрес Иньеста, Томас Мюллер, Хамес Родригес һәм башка танылган футболистлар уйнады.

Казан - иң күп тамашачы җыйган биш хуҗа-шәһәрнең берсе булды. Казан Арена”дагы алты матчны 254 451 кеше карады. Рекордларга килгәндә, Бразилия белән Бельгия, Аргентина һәм Франция, шулай ук Польша белән Колумбия җыелма командалар арасындагы уеннарның һәрберсе 42 873шәр тамашачы җыйды. Иң аз тамашачы исәбе Франция белән Австралия командалары уенына туры килде - 41 279 кеше.


Җанатарлар, фан-фест һәм Фестиваль бульвары

Казан Аренага эләгә алмаганнар, Казан” гаилә үзәге янында FIFA җанатарлар фестивалендә матчларны күзәтеп , күңел ачып тордылар. Ике мәһабәт экранда чемпионат ярышларын күрсәттеләр, сәхнәдә - танылган рәсәй музыкантларынң чыгышлары яңгырап торды, ә хәрәкәт зонасында - кокошник киеп йөгерү ярышы узды. Чемпионат вакытында бу урын, көн саен 25әр мең кеше җыеп торып, көндәшлектә Бауман урамына тигезләште.

Күңел ачу зонасына җиткәнче, җанатарлар мундиальга дип ачылган Фестиваль бульварыннан үтәләр. Бу яңа сквер Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән алып Татмедиа” бинасы буеннан уза. Балаларның күңелләренә таганлы, чәчәкләр һәм агач тумбалар уратып алган пергола хуш килгән булса, олыракларга - бульвар буйлап сибелеп яткан бетон шарлардан төзелгән композиция ошады. Ул шарларга ДЧда катнашкан 32 илнең исеме язылган.

Казан граффити феномены

Футбол мураллары сериясе тарихы Казанда 2017нең июнендә конфедереция Кубогы вакытында башланып киткән иде. Португалия һәм Мексика җыелма командалары матчы алдыннан Казан мэры Илсур Метшин португалия командасы туктаячак Ramada кунакханәсенең (Чернышевский ур. 39) каршында булган шыксыз күренешләргә ризасызлыгын белдерде һәм кыска вакыт эчендә бу хәлне төзәтергә боерды . Шул вакыт Supernova рәссамнары кунакханә алдында торган котельный диварына команда капитаны Криштиану Роналдуның биш метрлык портретын ясап куйдылар. Виртуоз футболчы аны үзенең люкс номеры тәрәзәләреннән караган.

Кунакханәләрне карап йөрү гадәте миңа Универсиадада катнашудан калды. Мин бары тик Роналдуның кайда яшәячәге турында сорадым, бүлмәсенә кердем, ә тәрәзәсеннән шыксыз гына бер гараж куренеп тора иде. Мин Роналдуның Роналдуга күз кысып торуын теләдем. Илсур Метшин, Казан мэры

Шунда ук шәһәр мэры, бер елдан узачак бөтендөнья футбол чемпионатына Аргентина җыелма командасы килсә, планетаның иң яхшы футболчысы исеменә Роналдуның төп көндәше булган Лионель Мессиның да граффитисын ясарга сүз бирде. Нәкъ шулай килеп чыкты да. Финалның 1/8 өлешендә Франциягә каршы торган Роналдуның портеты янәшәсендә алты метрлык Месси сурәте барлыкка килде - Аргентина җыелма командасының төп һөҗүмчесе үзенең көндәше белән бер кунакханәдә урнашкан иде. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, Португалия командасы капитанының граффитисын Мин дүрт гол керттем (ДЧ-2018 вакытында керткән туплар исәбе - Ред.). Кабатлый алырсыңмы, Лео?” дигән язу өстәп яңарттылар.

Бездә дөнья футболы йолдызларын гәүдәләндерер өчен мәйданнар да, урыннар да җитәрлек Илсур Метшин, Казан мэры

Бер атна үтүгә, Мираж” кунакханәсе каршында урнашкан №1нче мәктәпнең диварында (Сул як Болак ур., 14а) өченче граффити барлыкка килде. Бу юлы Казанга финалның ¼ уенында Бельгиягә каршы торырга килгән бразилия футболисты Неймарның сурәте пәйда булды. Ул вакытта инде журналистлар казан граффити каргышы” турында сүз куерталар иде: Португалия җыелма командасы белән Роналду да, Аргентина командасы белән Месси да инде ул вакытка чемпионаттан тцшеп калганнар иде. Язмышмыдыр, ләкин Бразилия командасы да граффитидан соң өенә кайтып китте. Футбол мураллары тәэсирен аңлап алгач, Метшин тиз арада Хорватия җыелма командасының капитаны Луку Модричның да сурәтен ясарга кушты (Рәсәй командасы алар белән финалның ¼ендә уйнарга тиешләр иде). Ләкин граффитины уенга өлгертә алмадылар , һәм - тәкъдирмедер - Рәсәй командасы, ни кызганч, хорватларга җиңелде.

ДЧ вакытында иң популяр булган барлар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез