Фалафель, смузи һәм вега-бургер. Казанның вегетариан йортлары буенча гид

Казанның зур гастрономия картасы теләүчеләр өчен бургерлардан алып Вьетнам фо-босына кадәр барысын да тәкъдим итәргә әзер. Әмма кешеләр элеккечә өчпочмакның альтернатив версиясе яки итне алыштырган фасольле борщ, яисә нохыттан ясалган вегетариан котлетларын капкалап була торган урынны табарга телиләр. Вегетариан ризыгын әзерләп саткан Казан кафе һәм рестораннары турында сөйләрбез.

Vegan Day

Җирле кешеләр тарафыннан күптән яратылып өлгергән бу оешма Иске Татар бистәсе йөрәгендә урнашкан. Ул ике форматта - кафе һәм кибет буларак эшли. Кафеда бананлы смузи, матча чәе, гаспачо, фишбургер, актив булмаган азык чүпрәсе кушылган камырдан вегетариан пиццасына заказ бирергә мөмкин. Моннан тыш, кафеда таныш ашамлыкларның альтернатив версияләрен эшләп чыгарганнар: нори под шубой”, «Цезарь» салаты һәм тофу сырыннан сырниклар. Әмма Vegan Day га килүчеләрнең яртысы бирегә тәлинкәдә яки лавашка төрелгән туклыклы фалафель эзләп килә. Өстәлләр арасында сату өчен товарлар - ярмалар, җиләк-җимеш һәм яшелчә чипслары, арахис пасталары, тофу сырлары, солы һәм кокос сөте, чикләвек, вегетариан казылыгы һәм файдалы баллар салынган киштәләр тора.

Адресы: Ш. Мәрҗани, 18 й.

Эш вакыты: һәр көнне, 9:00 – 21:00

Govindas

Китереп җиткерү сервисы булган Govindas кафесы, Казанда беренче вегетариан оешмасы булып, глютенсыз ризык тарихын башлап җибәрде. Меню махсус рәвештә атнаның һәр көненә бүленде. Аларның һәркайсында салатлар, камыр ашлары, кайнар ризыклар, махсус икмәк тәкъдим ителә. Ашамлыклар арасында: пылау, лазанья, «Карри» шулпасы, лагман, грек пирогы, хачапури, шаурма, томатлы моцарелла һәм спагетти. Төшке аштан соң алкогольсез испан шәраблары, эко-төргәктәге кофе һәм чәй эчеп алырга була. Десертка файдалы тәм-томнар һәм биредә әзерләнгәнгән туңдырма алырга тәкъдим итәләр.

Адресы: Чистай ур., 79

Эш вакыты: Дүшәмбе - Шимбә, 12:00 – 20:00

Green Life

Панорамалы тәрәзәләре булган Green Life кафесы шәһәрнең үзәк урамының җанлы чатында урнашкан. Ул эчендә якынча биш-алты кешене генә сыйдыра, шуңа күрә ризыкны алып чыгып ашау яхшырак. Әмма меню сәламәт яшәү рәвеше тарафдары булган кешеләрнең барлык өметләрен аклый: җиләк һәм чикләвек смузилары, яшелчә һәм ясмык ашлары, фалафель яки тофу белән ролл һәм сэндвичлар, вегетариан бургерлары һәм эспрессо нигезендә кофе эчемлекләре. Ачык кухня булу сәбәпле, һәркем ризыгының әзерләнгәнен күрә һәм, көткән арада, тофу сыры яки соя сөтен алып, алардан авыз итә ала. Аларның зур булмаган ассортименты кассада тәкъдим ителгән.

Адресы: Университет ур., 11/46

Эш вакыты: һәркөнне, 9:00 – 21:00

«Рита в ритме»

«Рита в ритме» Казанда бер ел элек барлыкка килде һәм Казан Федераль Университеты студентларының көндезге ашка килә торган урынына әверелде. Яшел төстәге элмә такта килүчеләрне беренче карашка азык-төлек кибетенә охшаган якты бүлмәгә керергә чакыра: витриналарда порцион аш һәм десертлар, суыткычларда бәяләре язулы эчемлекләр һәм җиләк-җимеш куелган. Бу кафеның алып чыгып ашау форматы белән аңлатыла, ләкин, алай да,берничә өстәл каралган. Менюда вегетариан һәм диетик позицияләр күп - паста, смузи, сэндвич, салат һәм десертларның төрле вариацияләре, шулай ук монда пешерелгән икмәк һәм камыр ашлары бар. Кафеның өстенлекләре арасында шулай ук демократик бәяләр, шәһәр буенча китереп җиткерү һәм һәр порциядә күрсәтелгән калорияләр санын атарга була.

Адресы: Университет ур, 22 й., Гәрәев ур., 108 й., Академик Королёв ур., 47 й.

Эш вакыты: Дүшәмбе - җомга, 8:00 – 21:00, шимбә-якшәмбе, 9:00 – 21:00

«Гирос»

Классик грек ризыкларының берсе - гиросны, шул ук исемдәге зур булмаган кафеда тәкъдим итәләр. Бу урынның популярлыгы тәмле дзадзики соусы һәм туклыклы порцияләре белән аңлатыла. Кафеның менюсы зур түгел, ә вегетарианнар өчен нибары өч позиция бар: вегетариан гиросы, тәлинкәдәге вегетариан гиросы һәм грек салаты. Эчәргә чәй яки кофе алырга мөмкин.

Адрес: ул. Товарищеская ур., 16, Гоголь ур., 21

Эш вакыты: дүшәмбе - шимбә, 11:00 – 23:00, якшәмбе, 11:00 – 21:00

Camorra Pizza e birra 

Питер франшизасы буенча эшләп килүче бу гастрономик оешма лактовегитарианнарга туры киләчәк. Ник дигәндә, аның менюсында кәҗә сыры, кабак һәм анчоуслар белән пиццалар бар. Атнага бер тапкыр бөтен кафелар челтәре «атнаның пиццасын» игълан итә, алар арасында җиләк-җимешле, сырлы һәм диңгез пиццалары булырга мөмкин. Моннан тыш, пиццериядә иртәнге ашлар да бар: тунец балыгы яки моцарелла белән пьядиннар, суда яки сөттә пешкән ботка, җиләкле рикотта ясарга мөмкин. Эчемлекләрдән - классик кахвәләр һәм лимонадлар, берничә крафт сырасы сортлары һәм тагын дистәләгән шешәле төрләре. Боларның барысына да өстәп, кирпеч стеналы итальян стилендәге атмосфера интерьеры, торшерлар һәм татуировка сурәтләре белән сицилия төрмәләре диварларндагы язулар белән сездә онытылмаслык тәэсирләр калдырачак.

Адресы: Кави Нәҗми ур., 5

Эш вакыты: Якшәмбе - пәнҗешәмбе 12:00 – 0:00, җомга - шимбә, 12:00 – 2:00

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез