Казандагы гадәти булмаган кышкы локацияләр буенча юлкүрсәткеч

1 ноябрь 2019

Казан кирмәне, Бауман, Кремль яр буе – бу истәлекле урыннарның барысы да, мөгаен, күреп киләсе мәҗбүри булган урыннар исемлегендә бардыр, әмма Татарстан башкаласындагы кабатланмас урыннар моның белән генә чикләнми. Шәһәрнең яңа яклары ачылачак урыннар турында сөйлибез.

Шугалак, граффити һәм «Черек күл» паркындагы гигант чыршы уенчыгы

Ел саен «Черек күл» паркы халыкның күңел ачу мәйданына әверелә: биредә бәйрәм чыршысы, яктыртулы арт-объектлар һәм зур шугалак барлыкка килә. Башта гирляндалар һәм граффити фонында тылсымлы кадрлар ясагыз, ә аннары җирле каһвәханәдән кайнар эчемлек алып башка локацияләргә барыгыз. Паркта яктыртулы объектлар күп, шул исәптән гигант чыршы уенчыгы. Шулай булгач, яктылык белән эксперимент үткәрергә һәм үз инстаграмыңа гадәти булмаган кадрлар ясарга мөмкин булачак.

Иске Татар бистәсе ягыннан Кабан күле ярбуе

Александров пассажындагы уникаль фасад һәм сыннар

Классика яратучыларга Кремль урамы буйлап йөрергә киңәш итәбез – анда сез XIX гасырның уникаль архитектура һәйкәлен табарсыз. Александров пассажы 1883 елда төзелгән, барокко һәм ренессанс стилендәге бай элементлар белән бизәлгән. Ул вакытта лифт, электр, һава җылыткычы һәм телефоннары булган йорт техник яңалыкларны карарга теләүче җирле халыкта зур кызыксыну уятты. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта бинаның эченә реставрация сәбәпле керергә ярамый, ләкин тышкы фасад, сыннар һәм гөмбәзендәге сәгатьләр белән хозурланырга мөмкин.

Фешин ис. КСУдагы витражлар, лепнина һәм иҗат рухы

Россиянең иң борынгы уку йортларының берсе архитектура һәйкәле булып тора һәм инде менә 122 елдан артык Татарстанның иң яхшы рәссамнарын чыгара. Бинаны махсус студентлар өчен төзегәннәр, шуңа күрә аның эчендәге һәр деталь – витражлы зур тәрәзәләр, уеп эшләнгән бизәкле агач ишекләр, лепнина һәм скульптуралар – илһамландырып, үзенчәлекле атмосфера тудыра. Бирегә килгән һәр кеше рәссамнарны эш вакытында күрә, яңа май буяулары исен тоя һәм үзенең иҗади эзләнүләрен башлый ала. Шунлыктан, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез.

«Черек күл» паркындагы Арт-объект

Яшь туристлар өчен яңартылган «Калейдоскоп» паркы

Әгәр дә сез Казанга балалар белән килгән һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннарын урап узарга өлгергәнсез икән, яңартылган «Калейдоскоп» паркына кермичә китмәгез. Төсле уен мәйданчыгында вакытны яхшы итеп уздыру гына түгел, әкияти персонажлар, бизәкле самолёт һәм яктылык коридоры белән матур фотосурәтләр дә ясап була. Ә кышын монда өстәмә бонуслар барлыкка килә: гадәти булмаган бәйрәм чыршылары һәм йомшак кар. Сүз уңаеннан, паркта wi-fi эшли, шуңа күрә дусларга һәм якыннарга фотоларны шунда ук җибәрергә мөмкин булачак.

Богоявленск соборының чаң манарасы

Макарьев чиркәвендә элеккеге зиннәт калдыклары

Чиркәү элеккеге Адмиралтейство урынында урнашкан һәм барокко чоры дин архитектурасының уникаль үрнәге булып тора. Ул 1712 елда төзелгән, һәм яшәү дәверендә берничә эре реконструкция кичергән, ә хәзер бөтенләй дә тиешле урында файдаланылмый: монда тикшерү изоляторы урнашкан. Шуңа да карамастан, бина матур бизәкле төзелешен, арка тәрәзәләрен һәм үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итә торган ярымколонкаларны саклап калган. Якын арада бинаны торгызырга һәм аңа элеккеге функциясен кайтарырга җыеналар, ә әлегә кирпеч катламаларының бай пластика үрнәкләре һәм оригиналь фасад калдыкларын күрергә мөмкин.

Казанның иң матур панорамаларыннан берсе

Бауман урамы буйлап йөргәндә, Богоявленск соборын күрмичә калып булмый – инде гасырдан артык бу гыйбадәтханә җирле биналар арасыннан горур күтәрелеп тора һәм үзып баручыларны үзенең гадәти булмаган архитектурасы белән таң калдыра. Дөрес, барлык туристлар да соборда шәһәрнең иң матур манзараларына юл ачачак күзәтү мәйданчыгы барлыгын белми. Моннан шәһәрнең халык агылган төп урамы, аның тарихи өлеше һәм Казан Кирмәненең ямьле күренешләре ачыла.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез