Аттракцион шәһәр. Казанда 5 күңел ачу чарасы

Ел әйләнәсе эшли торган күзәтү тәгәрмәче, балалар тимер юлы, аэроторбада очу һәм Татарстан башкаласына килер өчен башка сәбәпләр
Меңьеллык Казан — 1001 ләззәт ягы ул. Тарихи һәм архитектур һәйкәлләргә бай матур һәм җыйнак урамнары һәм телеңне йотарлык тәгамнәре булган шәһәрдә күңел ачу өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Без сезгә вакытыгызны күңелле итеп уздыруның 5 ысулы турында сөйләрбез.

«Казан Ривьерасы»

Европа курортында ял итү өчен, чит илгә китәргә кирәкми — "Казан Ривьерасы«на барып кайту да җитә. Монда Сез гаиләгез яисә яраткан кешегез белән килә аласыз: бу романтик уикенд аның күңеленә хуш киләчәк.

Казансу елгасы буенда урнашкан әлеге кунакханә-күңел ачу комплексында ял итү өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Сез номерлары тәрәзәсеннән ап-ак мәһабәт Кремль күренеп торган 26 катлы отельда туктый аласыз. Шунысын да искәртеп үтик: яшәү бәясенә бушлай аквапаркка һәм СПА-комплекска бару мөмкинлеге да кертелгән. Аквапаркта һәркемнең зәвыгын канәгатьләндерерлек 50 аттракцион эшли. Башны әйләндерерлек виражлары булган таулар экстрим яратучылар күңеленә хуш килер, дулкынлы бассейнда, диңгез шавын тыңлап, дулкыннарда тибрәлергә мөмкин, «Амазонка» аттракционында исә сез, тәнегездәге киеренкелекне бетереп, агым буенча йөзә яисә бассейн аква-барында тәмле коктейль эчә аласыз. Ачык күк астындагы бассейн исә, нинди ел фасылы булуга карамастан, гел эшләп тора — монда хәтта кышын да, тирә якта ап-ак кар ятканда да коенып була. Нәни кунаклар өчен "Ривьера«да су пушкасы, штурвалы һәм шарлавыгы булган пират форты эшли.

 Аквапаркка барып кайтканнан соң ел әйләнәсе эшли торган күзәтү тәгәрмәчендә әйләнергә киңәш итәбез. Аның һәр кабинкасы дөньяның төрле шәһәрләренә: мәсәлән, Париж, Мәскәү, Нью-Йоркка багышланган. Казанга кош очкан югарылыктан карыйсыгыз килсә, «Ривьера» отеленең күзәтү мәйданчыгына менегез. Ашарга "Ривьера"да урнашкан күпләгән рестораннарның берсенә керегез. Менюда — рус, Европа, урта диңгез буе, япон, азиат, татар халык ризыклары.

«Кырлай»

Сез Казанга җәй көне килгәнсез икән, «Кырлай» күңел ачу паркына бармыйча калмагыз. Ул шәһәр үзәгендә, Казан Кремленә каршы ярда урнашкан, шуңа күрә аңа бик җиңел генә автобуста, метрода яисә җәяү барып җитәргә мөмкин.

Паркта төрле яшьтәге кешеләр өчен аттракционнар эшли: балалар утырып йөри торган нәни паровозлардан экстрималь оча торган тәлинкәгә кадәр. Без сезгә күзәтү тәгәрмәчендә әйләнергә киңәш итәбез. Аның иң югары ноктасыннан — 55 метрдан шәһәргә гаҗәеп манзара ачыла. Баш әйләндергеч атракционнардан тыш паркта кафе һәм сувенирлар сата торган сәүдә нокталары эшли. Җәй көне "Кырлай"да тормыш кайнап тора: монда еш кына концертлар һәм шәһәр фестивальләре оештырыла.

«Ветролёт»

Парашют белән сикерәсегез килә, ләкин кыюлыгыгыз җитеп бетмиме? Алайса көчегезне «Вертолёт» аэродинамик торбасында сынап карагыз. Ул — маҗаралы тренажёр аттракцион. Бу аттракционга кергән кеше үзен җир өстеннән очып йөргән кебек хис итә. Һәм иң мөһиме — монда бер дә куркыныч түгел: аэроторбада профессиональ инструктор күзәтүе астында, махсус комбинезон һәм шлем киеп очалар. Бу аттракционда сез, һичшиксез, яңа тәэсирләр һәм ирекле төшү хисеннән гаҗәеп драйв алырсыз.

«Внебопарк» батут паркы

Мәскәү урамында урнашкан бу батут паркында туйганчы сикерергә, үрмәләп йөрергә һәм рәхәтләнеп мәтәлчек атынырга мөмкин. «Внебопарк» берничә зонадан: төрле формадагы һәм төрле зурлыктагы 60 батуттан, скалодром, төбенә поролон түшәлгән чокырдан һәм баулар шәһәрчегеннән тора. Тәҗрибәле инструкторлар Сезгә, көлкегә калмас өчен, батутта ничек сикерә башларга кирәклекне күрсәтерләр, тәнегезне язарга булышырлар һәм иминлек буенча инструктаж үткәрерләр. Нинди дә булса сикерүнең техникасын өйрәнәсегез килсә, шәхси тренер ярдәменнән файдаланыгыз. Ә актив ялдан соң өченче катта урнашкан «Внебобар» кафесына кереп ашап чыгыгыз. Менюда — дүрт төрле хот-дог, чизкейк, чәй, каһвә һәм сөтле коктейльләр.

Балалар тимер юлы

Тагын бер кызыклы күңел ачу урыны Казаннан читтә — Залесный посёлогы һәм Юдино бистәсендәге Изумрудное күле арасында урнашкан.

Балалар тимер юлы — гади күңел ачу чарасы гына түгел, тимер юл эшенә өйрәтә торган махсус мәктәп тә ул. Поездлар ел буе йөри, ә аларда эшләүчеләр зурлардан һәм балалардан тора. Тимер юлның ике станциясе («Яшьләр», «Изумрудная») һәм берничә минутка туктап тору өчен ике тукталыш платформасы («Спорт», «Каенлык») бар. Станцияләргә килеп җиткәч, поезд кыска тукталыш ясый, бу вакыт эчендә, вагоннан чыгып, урманның матурлыгына сокланырга, ә «Изумрудная» станциясендә исә искиткеч матур күл буенда йөрергә яисә комлыкта кызынырга да мөмкин.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез