Кама Тамагында нәрсә эшләп була? Татарстанның иң ямьле районы буйлап күзәтү ясарбыз

Кама Тамагы районы үзенең идел пейзажлары, балыклы урыннары һәм табигый байлыклары белән танылган. Шуңа күрә дә ул җирле халыкта актив ял итү урыны буларак бик популяр. Биредә нәрсә генә эшләп булмый: Юрьев мәгарәсенә төшү дисеңме, Лобач тавының үренә менү дисеңме, Император питомнигы” буйлап яки һава шарында сәяхәт кылумы... Кыскасы, бу ялларда ук республиканың көньяк өлешенә экспедиция белән барырга киңәш итәбез.

Казаннан Кама Тамагы районына сузылган юл Төньяк Европаның көньяк ярбуена баруны хәтерләтә. Артта - күперләр, Татарстанның ике баш елгасы, километрлаган электр чыбыклары, чуар агач йортлар һәм каклаган каз, алма һәм помидор сатып торган исәпсез чатырлар кала. Печән төргәкләре сибелеп яткан йомшак калкулыклар һәм алтын төстәге бодай кырларын Юрьев таулары һәм Шишка тавы алыштыра. Алар - әйтерсең, диңгезсыман киң, горур һәм үзсүзле Кама елгасының ярымачык капкалары.

Ничек барып җитәргә була

Кама Тамагы Казаннан 100 км ераклыкта урнашкан. Бирегә, билгеле, су буйлап килү иң кулае: иге-чиге күренмәгән Идел елгасы буйлап 1,5 сәгатьлек круиз - эссе көндә моннан да рәхәт нәрсә булырга мөмкинме?! Җәйге сезонда Казан елга портыннан көн саен Болгарга метеор»лар йөри (җәдвален биредә карарга мөмкин). Тик шуны искәртергә кирәк: билетларны бары көнендә генә һәм порт кассаларында гына алырга мөмкин (Кама Тамагына урыннар саны бик аз), ә бу билеттан коры калырга мөмкин дигән сүз. Мондый очракта, кичекмәстән тимер юл вокзалы янында урнашкан Волга” кунакханәсе янына барырга киңәш итәбез. Моннан йөрүче №529нчы автобус сезне Кама Тамагына 2,5 сәгать эчендә илтеп куя. Билет бәясе - 250 сум.Таксига килгәндә, бер якка юл бәясе 2000 сумнар тирәсе була һәм бер сәгатьләп вакыт ала.

Кама Тамагы - шулай ук үз машинаңда сәяхәт итәр өчен бер дигән урын. Тик аның биек утыртмалы булуы шарт: кайбер локацияләргә бары тик авыл юлыннан гына барып була, хәтта юлсыз урыннардан да узарга туры киләчәк.

Кайда туктарга?

Кама Тамагында тукталачак урыннарның иң популяр булганы - Камский трофей” йокы урыны. 1939 елда төзелгән бу бина былтырга кадәр ташландык иде. Хәзер яңартылган комплекс эчендә унлап номер (уртак бүлмәләрдән алып люкска кадәр), каминлы зал һәм лобби-бар бар. Янәшәсендә ресторан эшли; аның менюсында - поши ите белән җылы салат, чуртан балыгы белән Цезарь”, кабан дуңгызы ите белән Карбонара” салаты, киек итеннән гуляш-аш. «Камский трофей» яр буенда тора, һәм моннан Кама елгасына бик матур күренеш ачыла. Таң каршылау һәм кояш баешын күзәтү өчен кунакханә артындагы өсте каплаулы ятак - бер дигән урын! Җәй көне Трофей»да өреп кабартылган матраслар, сапсерфлар, көймә һәм велосипедлар, кыш көне исә - тюбинг, чаңгы, тимераяк һәм аэроботлар алып тору мөмкинлеге бар. Ресепшнда Лобач тавына, Юрҗев мәгарәсенә, Болгарга, Зөягә экскурсиягә, шулай ук яхта, катер яки һава шарында сәяхәткә заказ биреп була.  

Кама Тамагы районына еш кына балык тотарга дип киләләр. Ялларын балык тотып уздырырга теләүчеләр өчен кирәк-яракны арендага алу һәм Камага хәтле трансфер мөмкинлеге каралган «Прекрасновидово», «Клевое местечко», «Рыболовный рай», «Три берега», «Камские просторы», «Идель» ял базалары эшләп килә.

Нәрсә карарга?

Кама Тамагы

Беренче карашка Кама Тамагы район үзәге - шәһәр тибындагы гади бистә. Андыйлар Рәсәйдә меңәрләгән: чәчәк клумбалары әйләндереп алган җыйнак кына администрация бинасы, көндәлек әйберләр сата торган бер-ике кибете, һәм сокландыргыч провинцияль музейлары бар. Соңгыларында, гадәттә, тарихи яктан бик кыйммәтле булмаса да, һәр экспонатка бик зур әһәмият бирәләр. Ләкин бирегә нәкъ менә табигате өчен килергә кирәк! Иделнең нәкъ географик уртасында урашкан Кама Тамагы; Каманың Иделгә койган бу җирендә - әйтерсең, син кискен яр сызыклары һәм маринистик пейзажлары булган Португалиянең атлантик ярбуенда торасың.

Заманында Богородск исемен йөрткән бу бистәнең бөтен тормышы бу ике бөек елга тирәсендә корыла. Кама Тамагында яшәүчеләрнең күп өлеше - апрель аенда китеп ноябрьдә әйләнеп кайтучы елга хуҗалыгы эшчеләре. Хәтта Сабантуй урынына да биредә июньнең беренче якшәмбесендә Инешче көнен билгеләп үтәләр. Бистәдә калган башка осталар, докка кергән судноларны төзәтәләр. Җирле халык һәм кунаклар арасында киң таралган һөнәр - ул да булса - балыкчылык. Биредә ел саен уха фестивале һәм балык тоту буенча чемпионат уза.


Кама Тамагына ял көннәрендә бару сәбәпләре яхшы билгеле. Юрьев мәгарәсе - табигать һәйкәле генә түгел, ул әле эчендә йөрергә рөхсәт ителгән бердәнбер, шулай ук - «Скалы бабуинов»тан алып «Замка ужасов»ка кадәр - күп «бүлмәләре» булган уникаль мәгарә. Аның күләме - 13000 куб метр, озынлыгы - бер километрдан аз гына артыграк, ләкин ишелгән булуы аркасында спелеология сөючеләренә аның яртысы гына ачык. Мәгарәгә төшкәндә үзегез белән берәр белгән кешенең озата баруын киңәш итәбез. Экспедициягә ныклап әзерләнегез: пычрануы кызганыч булмаган иске җылы кием (җәй көнендә дә монда температура +8дән артмый) һәм таймаячак, уңайлы аяк киеме киегез, башыгызга фонарь элегез һәм чебен-черкигә каршы саклану чарасын күрегез. Шуны да истә тотыгыз: мәгарәгә төшкәндә дә, менгәндә дә текә сукмаклардан узарга кирәк булачак. Якында гына иделбуе альпинистлары яратып өлгергән текә тау сөзәге - скалодром да бар.

Районның символы һәм иң биек ноктасы- Лобач тавы. Биредә Идел көньякка кискен борылыш ясый һәм үзенең суларын Әстерханга һәм Каспий диңгезенә алып китә. Кайбер мәгълүматка караганда, 1870 елда Илья Репин монда үзенең танылган Бурлаки на Волге” рәсеменең эскизларын төшергән, ди. Узган елны диңгез дәрәҗәсеннән 100 метрлы биеклектә урнашкан күзәтү майданчыгына маякны хәтерләтә торган күрсәткеч куйдылар. Аның тармаклары Идел һәм Кама елгаларына ишарәли. Күзәтү мәйданы янындагы биләмәләрне чатырлы ял сөючеләр бик үз иткәннәр икән. Җирле халык сүзләренә караганда, ял көннәрендә бирегә якын да килеп булмый, ди. Хәер, анысы әллә ни сәер дә түгел: мондагы күренешләр - һуш китәрлек.

Кама Тамагындагы музейларга да керсәгез - үкенмәссез. Туган як музеенда сезгә районның табигате һәм сәнәгате, Кама Тамагының Максим Горький белән бәйләнеше, шулай ук космонавт Юрий Гагарин һәм Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның кайда ял иткәннәре турында сөйләячәкләр, ә янәшәдәге агач буралы өйдә урнашкан күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин музеенда аның шәхси әйберләрен, кулъязмаларын һәм театраль реквизитларын күрсәтәчәкләр.

Сөйки

Сөйки аксакаллары бу авыл халкының ирек сөючән булуы, беркайчан яллы хезмәткә кермичә, бөтен көчләрен үз хуҗалыкларына багышлаулары турында сөйлиләр. Коллективизациягә хәтле биредә күп уртакул эшчеләре, яхшы йортлар, һөнәрчелек остаханәләре һәм шул исәпкә механик төре дә кергән 25 тегермән була.

Сөйкидә, Кукмарадагы кебек үк, киез итек басу белән шөгыльләнгәннәр, ләкин хәзер ул үткәндә калды инде.

Казан урамыннан ерак түгел Троица Живоначальная чиркәве тора. Аның урынында баштан 1813 елда җирле чиркәү мәхәлләсе акчасына төзелгән агач чиркәү салынган була. Хәзер ул кызганыч хәлдә. Аның оригиналь бизәлеше турында бары тик элеккеге лепнина фрагментлары гына сөйли. Чаң манарасы 1930-нчы елларда җимерелә, шул вакытта ук гөмбәзен дә кырнайтмакчы булганнар, ләкин ул бу басымга чыдаган. Җирле халык сүзенә караганда, чиркәүгә кул сузган кешеләр тиз арада дөньядан киткәннәр, ди. 1990 елларда биредә склад һәм остаханәләр эшләгән, ә 1998 елда аның янәшәсендә гыйбадәтханә җиткергәннәр: нәрсә дисәң дә, чиркәүне тулысынча торгызу - бик чыгымлы эш. Ләкин Сөйки халкы биредә төп бина яңартылып эшли башлар дигән ышаныч белән яши. Чиркәү янындагы агачлар артында Кара күл яшеренгән. Риваятьләргә караганда, аның берничә тапкыр төнлә суының бөтенләй юкка чыкканы бар икән.

Сөйкигә хәтле барып, аның күзәтү мәйданчыгын күрмичә кайту - зур хата. Ул бик ямьле тау битендә урнашкан. Биредән Куйбышев сусаклагычының сулары камап алган Сөйки (Мордва) тауларының матур күренешләре дә ачыла. Шулай ук, Сөйкинең «Гранд Каньон»ына да барып кайтырга була - Болгар кичүенә хәтле юл салганнан калган рельеф тирәнлекләрен җирле халык шулай атый.  

Теньки и Антоновка

Авылның 360 га урынын «Император питомнигы» алып тора. 2009 елдан бирле анда эрбет агачыннан алып карагай агачына хәтле күп санлы затлы ылыслы агач төрләрен үрчетәләр. Аның зәңгәрсу чыршылары мәскәүнең Зарядье” паркында, ә юкәләре - Казанның төп зур юллары буйлап шаулап үсәләр. Араларнда юкә, шомырт, тупыл, сирень, маньчжур чикләвеге , Миндовский талы булган агачларны 100ләгән кеше карый. Алдан сөйләшү буенча, алар питомник буйлап экскурсия дә уздыра алалар. Күңелгә яткан агачларны сатып алырга да була.  

Татар зональ тәҗрибә станциясе поселогында штукатуркасы коелган ике катлы ак кирпеч бина - борынгылыкны яратучылар өчен табыш. Бу князь Гагариннарның утар сарае - Татарстанның мәдәни мирас объекты һәм XIX гасыр архитектура һәйкәле. Гагариннар Иделдә беренче бакча хуҗалары буларак билгеле. Алма, чия һәм грушаларны аңа Европадан китергәннәр. Кенәзләр артыннан бакчачылык белән җирле халык мавыккан: шулкадәр күп ки, ике гасыр элек алар Казаннан Ульяновскига кадәр миллионнан артык агач утыртканнар. Ләкин аномаль салкыннардан соң 1979 елда Гагариннар бакчасы һәлак була. Башта 1850 елларда классицизм стилендә төзелгән бинаны торак йорт буларак кулланганнар. Гражданнар сугышыннан соң, 1932 елга кадәр монда «Садвинтрест» совхозы идарәсе хезмәткәрләре эшләгән. Аннан соң бирегә Татар җиләк-җимеш станциясен күчерделәр, ул алманың Идел буе сортларын үрчеткән. Аларның берсе Теньковский дип аталган. Хәзерге вакытта утарда ирекле йөрү мөмкин түгел, ләкин, әйтергә кирәк, биредә - агрохимимя китаплары стеллажыннан алып фотолабораториягә кадәр - бөтен совет мохите сакланган.

Антоновка авылы ике табигый объект белән дан тота. Җирле халык яраткан Шишка тавыннан Камага бик матур күренеш ачыла. Аннан төньякка таба ике километр ераклыкта - текә ярлары булган Антонов чокырлары. Иделгә җитәрәк бу калкулык кисәк кенә өзелә һәм тау рельефы хасил итә. 1997 елда биредә үсемлек һәм хайваннарның сирәк төрләрен саклап калу өчен бер үк исемдәге табигать заказнигы төзегәннәр. Антоновкадагы тагын бер чокыр - Немец чокыры: анда Бөек Ватан сугышы вакытында җирле колхозда эшләгән хәрби әсирләрне күмәләр. Зират бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Бортаслар

Иделнең биек ярында XVI йөздә агачтан салынган ап-ак бина - Христосның Раштуа чиркәве. 1778 елда җирле сәүдәгәр, аны таш мәчеткә үзгәртеп, чиркәүне төзекләндерергә керешә. Соңгы барокко стилендәге ике яруслы чаң манарасы булган чиркәү эчке яктан яхшырак сакланган: 2011 елда җирле халык чиркәүне үз көчләре белән торгызган. Бу чиркәүнең XVI гасырга караган агач гөмбәзен бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда күрергә була.

Ярга якынрак килсәгез сез Пан тауларын күрерсез. 1890 елда восстание вакытында аның землянкаларында сөрелгән поляк офицерлары яшәгән. Җирле халык сөйләвенчә, 1960 нчы еллар уртасында анда савыт-саба һәм башка кирәк-ярак табарга мөмкин булган, әмма бүген землянкалар инде җимерелгән. Таулардан ерак түгел Польша зираты урнашкан.


Объектларның картасы:

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез