Наше приложение покажет самые интересные кафе и музеи и даст скидку до 25%

Скидки в кафе и музеях Казани

cкачать приложение

Казанның иң фотогеник (фотода аеруча уңышлы чыга торган) урыннары буенча юлкүрсәткеч

Хәтта иң кечкенә сәяхәт тә фотографияләрсез узмый: тәэсирләреңне якыннарың һәм дусларың белән уртаклашу, эшнең кызган чагында фотосурәтләреңне карап алу, социаль челтәрләрдә лайклар җыю – болар барысы да сәяхәтнең аерылгысыз өлеше. Казанга сәяхәт итәр алдыннан фотоаппарат яки смартфон камерасы белән коралланыгыз һәм әле меңләгән турист аяк басмаган урыннарга барыгыз. Яңа юлкүрсәткечтә без Казанның фотога төшерү өчен иң уңышлы урыннары турында сөйләрбез, анда һәркем онытылмас фотосурәтләр ясый алыр.

Иске татар бистәсе

Казанга килеп, аның иң колоритлы урыннарын күрмичә китү җинаятькә тиң. Шуңа күрә 1552 елда оешкан һәм чит диндәге яулап алучыларга буйсынырга теләмәгән татарлар яшәгән Иске Татар бистәсенә юл тотыгыз. Биредә шәһәр агач төзелеш сәнгатенең төп объектлары тупланган: бизәкле йөзлекләр һәм татар буралары фонында матур фотосурәтләр ясарга, ә 12 борынгы искиткеч гүзәл мәчетләр янында берничә портрет фоторәсеме ясарга мөмкин.

Кайда урнашкан: Каюм Насыйри урамы

Бөкре күпер

Казансуның иске үзәне өстенә сузылган 65 метр озынлыктагы тимер-бетон корылма җирле халык арасында зур ихтыяҗ уятмый, бу аны туристлар өчен тагын да кызыклырак һәм матуррак итә. Әгәр дә сезнең постапокалипсис рухындагы гадәти булмаган фотосурәтләр төшерәсегез килсә, сезгә тәгаен монда килергә кирәк. Күперне 20 гасыр башында төзегәннәр, ләкин җитешсезлекләр аркасында бу күпер транспорт йөрү өчен яраксыз дип табылган. Хәзер күпер янына күп кеше килми, әмма бу мәһабәт корылма, тирә-якта хөкем сөргән тынлык һәм кайдадыр еракта күренеп торган завод торбалары үзләрен фотога төшерергә чакырып торалар сыман. Тимер юлга таба бераз алга үтсәгез, шәһәр панорамасын да сурәтли алырсыз.

Кайда урнашкан: Иовлев урамы/Елга урамы

169 нчы йөк транспорты детальләре заводының элеккеге тулай торагы

Бишбалта бистәсендәге Бөкре күпердән ерак түгел 20–30 нчы еллар совет архитектурасының иң якты һәйкәлләренең берсе тора. Конструктизм стилендә башкарылган тулай торак озын коридорлары, иске баскычлары һәм балконнары белән җәлеп итә. Биредә коммуналь рух белән сугарылган сәнгатьле фотографияләр төшереп була. Сез шәһәр тормышының бертөрлелегеннән туйгансыз һәм гадәти булмаган тойгылар кичерергә телисез икән, 1930 нчы еллардагы гадәти Казан корылмаларының ишегалларына күз салыгыз. Бишбалта бистәсе буйлап йөргәндә, иске дары заводына һәм Зилант Успенье монастырена игътибар итегез.

Кайда урнашкан: Кече Мәскәү урамы, 30 йорт

Алафузов фабрикасы 

Казанның иске урамнары буйлап уңышлы кадр эзләп йөргәндә, Алафузов фабрикасы турында онытмагыз. Казанның Киров районындагы сәүдәгәр Алафузовның элекке җитен эрләү фабрикасы урынында урнашкан заманча лофт-киңлек шулай атала. Биредә төрле чаралар үткәрелә һәм бөтен шәһәрдән иҗади кешеләр җыела.

Пространство яшьләрне җәлеп итү һәм аларның сәләтләрен сәнгатьнең төрле өлкәләрендә реализацияләү өчен булдырылды. Шуңа күрә монда кабатланмас арт-проектларны, иҗади мәйданчыкларны һәм фабриканың өлешчә төзекләндерелгән стеналарын очратырга мөмкин. Монда атмосфералары фоторәсемнәр ясау өчен килеп, сез үзегезгә рәхәт һәм файдалы шөгыль табарсыз һәм баштанаяк шәһәрнең иҗади тормышына чумарсыз.

Кайда урнашкан: Гладилов урамы, 55 йорт

Эш вакыты: Дүш. – Якш.: 9:00 – 22:00

Bazzar бары 

Күптән түгел Казандагы тарихи урамнарның берсендә Bazzar дип аталган модага туры килгән, шәһәр клубларын яңа дәрәҗәгә күтәрә торган төнге бар ачылды. Төнге тормышка чумып, неон утларында ясалган зәвыклы фоторәсемнәр иясе буласың килсә, монда кил. Бар хуҗалары тарафыннан уйлап табылган уникаль дизайн неон алтакталар, яктылык диодлары, формалар һәм текстуралар кушылмасы, шулай ук детальләр: келәмле ап-ак ванна, рәт-рәт итеп тезелгән берничә ретро-телевизор беркемне дә битараф калдырмас. Исегездә тотыгыз: барга кергәндә, катгый дресс-код каралган.

Кайда урнашкан: Профсоюз урамы, 26 йорт

 

Горький паркында Казансуга төшү юлы

Горький паркы табигать сөючеләр өчен кызыклы булыр. Сез монда озын аллеяләрне, биек агачлар арасыннан төшү һәм менү сукмакларын, кешедән курыкмый торган, кулга ияләшкән тиеннәрне, җырлый торган” фонтаннарны очратырсыз. Подлужная урамына төшсәгез, сез Казансуның уң ярын күрә алырсыз. Шәһәр һәм урман пейзажларының берлеге бигрәк тә көз көне таң калдыра. Монда сез табигать матурлыгына соклана, Европа манерасында шәһәр почмагы фонында классик портретлар ясый алырсыз.

Кайда урнашкан: Подлужная урамы

КФУ ботаника бакчасы

Елның теләсә кайсы вакытында Казан Федераль университеты каршындагы ботаника бакчасына барып, үсемлекләр патшалыгында зур булмаган фотосессия үткәрергә мөмкин. Бакча Казанның Совет районында урнашкан һәм үз эченә оранжереяны һәм дендрарийны ала. Елның иң салкын вакытында да биредә чәчәк атучы үсемлекләрнең меңнәрчә төрен очратып була. Куе яшеллек яки чәчәккә күмелгә үсемлекләр арасында фотога төшү, шулай ук бу патшалыкның теге яки бу төрләре турында лекцияләр Татарстан башкаласына сәяхәтегезне төрлеләндерер.

Кайда урнашкан: Кремль урамы, 18 йорт

Николай Киселевның керем йорты

Лядской бакчасы каршында тагын бер архитектура һәйкәле урнашкан. Ветеринария табибы һәм химия производстволары хуҗасы Николай Киселевның керем йорты 1910 елда төзелә. Корылма модерн стилендә башкарылган. Хәзер ул мәдәни мирас һәйкәле булып тора һәм, кызганычка каршы, аның эченә керү тыелган. Ләкин бинаның фасадында да бик күп кызыклы детальләр бар: ул калку бизәкләр белән бизәлгән, бу аны һәйкәл генә түгел, үзенчәлекле фотографияләр ясау өчен якты фон да итә. Модерны яратучыларга бу бина янына һичшиксез барырга кирәк.

Кайда урнашкан: Мөштәри урамы, 20 йорт

 

Йокы районнары стрит-арты (урам сәнгате)

Без сезгә шәһәр үзәген генә түгел, Казанның туристлар арасында билгеле булмаган истәлекле урыннарын да карарга тәкъдим итәбез. Абсалямов урамындагы Etam Cru һәм Morik&Aber граффитисы сезне профессиональ стрит-артның гаҗәеп дөньясына алып керер һәм якты фотографияләр ясау өчен мәйданчык булыр. Бөтен йорт биеклегендәге күпкатлы панель йортлар һәм якты фантазияле иллюстрацияләр кушылмасы сезгә яхшы кадрлар һәм күтәренке кәеф бүләк итәр. Күрше Бондаренко урамы буйлап йөрергә һәм Туринлы итальян рәссамы Pixel Pancho эшен карарга киңәш итәбез.

Кайда урнашкан: Әбсәләмов урамы, 23, 27 йортлар, Бондаренко урамы, 20 йорт

Ленин бакчасы

Черек күлдән бераз гына ераграк, КФУ бинасы янында пөхтә генә Ленин бакчасы урнашкан. Җәенке юкәләр һәм имәннәр, фонтан тирәли сузылган тар аллеялар һәм эскәмияләр – болар барысы да гаҗәеп романтик кәеф тудыра. Әвәләп ясалган амурлар белән бизәлгән фонтан – Казандагы инкыйлабка кадәр ясалган фонтаннарның иң борынгысы. Җәй көне яшеллек һәм кояш нурларында уйнаган су портретлар өчен гаҗәеп тукыма тудыра, яз көне бакча алмагач һәм сирень чәчәкләренә күмелә, ә кыш һәм көз көне ярымбуш аллеялар аеруча матур күренә. Бакчада тиеннәрне очратырга мөмкин, ә КФУның совет конструктивизмы стилендә башкарылган реставрацияләнгән баскычына аерым игътибар бирергә кирәк.

Кайда урнашкан: Лобачевский урамында

Казан Кремле

Казанга килеп, Кремльне күрмичә китәргә ярамый. Ул, риваятьләр буенча, җир асты патшалыгын саклап, ут белән сулаучы Зилант яшәгән тау башында тора. Бүген биредә республика Президенты резиденциясе, административ биналар һәм 150 мең кв. метр мәйданлы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы урнашкан. 2000 елда бу архитектура һәм тарих һәйкәле ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлегенә кертелә. Казан Кремле комплексы – X–XVI йөзләрдәге борынгы шәһәрлек, таш-кирпеч кремль һәм XVI–XVIII йөзләрдәге сигез манарадан торган оборона корылмалары һәм XVI–XIX гасыр башка архитектура корылмалары җыелмасы. Монголларга кадәрге чорда Казан Кремле Идел Болгарының төньяк чигендә хәрби-сәүдә җирлеге вазыйфасын үти. ХIII гасырның икенче яртысыннан XV йөзнең беренче яртысына кадәр Кремль Алтын Урда составындагы Казан ханлыгының үзәгенә әверелә.

1552 елда Казан ханлыгы рус патшасы Явыз Иван тарафыннан басып алынгач, ул Россия дәүләтенең административ һәм хәрби үзәкләренең берсенә әверелә.

Кабан күле яр буе

Риваять буенча төбендә хан хәзинәләре яткан Кабан күленең яр буе – фотога төшерү һәм җәяү йөрү өчен иң бик уңышлы урыннарның берсе. Күлне Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры һәм Сәлимҗанов урамнары ягыннан әйләндереп алган променад талгын гына яр буенда йөрүчеләрне әле су өстеннән күтәрә, әле туп-туры аңа таба китерә. Күперчекләрдә һәм пирста таң атканын һәм кояш баеганын карап була, иске өянке астындагы төнлә яктыртылган кызыл тумбаларда (алар төнгә яктыртыла) Иске Татар бистәсенең панорамасына сокланып һәм күләгәдә ял итеп утыру рәхәт, ә балалар мәйданчыгында уен формасында гидромеханика турында белем алу күңелле. Кабан буенда утыртылган 12,5 мең үсемлек һәм агач декоратив вазыйфа гына башкармый, һаваны да чистарта.

«Казан» гаилә үзәге

Бу яңа истәлекле урын Казандагы иң популяр ЗАГС кына түгел, шәп фотолар ясар өчен уңайлы күзәтү мәйданчыгы һәм шәһәр символы да. 32 метр биеклеккә күтәрелү өчен, баскыч буйлап җиденче катка менәргә туры киләчәк. «Казан» күзәтү мәйданчыгының ике биеклеге бар: аскы өлештә тәрәзәләрнең чүкеп ясалган рәшәткәләре фонында фотога төшәргә, ә өстән Казан Кремле панорамасын, Кремль яр буен, «Миллениум» күперен, «Казан Ривьерасы»н һәм заманча Казан архитектурасын – «Магеллан» һәм «Берег» торак комплексларын күреп була.

Богоявление соборы манарасы

Бер гасырдан да элегрәк төзелгән һәм 1873 елда бөек рус опера җырчысы Фёдор Шаляпинны чукындыру урыны булган Богоявление соборы манарасы ике миллион кирпечтән корылган. XX гасыр башында биредә гыйбадәтханә ачыла, ләкин 1930 нчы елларда аны һәм собордагы күзәтү мәйданчыгын ябалар. Манара берничә ел элек кынә торгызыла. Богоявление соборы манарасы – Казан үзәгендәге иң биек биналарның берсе. Шуңа күрә 74 метр биеклектән искиткеч шәһәр панорамасы: Кремльгә, Бауман һәм Петербург урамнары, цирк, Казан федераль университеты, Петропавел соборына һ.б. истәлекле урыннарга гаҗәеп күренеш ачыла.

Кремль яр буе

Кремль яр буе – Казанның яңа истәлекле урыны, шәһәр халкының ял итү һәм шәһәрдә йөрү өчен иң матур һәм яраткан урыннарының берсе. Төзекләндерелгән яр буе зонасы Казан Кремле диварларыннан «Казан» милли мәдәни үзәгенә кадәр сузыла. Яр буе ике зонага бүленгән: җәяүлеләр өлеше һәм велосипедларда, роликлар һәм лонгбордларда йөрү өчен киңлек. Җәй көне аларны яр буенда прокатка алып торырга мөмкин. Кыш көне исә велозона Европадагы иң озын шугалакка, ә яр буе Кыш Бабай һәм тылсымлы эльфлар яшәгән әкияти шәһәрчеккә әверелә. Кремль яр буеннан көннең һәм елның теләсә нинди вакытында Кремльгә, «Казан» гаилә үзәге, Игенчеләр сараена гаҗәеп күренеш ачыла. Монда һәрвакыт ниндидер чара үткәрелә: яр буе ел дәвамында җирле дизайнерларның ярминкәләрен, спорт ярышларын, биюләр буенча мастер-классларны һ.б. ларны кабул итә. Спорт сөючеләр өчен воркаут-мәйданчык эшли. Ә йөри-йөри, ашыйсыгыз килә башласа, Кремль яр буендагы Love Story, La Famiglia, Mio, «Чирэм», «Пирs» и «Бахча» кебек рестораннарның берсенә рәхим итегез.

Игенчеләр сарае

Игенчеләр сарае – шәһәрдәге иң монументаль һәм билгеле төзелмәләрнең берсе. Бу бинада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан. Сарай”да классицизм һәм ампир элементлары булган берничә архитектур стиль үрелә, ә фотога төшү өчен төп объект булып бронзадан ясалган 20 метр биеклектәге агач санала, ул әйтерсең лә бина аша үсеп чыга һәм уңдырышлылыкны символлаштыра. Иң матур фотоларны исә кич белән, Игенчеләр сарае яшел һәм ак утлар белән яктыртылган вакытта ясап була.

 

«Әкият» курчак театры

Петербург җәяүле урамы ахырында урнашкан әкияти замок – «Әкият» балалар курчак театры инде ул. Биредә рус һәм татар телләрендә спектакльләр куела, шулай ук театр территориясендә даими рәвештә төрле фестивальләр һ.б. чаралар уздырыла. Кышын ул балалар көн дә уйный ала торган бозлы шәһәрчеккә әверелә, ә җәй көне үзендә рәсем сәнгате фестивальләрен, чәчәк күргәзмәләре һәм башка массакүләм чараларны кабул итә. Әкияти замок фонында яисә тылсымлы галәмнең якты интерьерларында фотога төшү мәсьәләсен сезгә хәл итәсе кала, ләкин шунысы мәгълүм: сурәтләр һичшиксез якты һәм гаҗәеп матур булачак.


Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез