Биеклек. Казанның күзәтү мәйданчыклары буенча гид

Шәһәрне аның архитектур доминантасының иң югары ноктасыннан күзәтү - хәтта тәҗрибәле туристларның яраткан шөгыльләренең берсе. Шәһәр шавы һәм җәяүлеләр өере кайдадыр аста эреп югалалар, ә сез - чиксез биеклектә, мавыктыргыч манзаралар белән икәүдән-икәү генә. Хәзер без сезгә Казанның җиде күзәтү мәйданчыгы турында сөйләрбез.

Богоявленский соборның чаң манарасы

50000
сум

Богоявленский соборның чаң манарасы төзелешенә бу кадәр акча тотылган

Ярты гасырдан артык тарихы булган Богоявленский соборының чаң манарасында 1873 елны бөек рус опера җырчысы Федор Шаляпин чукындырылган булган. Бу бинаның төзелешенә 2 миллион данә кирпеч тотыла. XX гасыр башында биредә бу гыйбадәт йортын төзеткән казан меценаты һәм сәүдәгәр Иван Кривоносовның илаһи яклаучысы Иоанн Предтечи гыйбадәтханәсе ачылган. 1930 елларда бу соборны күзәтү площадкасы белән берлектә япканнар иде – аны бары тик берничә елдан гына торгыза алдылар.

Богоявленский соборның чаң манарасы – Казанның иң биек биналарыннан берсе. Шуна күрә 74 метр биеклегеннән бер дигән манзара ачыла: Кремль, Бауман һәм Петербург җәяүле урамнары, цирк, Казан Дәүләт Университеты, Петропавлов соборы һәм башка истәлекле урыннар.   

Эш вакыты: көн саен 10.00–19.00 (12.00–13.00 төшке аш)

Билет бәясе 100 сум. Билет сатудан җыелган акчалар XX гасырда югалган чаңнарны сатып алуга тотылачак.

«Кырлай» күңел ачу паркындагы кузәтү тәгәрмәче

Шәһәрнең панорам фотоларының аерылгысыз объекты Казансу елгасының уң ягында урнашкан. Бирегә кич белән килү отышлы: кояш баешы вакытында Казан аерым гүзәллеккә күмелә. 40 кабинаның һәрберсе алтышар кеше сыйдыра. Гәрчә алар оргтәрәзә белән капланган булса да (керү һәм чыгу урыннарыннан кала), бу берничек тә 55 метр биеклектә йомшак иделбуе җиле белән ләззәтләнергә комачау итми. 8 минут эчендә Тәгәрмәч тулы бер әйләнеш ясый. Шул вакыт эчендә сез Казан Кирмәнен, аңа илтә торган Ленин дамбасын, Казан” гаилә үзәген, Игенчеләр сараен, Кремль елгабуен, цирк бинасын һәм шәһәрнең үзәк елгасының тип-тигез су өслеген күрә алачаксыз.    

Эш вакыты: 11.00–23.00 (сезон апрель ахырында ачылып сентябрьдә ябыла)

Билет бәясе: 180 сум

«Казан» гаилә үзәге

Казанның яңа истәлекле урыннарыннан берсе һәм 2013 елдан башлап - яңа шәһәр символына әйләнгән «Казан» гаилә үзәге – Казанның иң яратылган ГАТБ (ЗАГС) генә түгел, ул шулай ук күзәтү мәйданчыкларының берсе дә. 32 метр биеклеккә күтәрелер өчен баскычтан 7нче катка менәргә кирәк. Гаилә үзәгененң күзәтү мәйданчгы 2 каттан тора: астагысында – бизәкләп эшләнгән тимер тәрәзә рәшәткәләре фонында фотога төшәргә, өстәгесеннән Казан Кирмәненең манзарасын, Кирмән ярбуен, Миллениум» күперен, Ривьера” күңел ачу паркын һәм заманча архитектура үрнәкләре булган Магеллан» һәм Берег» торак комплексларын күрергә мөмкин.

Эш вакыты: сишәмбе 10.00-18.00, чәршәмбе – шимбә 10.00–19.00, якшәмбе 11.00–19.00

Билет бәясе – 100 сум

Казан «Ривьерасы»

Шәһәрнең баш курорт зонасы Казанны 65 метр биеклектән күзәтергә чакыра. Биредә, Казансу елгасы буенда Вокруг света” күзәтү тәгәрмәче тора. 36 кабинаның һәрберсе берәр дөньякүләм эре шәһәргә багышланган: тыштан аның истәлекле урыннары сурәтләнгән булса, эчтән - илнең популяр музыкасы яңгырый. Барысы бергә алар дөнья халыкларынң бердәмлегенә ишарә итә. Кассада бинокль һәм селфи-таякны арендага алырга була. Казан манзарасын шампан шәрабы белән күзәтергә теләүчеләр өчен махсус шартлар - кабинаны ике кешегә ике әйләнә ясарлык итеп арендалау каралган (2200 сум).

Эш вакыты: 9.00-0.00

Билет бәясе: эш көннәрендә 18.00га кадәр - 290 сум, 18.00 дан соң, ял һәм бәйрәм көннәрендә - 390 сум

Казанны башка ягыннан күрүнең тагын бер ысулы - Ривьера” кунакханәсенең 25нче катына менү. 100 метр биеклектән Казан Кирмәненең һәм Миллениум” күперенең таңкалдыргыч манзарасы ачыла.

Эш вакыты: көн әйләнәсендә (килер алдыннан +7 (843) 511-21-21 телефон буенча шалтыратып мәйданчкның бушмы-түгелме икәнен белешергә киңәш итәбез)

Билет бәясе: 150 сум

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез