Бароккодан алып конструктивизмга кадәр. Казанның архитектур стильләре буенча гид

Казан кунаклары шуны искәртә: тарихи төзелешкә карата сак мөнәсәбәт булуга карамастан, Казан архитектурасының берничә «йөз»е бар: өч километр радиусында сез берьюлы барокко, совмод һәм классицизмны очрата аласыз. Шәһәрнең иң таралган һәм күзгә ташланган архитектур стильләре турында сөйләрбез.

Барокко

  • Апанай мәчете
  • Петропавлов соборы

Петропавлов соборы

Риваятькә караганда, сәүдәгәр Михляев бу таш соборны Петр патша анарда үзенең 50 яшьлек туган көнен билгеләп үткәч салдырган. Бу храм комплексы Петр һәм Павел апостоллары хөрмәтенә салынган һәм нарышкин бароккосы стилендә ясалган. Ул шәһәр архитектурасы арасында күзгә ташлана торган детальләре - шакмаклы гөмбәзе, аны уратып алган таш йөзем чыбыклары һәм башка үсемлек элементлары - белән аерылып тора. 1742 елдан алып 1842 елга кадәр собор биш тапкыр янды, ә 1950 елдан бирле ул планетарий булып тора. 1989 елдан башлап аның ишекләре янәдән ачык.

Адресы: Муса Җәлил ур., 21

Апанай мәчете 

Казанда берече тапкыр таш мәчет салдыруны Бөек Екатерина үзе рөхсәт иткән иде: 1773 елга кадәр үк Россия Империясендә мәчет төзү катгый тыелган булган. Аны төзеткән сәүдәгәрләр исемен йөрткән бу мәчет үзендә мәскәү” бароккосы һәм татар декоратив элементларын туплаган. Аның башка исемнәре дә бар - Байлар мәчете”, «Тау тишeге» (калкулыклы рельеф һәм җимерелүче ярның якын булуына бәйле рәвештә кушылган).

1872 елда мигъмар П.И.Романов проекты буенча, мәчеткә төньяктан ике этажлы өстәмә бина кушыла, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. Ә ун ел үткәч - таш койма һәм бер этажлы лавка да төзелә. Вакыт үтү белән, мәчет манарасы, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. Бинаны төзекләндереп, элеккеге мәчет хәленә 2011 елда гына кайтаралар.

Адресы: Каюм Насыйри ур., 27

Классицизм

  • Казан ратушасы
  • Кунак сарае

Кунак сарае 

Кунак сарае электән үк мөһим шәһәр объекты булып тора иде: биредә татар базары урнашкан була. 1797 елда бина тулысынча диярлек яна, аны яңадан төзетәләр, тик бу юлы - таштан. 20 ел үткәч - тагын бер янгын чыга. Кунак сараенда шәһәрдәге беренче музей ачыла: моның өчен архитекторлар тәрәзә санын арттырып, эклектик чатыр өстәп төзеделәр. Ә Совет чорында тагын ике кат өстәп, торак йорт салдылар. Нәтиҗәдә, классицизмга бинаның үзәк өлешендә ТРның Милли музеена кергән җирдә генә карап була.

Адресы: Кремль ур., 2

Казан ратушасы

Дворяннар җыены бинасын (Хәзер - Казан ратушасы) 1854 елгы зур янгыннан соң төзеделәр. Архитектор Коринфский аны рус классицизмының шедевры итеп күзаллаган булган, ләкин проектка итальян палаццо детальләрен дә өстәгәннәр.

Дворяннар җыены бинасының төп горурлыгы - 800 кешелек баллар залы, кунак бүлмәләре һәм мәһабәт тәрәзәләр. Биредә концертлар, хәйрия чаралары, төрле танылган шагыйрь һәм музкантларның - шул исәптән Скрябин, Рахманинов, Шаляпин, Маяковский һәм Бурлюкның - чыгышлары үтә торган булган. XX йөздә бинаны иҗтимагый эшләргә багышладлар: баштан биредән СССРның барлыкка килүе турында игълан иттеләр, аннан - госпиталь һәм Офицерлар йорты иттеләр. Дворяннар җыенын 1996 елда гына шәһәр милке исәбенә кайтардылар, шул вакыттан алып ике катлы йорт урынында эчендә асылмалы түшәмнәре һәм фин тәрәзә пыялалары булган дүрт катлы купшы бина тора.

Адресы: Карл Маркс ур., 33й.

Модерн

  • Варвара Дружинина йорты
  • Чернояровский пассаж

Чернояровский пассаж

Бу модерн һәйкәленең нигезташында биредә XIX гасырга хәтле торган ике йорт ята. Шуңа күрә дә инде бу бинаның фасады ассиметрик күренә. Төрле вакытта монда тулай торак, гастроном һәм Казандагы беренче китап кибете булган Букинист” универмагы урнашкан булган. Хәзер аларның урыннарын шоурум бүлмәсе, берничә кафе һәм милли кухня лавкасы алып тора. Элек бу бинаның баскычы һәм тимер балконы бар иде, ләкин хәзер аларның төгәл кайда урнашкан булуларын әйтергә кыен. Фасадта күп кенә кызыклы детальләр сакланган: мәсәлән, казан архитектураснда бик сирәк очрый торган картуш һәм фламинго бизәкләре.

Адресы: Кремль ур., 21 й.

Варвара Дружинина йорты

Узган гасырның агач архитектура һәйкәле булып саналган Варвара Дружининаның агач йорты арт-нуво стилендә төзелгән. Аның башыннан берничә янгын үткән, бер хуҗадан икенче хуҗаның кулына күчкән, ләкин әле ике генә ел элек өлешчә төзекләндерелү бәхетенә ирешкән”. Варвара Дружинина - танылган казан сәүдәгәренең хатыны, 1900-нче елларда биредә яшәгән. Ул Кытайдагы мондый төр биналарга охшатып биредә чәй йорты” төзеткән. Йортның төп үзенчәлеге булып аның сирәк очрый торган модерн стилендәге агач корылма булуында. Киләчәктә монда казан осталарының кечкенә сувенир лавкасы һәм чәйханә булыр дип көтелә.

Адресы: Зоя Космодемьянская ур., 2 й.

Эклектика

  • Шамил йорты

Шамил йорты

1863 елда Юнусов мәйданында Ибраһим Апаков исемле мактаулы сәүдәгәр өчен купшы бер йорт җиткерәләр. Соңрак ул аны үзенең кызына туй бүләге ясап бүләк итә. Бу ике катлы квадрат бина үзенең күренеше белән аерылып тора: күккә күтәрелгән каланчалары һәм кадак кебек манара очлары белән уртагасыр ныгытмасын хәтерләтә. Фасад балконнар, тәрәзәле ярмтүгәрәк чыгынтылар белән баетылган.

Адресы: Габдулла Тукай ур., 74 й.

Кекин йорты

Леонид Кекин Казан губерниясендә иң яхшы кирпеч җитештерүче булып танылган иде. Шуңадыр, аның йорты инде 110 елдан артык үз урынында тора. Хуҗаның үзенең беркайчан да бу бинада яшәгәне булмаган икән: анардаг квартиралар арендага бирелеп торган, ә астагы катларда төрле оешмалар ачылып торган. Техник һәм материалҗ яктан ул XX гасырда иң заманча бина саналган. Шуңа күрә ан күрер өчен генә дә күп кеше килә иде. Йорт ике урам киселешендә урнашкан, ә аның һәрбер дивары балконнар саны һәм урнашу рәвеше белән, шулай ук вак декоратив элементлар белән янәшәдәгесеннән аерылып тора. Бинада готик эшкәртмәдәге модерн һәм мавритан стилҗләре берләшкән. Йортның эчке өйалды өлешендә почмаклы уртагасыр ныгытмаларындагы каланчаларны хәтерләткән эркер тора.

Адресы: Галактионов ур., 7 й.

Псевдорус стиле

  • Богоявленск соборы чаң манарасы
  • Фешин ис. КХУның төп бинасы

Богоявленск соборы чаң манарасы

Казандагы иң биек чаң манарасын XIX-XX гасырларда элеккеге кечкенә бер сазлык урынында төзегәннәр. Авторы язылган сызым югалган булган, һәм, тарихчылар, бу бина проектының кем булуы турында хәзергәчә бәхәс йөртәләр. Богоявленск соборының чаң манарасы - Бауман исемендәге җәяүле урамының төп истәлекле урыны булып тора. Аның биеклеге төрле бәяләүләр буенча 72 метрга кадәр җитә, бөтен декоратив элементлары кирпечтән XX гасыр башы борынгы рус мотивлары катнашмасына салынган, ә югары яруслар кокошниклар белән бизәлгән.

Адресы: Бауман ур., 78 й. 2 к.

Фешин ис. КХУның төп бинасы

Бу иркен бинаны рәсәй архитекторы Карл Мюфке махсус сынлы сәнгатҗ мәктәбе өчен төзегән булган. Аның тышкы эшләнмәләрендә ул вакытның иң алдынгы чималлары кулланылган, ә карнизларны палитра һәм буяу пумаласы рәвешендәге фризлар белән бизәгәннәр. Төрле дәвердә Фешин ис. КХУ бүлмәләреннән танылган рус шагыйре Давид Бурлюк, татар сынчысы Бакый Урманче йөргән. Быел бу бинада Kursiv яңа мәдәният заманча фестивале узды. Аның кысаларында кино күрсәтү, арт-инсталляцияләр һәм төрле кичәләр үтте.

Адресы: Карл Маркс ур., 70 й.

Конструктивизм

  • Йөк детальләре заводының тулай торагы
  • Мергасов йорты

Мергасов йорты

Черек күл” паркыннан ерак түгел генә урнашкан бу биш катлы корылма конструктивизмның иң танылган үрнәкләреннән берсе булып тора. Хәзерге вакытта Мергасов йорты бик кызганыч хәлдә, ләкин аның Дзержинский урамына караган баскычы күпләрнең яраткан фотосессия урыны булып кала бирә.

Мергасов йортында берничә буынның танылган кешеләре яшәгән. Алар арсында татар язучылары Абдулла Алиш, Кави Нәҗми һ.б. Угол” театраль лабораториясе бу йортта яшәгән кешеләрнең хикәяләренә нигезләнеп тулы бер спектакль дә әзерләгән.

Адресы: Дзержинский ур., 18/19 й.

Йөк детальләре заводының тулай торагы

Бер тапкыр гына булса да Бишбалта бистәсе буйлап йөреп, аның үзенчәлекле архитектурасын караган кеше кызыл йолдызлы йортны күрмичә калмый. Вертолет заводы һәм янгын сүндерү бүлекчәсе урнашкан бина арасында бер тулай торак бар. Анда хәзергә чаклы үзләренең җыйнак коммуналь бүлмәләренә ияләшкән кешеләр яши.  

Тулай торак Кече-Мәскәү һәм Бишбалта урамнарының киселешендә урнашкан. Һәм аның болай урнашуы өй башында торган почмаклы манаралы аерым композиция төзи: манарадан уң һәм сул якка L хәрефе рәвешендә бинаның ике симметрик канаты” сузылып китә. Ерактан бина сырлы-сырлы булып күренә, чөнки кирпеч сызыклар бу өйне катларга бүлеп, күперсыман рәвештәге ачык балконнарга илтә.

Адресы: Кече-Мәскәү ур., 30 й.

 

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез