Иксез-чиксез күктән су тирәнлекләренә кадәр. Татарстанда актив ял яратучыларга нәрсә белән шөгыльләнергә була?

Башлангыч экстремалларга киңәшләр

Актив ялның иң гади төрләренең берсе – бау паркларына бару. Казанда андыйлар өчәү – Тау-Әмәт паркында, Fun24 күңел ачу үзәгендә һәм Горький исемендәге ял паркында. Аларның һәрберсендә сезгә иминиятләштерү системасын бирәчәкләр, инструктаж уздырачаклар һәм маршрутны үтү вакытында юл да күрсәтәчәкләр. Биредә үзеңне цирк артисты итеп күзаллап аркан буйлап 3 тәгәрмәчле велосипедларда да, Форт Боярд” уенчылары сыман чайкалып торган бау баскычларыннан һәм пират ятьмәләре буйлап та йөреп була.

Кояш белән су сөючеләргә

Вейкбординг

Үзендә су чаңгысы слаломы, акробатика һәм сикерү элементларын туплаган экстремаль спорт төре

Вейкбординг – җәй челләсендә бер дигән рәхәтләнеп сафланып чыгу чарасы. Казанның Аккош күлендәге ProVoda вейк-паркында кирәкле барлык инвентарьны алып торырга  һәм үзеңне 10 минутлык кыска сетларда сынап карарга була. Әгәр сезнең вейкбордингта инде тәҗрибәгез бар икән, сез көнлек абонементларны ук ала аласыз. Шулай ук монда әзерлекләре төрлечә булган укучылар өчен өч көнлек теория һәм практика интенсивлары да уздырыла.

Тагын бер вейк-парк Әлмәтнең шәһәр пляжына якын җирдә урнашкан. Ул иң заманча техника белән җиһазландырылган, шуңа күрә монда хәтта кыш көне шуып була, һәм, әйтергә кирәк, бу гади сноубордтан экстремальрәк.


Бөтен нәрсәне берьюлы эләктереп калырга яратучылар

Зөя утрау-шәһәрчеге - бик матур нарат урманы һәм башка ямьле күренешләр ачыла торган ел әйләнәсе эшләүче курорт-шәһәрчек. Ул Зөя елгасыннан ерак түгел, Югары Ослан районында урнашкан. Кышын биредә тау чаңгылары һәм сноубордларда кар көртләре ерып йөрсәләр, җәй көннәрендә гольф уйныйлар. Монда ук барлык кирәк-яракларны да арендага бирү һәм инструктор хезмәтеннән дә файдалану мөмкинлеге каралган. Балалар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган - алар өчен тюбинглар һәм махсус балалар бүлмәсе бар. Зөя калкулыклары – озак вакытлы яллар өчен бер дигән урын. Курорт шәһәре җирлегендә төрле дәрәҗәдәге бүлмәләр белән кунакханәләр, җайлы һәм җыйнак альп өйләре, ресторан, кафе һәм велнес-үзәкләр бар.

Хайван сөючеләргә

Казан ипподромында инструктор белән бер дәрес алу мөмкинлеге белән беррәттән, мәктәптә махсус әзерлек үтү мөмкинлеге дә бар. Бу атлар белән беренче очрашуда ук аларның матур ялларына һәм нәзәкатьле адым атлауларына мөкиббән китәсең. Май аеннан алып октябрь аена кадәр ат чабышларын килеп карарга була, ә җомга көннәрендә сәг.13.00 ел дәвамында биредә ярышлар уза.

Моннан кала Казан ипподромы территориясендә «Батырхан» республика көрәш клубы, «Энигма» футбол манежы һәм «Чыңгызхан» спорт клубы эшләп килә. Соңгысында пейнтбол уйнар өчен өч мәйданчык бар: икесе – стандарт кабартылган яшеренү җайланмалары белән, һәм берсе – агач өйләр, дотлар һәм чын автомобильләр белән.

Куркусызлар өчен

Югары тизлек һәм югары адреналин шәһәр урамнарына туры килми. Алай дисәң, KazanRing автодромындагы ярыш трассасын махсус трек-көннәрендә шәхси яки биредәге автомобильдә сынап карап була. Вакыйгалар исемлегендә төрле дәрәҗәдәге картинг, авто- һәм мотоузышлар буенча чемпионатлар, внедорожниклар катнашында ярышлар бар. Автодромда үз көчләрен профессионаллар гына түгел, башлангыч шумахерлар да сыный ала.

Гади романтиклар өчен

Республиканың Үзәк аэроклубында Татарстан күген парашют яки хәтта самолет белән иңләргә мөмкин. Ул ике – Казаннан 35 һәм 100 км. ераклыкта урнашкан Куркачи” һәм Балтач” аэродромнары нигезендә эшли.

Куркачи” аэродромында Як-52 самолетында очышлар үткәрергә һәм 900 метр биеклектән парашют белән үзлектән яки профессиональ җитәкче белән сикерергә була. Ирекле төшү вакытында булган хис-тойгылар тагын сикерергә илһамландыра, дип әйтәләр сикерүчеләр. Балтач” аэродромында исә планерда да очышлар үткәрәләр. Икесенең мәйданында да кунакханәләр белән пикник урыннары бар.

Суыкканлылар өчен

Берсенә күк йөзе кызык булса, икенчесенә – су асты кызык. Казаннан ерак түгел – Зәңгәр күлдә су астында гизәргә була. 18 метрлык тирәнлеге булган кышын да суы катмый торган Зәңгәр күл экстремаль спорт төрләре өчен аеруча туры килә. Анда чуму җәй көне генә дә гаҗәп, чөнки суның температурасы 3–7 градуслар тирәсе генә.

Биредә дайвинг башкару өчен тәҗрибәле инстуктор һәм гидрокостюм булуы шарт. Ә коенып чыгарга гына теләүчеләр өчен бернинди чикләүләр юк – теләсә кайсы көнне дә килергә мөмкин.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез