Мәгарәдән туңмый торган күлгә кадәр. Казаннан ерак булмаган 8 урын

5 июнь 2018
Казан буйлап йөреп ардыгызмы һәм татар ашларының бөтенесеннән дә авыз иттегезме әле? Яңа урыннарны барып карарга вакыт җитте! Россиянең иң яшь шәһәре, 200 еллык штольнялар яисә Татарстан Лох-Нессы: Татарстан башкаласыннан 100 километрдан ары булмаган ераклыктагы сигез гаҗәеп урын турында сөйлибез

Автор — Visit Tatarstan

Свияжск

58 км
Казаннан 58 километр ераклыкта

Пушкин үзенең «Сказка о царе Салтане» әсәрендә дан җырлаган, Иван Грозный берничә мәртәбә Казанны алырга омтылып караганнан соң төзеткән утрау-шәһәр. Урта гасырлар Русе атмосферасын күреп тоясыгыз килсә, шунда барыгыз. Свияжск архитектурасы ул — XVI гасырда кадаксыз төзелгән чиркәүләр, 3 метр калынлыктагы таш диварлы корылмалар. Монда атта йөрергә мөмкин, халык бәйрәмнәре һәм рыцарьлар көрәше уздырыла. Утрау музейлары утрау-шәһәрнең Гражданнар һәм Ватан сугышлары чоры турында сөйләр, ул сугышларда җирле халыкның 70 % ы һәлак булган. Музейларда урта гасырлар көнкүреше дә чагылдырыла. Хәер, тарихка сәяхәт — Свияжск утравын күреп китүнең бердәнбер максаты түгел. Утрау-шәһәр Иделдә урнашкан, ә бу — Татарстан табигатен күреп хозурлану мөмкинлеге дә дигән сүз.

Раифа

30 км
Казаннан 30 километр ераклыкта

Ярты сәгатьтән сез Раифа монастыренда. Монда рухи азык аласың: храм территориясендә экскурсияләр уздырыла. Ә җылы көннәрдә исә төнбоеклы күл тирәсендә ял итеп, шунда йөргән мәчеләрне күзәтергә мөмкин. Әлеге изге урыннан ерак түгел Идел-Кама тыюлыгының дендрарие урнашкан. 21,5 га мәйданда йөзьеллык агачлар һәм куаклар үсә, ә сукмаклардан керпеләр һәм башка урман җәнлекләре йөгереп уза. Һәр үсемлек алдына аның исеме һәм утыртылган вакыты язылган такта куелган. Тыюлык табигате белән тирәнрәк танышасыгыз килсә, экскурсовод алып, бөтен дендрарийны йөреп чыгарга киңәш итәбез.

Кара Күл

108 км
108 километр ераклыкта

Татарстанның үз Лох-Нессы бар, ул — Биектау районындагы Кара Күл. Карст токымнары булу сәбәпле, аның суы каралган, күл төбендә яшәүче «су үгезе» турындагы риваять тә шуннан килеп чыккан. Борынгылар сөйләвенчә, ул җан иясе су өстенә еш чыга торган була, ләкин берәү дә аның кыяфәтен исендә калдыра алмаган. Мифлар һәм риваятьләргә ышанучан кешеләргә әлеге күлнең искиткеч матур табигате һичшиксез ошар.

Юрьев мәгарәсе

107 км
Казаннан 107 километр ераклыкта

Республиканың көньягындагы Кама Тамагы — чын мәгънәсендә табигый хәзинә ул: иксез-чиксез су өслеге күпгасырлык мәгарәләр яшеренгән биек кыяларны әйләндереп алган. Мәгарәләрнең иң күренеклесе — Юрьев мәгарәсе. Анда экскурсияләр уздырыла — озатып йөрүче мәгарәгә төшү урынын дөрес сайларга, таш лабиринтларда адашмаска ярдәм итәр. Шунда ук каскалар, фонарьлар һәм перчаткалар бирелә. Искерәк киемнән бару яхшырак, чөнки киемнең известьле тау токымнарына буялып пычрануы ихтимал.

«Кама диңгезе» пляжы

66 км
Казаннан 66 километр ераклыкта

Кама — Татарстанда ике төп елганың (Иделдән кала) берсе. Аның агым юлы бик киң, шунлыктан, су өслеге, күк гөмбәзе белән тоташкандай, диңгезне хәтерләтә. Узган елның көзендә Лаешта пляж ачтылар, һәм аны «Кама диңгезе» дип атадылар да. Ком-ташлы яр буен тактадан салынган юл кисеп үтә, юл буйлап маяк, коткару вышкалары, чишенү, юыну кабиналары тезелеп китә, баткан агач көймә борыны күренә. Ерак та түгел сәхнә һәм амфитеатр урнашкан. «Кама диңгезе» фотога төшү өчен бик кулай урын: 177 метрлы аксыл фирәзә өскорма фонында һәркемнең фотога төшәсе килер.

Югары Ослан

50 км
Казаннан 50 километр ераклыкта

Казанга карап тора торган әлеге авылга су транспорты белән бару уңайрак та, күңеллерәк тә: җәй көне «Метеор»лар, кыш көне һава мендәрле суднолар йөреп тора. 15 минуттан сез агач йортлы тар урамнарда йөри, Никола-Илья гыйбадәтханәсенә соклана һәм Идел һавасын сулый аласыз. Һичшиксез, Соколка тавындагы күзәтү мәйданчыгына менегез, монда Казан шәһәренең искиткеч панорамасы ачыла.

Зәңгәр күлләр

15 км
Казаннан 15 километр ераклыкта

Фирәзә төсендәге сулы салкын (суның температурасы ел дәвамында 3–7 градустан артмый) күлләр янына коенып чыгарга да, матур фотолар ясарга теләүчеләр дә бик теләп килә. Җир асты чыганакларыннан өч сулык туклана, аларның төбендә тозлы ләм ята — суга төс бирүче дә ул. Тирә-якта яшәүчеләр Зәңгә күлгә чумып кына чыгалар яки юыналар гына, күп белергә теләүчеләр исә дайверлар белән төбенә үк төшеп менәләр. Шәһәрнең шау-шуы урман аръягында кала: монда сез табигать кочагында.

Иннополис

36,5 км
Казаннан 36,5 километр ераклыкта

Россиянең иң яшь шәһәре урман-кырлар, Идел һәм Зөя елгалары кочагында урнашкан. 2015 елда ачылган Иннополис футуристик булып күренә, ләкин шул ук вакытта ул табигатькә дә яраклаштырылган. Шәһәрнең мастер-планын Cингапурның RSP Architects компаниясе, ә биналар проектларын Казан архитекторлары эшләгән. Иннополис университетының салмак линияләре табигать ландшафтын хәтерләтеп, тирә-юньнең рельефын кабатлый, ап-ак спорт комплексы проектында математик логика принциплары кулланылган, торак йортларның йөзе бинар кодны, ә А. С. Попов исемендәге «боҗраландырылган» технопарк табигать системасын чагылдыра.

Шәһәрдә экскурсияләр уздырыла. Кунакчыл Иннополис кунакларга тору урыны, туклану һәм таныштыру — күңел ачу программаларын үз эченә алган тур тәкъдим итә. Мөстәкыйль сәяхәтчеләр өчен «Инногид» эшли. Мобиль кушымта шәһәр белән танышырга ярдәм итәчәк һәм Иннополисның иң кызыклы урыннарын күрсәтәчәк.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез