Пейзаж, ярминкәләр һәм хәрби үткәннәр. 1000-еллык Алабуга буенча гид.

Бутлеровның ватаны белән сокланып, республикабызның табигате белән хозурланганнан соң, Кама ярындагы җыйнак кына сәүдә шәһәре Алабугага юл тотыгыз. Бу шәһәр белән Емельян Пугачев, кеше миен өйрәнгән галим Владимир Бехтерев, пейзажист Иван Шишкин, шулай ук XIX гасырда биредә яшәгән миллионерлар - Стахеев, Ушков, Гирбасов кебек һәм башка исемнәр бәйле. Алабуга бүгенге көнгә кадәр, меңләгән кешеләрнең язмышына йогынты ясаган фаҗигале һәм шатлыклы вакыйгаларны хәтерендә саклап,ерак үткәннәргә маяк булып кала бирә.

Ничек барып җитәргә?

Алабуга - туристик яктан алга киткән шәһәр, шуңа күрә турга заказ бирү елның теләсә кайсы вакытында да авырлык тудырмаячак. Ялгыз туристлар өчен бирегә килүнең мондый ысуллары бар: җәй көне - су буйлап, ә калган вакытта - Алабугада тукталыш ясаган Яр Чаллы шәһәренә йөрүче автобусларда . 7 (855) 299-99-91 номеры буенча диспетчердан автобусларның кайсы вакытта йөрүен белешеп була. Билет 450 сум тора. BlaBlaCar сервисында машина йөртүчеләр, кагыйдә буларак, шулай ук Яр Чаллыга кадәр баралар, һәм Алабугага сорау буенча гына тукталалар. Мондый сәфәрнең бәясе 350 сумга якын. Шулай ук Алабугага таксида барып җитәргә мөмкин. Татарстан масштабларында Алабугага якын юл булмаса, анда 3 сәгатькә якын барырга туры киләчәк (205 км). Соңгы вариант - якынча 2000 сумга төшәчәк такси.

Кайда туктарга?

Blackberry мини-отеле

8 номерлы кечерәк кенә кунакханә Алабуганың тарихи үзәгендә - барлык төп истәлекле урыннар һәм музейлар белән бер урамда урнашкан. Ул борынгы сәүдәгәрләр бинасында урнашкан, шуңа күрә бүлмәләр зур түгел,ә түшәмнәр - биек. Шуңа да карамастан, номерлар уңайлы, һәм - феннан башлап бәдрәф әсбапларына кадәр - барлык кирәк-ярак тәэмин ителгән. Номер бәясенә иртәнге аш кертелгән, персонал инглизчә аралаша ала, ә аның территориясендә зур булмаган парковка бар. Яшәү бәяләре - 2 000 нән алып 3 000 сумга кадәр.

Адресы: Казан ур., 30 й.

Телефон: +7 (927) 040-48-08 

«Шишкин» кунакханә-ресторан комплексы

«Шишкин» шулай ук шәһәрнең үзәк өлешендә, туристик-мәгълүмат үзәгеннән юл аркылы гына урнашкан. Кунакларга бәяләре бер төнгә 900 дән алып 2700 сумга кадәр булган 5 төрле дәрәҗәдәге номерлар тәкъдим ителә. Гадәти кунакханә хезмәтләреннән тыш, кунакларга рус, украин һәм татар кухнясы белән ресторан, матурлык салоны һәм сауна, швед өстәле һәм хәтта теш табибы хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Территориядә шулай ук парковка һәм бар бар. 

Адресы: Говоров ур., 4 й.

Телефон: +7 (855) 577-54-73

Алабугада нәрсә карарга?

Бу музейларны бер көндә генә карап чыгарга өлгермисең

Алабугада - күп вакыйгалар кичергән, дистәләгән атаклы шагыйрь һәм рәссамнар, сәүдәгәрләрне үстереп, дөньяга таныткан шәһәр. Шул сәбәпле, Алабуганың тарихи үзәгендә 16 музей һәм күргәзмә комплексы эшли. Шәһәр тарихы музее сәүдәгәр А.Ф. Николаев йортында урнашкан һәм үз эченә музей, тере почмак һәм интерактив остаханәләрне ала. Алты күргәзмә залында Алабуганың, ландшафт формалашканнан алып (моннан 10 000 ел элек) безнең көннәргә кадәр булган тарихын белергә мөмкин. 

Яхшы уйланып төзелгән боҗра маршруты ярдәмендә экскурсоводлар Алабуганың барлык тарихи этаплары турында эзлекле рәвештә сөйли ала. Төп зал - XVI гасыр вакытларының интерактив күргәзмәсе, анда җеп эрләгечләр, килеләр, болгар кызларына хас бизәнү әйберләре, хезмәт кораллары һәм башка экспонатлар тәкъдим ителгән, ә зур экранда - ике яшүсмернең Алабугадагы маҗаралары турында махсус рәвештә ясалган мультфильм күрсәтәләр. Казанның социалистик көнкүреш музееның филиалы да шул бинада урнашкан. Анда уенчыклар, көнкүреш предметлары һәм XX гасыр ахыры-XXI гасыр башына караган истәлекле әйберләр тәкъдим ителгән. Музейда шулай ук балаларның да күңелләренә хуш киләчәк интерактив остаханәләр эшли: биредә балчык белән эшләү күнекмәләрен чарларга, курчак тегәргә, каен тузын матур бер рәсемгә әйләндерергә һәм боларның барысын да сувенир рәвешендә алып китәргә мөмкин. Шунда ук бизәнү әйберләре, магнитлар һәм зур булмаган истәлекле бүләкләр сатып алырга була.

Шәһәр тарихы музее

Надежда Дурова музей-утары XIX гасыр уртасында 30 ел дәвамында Алабугада яшәгән беренче хатын-кыз-офицерга багышлана. Аның атасы хәрби кеше була һәм бу хәл булачак сугышчы-хатын-кызның язмышын билгели. Ул вакытта хатын-кызларга хәрби хезмәткә бару тыелган иде һәм ул, ир кеше булып кыланып, атлы-поляк полкы сафларына керде. Соңрак ул Аурупада Наполеонга каршы сугышларда, 1812 елгы Ватан һәм Бородинск сугышларында катнашкан. Император Александр I аның ялганын белгән булса да, батырлыгы өчен көмеш Георгий тәресен бирмичә калалмаган. Надежда үзе моның өстенә язучы да булган - музейда аның Пушкин белән язышкан хатлары һәм «Записки кавалерист-девицы» романнарының беренче басмалары саклана. Бу һәм башка күп кенә китапларны музейда сатып алырга мөмкин.

Язмышмыдыр, Алабуга белән шагыйрь Марина Цветаеваның исеме мәңгегә бәйле. Ул бирегә 1941 елда 16 яшьлек улы белән эвакуациягә килә. Аларны Бродельщиковлар гаиләсенә урнаштыралар. Һәм анда бер атналап яшәгәч, ул үз иреге тормыштан киткән. Хәтер йортында Цветаева яшәгән 1940 нчы еллар йорты торышы экспозициясе тәкъдим ителгән. Шагыйрәнең бүлмәсендәге төп экспонат - алъяпкыч кесәсеннән инде үлгәннән соң алынган язма китапчыгы һәм үлем алды язмалары. Алар пыяла савыт астында саклана. Күрше йортта исә, Марина Цветаеваның әдәби музее урнашкан. Экспозиция шагыйрәнең тулы тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Биредә Цветаеваның үзе тормышта чакта дөнья күргән басмалары, шәхси әйберләре, туганнары белән төшкән фотосурәтләре, хәтта тукыма кисәгенә төреп куелган чәч бөтеркәсе дә урын алган.

  • Надежда Дурова музей-йорты
  • М. Цветаева хәтер йорты

Эмигрант

Здесь, меж вами: домами, деньгами, дымами 
Дамами, Думами, 
Не слюбившись с вами, не сбившись с вами, 
Неким — 
Шуманом пронося под полой весну: 
Выше! из виду! 
Соловьиным тремоло на весу — 
Некий — избранный.

Боязливейший, ибо взяв на дыб — 
Ноги лижете! 
Заблудившийся между грыж и глыб 
Бог в блудилище.

Лишний! Вышний! Выходец! Вызов! Ввысь 
Не отвыкший... Виселиц 
Не принявший... В рвани валют и виз 
Беги — выходец.

М. И. Цветаева

Мемориаль комплекска шулай ук Цветаева белән географик яктан гына бәйле «Портомойня» музее да керә - ул аның йортыннан юл аркылы гына тора. Узган гасырда портомойннар дип кер юу бүлмәләре аталган. Мондагы экспозиция XIX гасырда киемнәрне ничек, нәрсә белән юганнарын күрсәтә. Шунда ук сабын музеен төзегәннәр, анда XIX гасырдан алып безнең көннәргә кадәр сабын төрләре тәкъдим ителгән. Шунысы игътибарга лаек: Алабуга - Россиядә суүткәргеч салынган дүртенче санлы шәһәр булды. Киткәндә, акчаны су мичкәсенә ыргытырга онытмагыз. Ул вакытта, бөтен теләкләр үтәлә, диләр.

«Портомойня» музее

Шәһәрнең төп магистралендә - Нефтьчеләр проспектында, В. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее һәм аңа ук куелган һәйкәл урнашкан. Владимир Бехтерев - академик, психиатр, невропатолог һәм физиолог - 1857 елда Алабуга өязе Сарали авылында туган һәм гомер буе кеше баш миенең эшчәнлеген өйрәнү белән шөгыльләнгән. Музей экспозициясендә Алабуга өязе мисалында Россиядә медицинаның үсеше белән таныштыручы биш зал тәкъдим ителгән. Биредә үләннәр һәм төнәтмәләр белән дәвалаучы имчеләр һәм өяз табибы кабинеты да бар. Икенче залда XIX гасырның борынгы даруханәсен күрә аласыз. Бер исәптән анда акча билгеләре, колбалар, көнкүреш әйберләре, борынгы җиһаз һәм парфюмерия тәкъдим ителгән. Каршы якта - рухи яктан авырулар өчен торгызылган палата. Үзәк залда Бехтерев кабинеты интерьерын торгыздылар - анда табибның чын автографы булган китап та бар. Соңгы күргәзмә залында XX гасыр медицинасы турында сөйләнелә һәм музей кунаклары ул вакыттагы операция өстәлләрен, хирургия коралларын һәм табиб киемен күрә алачаклар. Музей ял бүлмәсе белән тәмамлана. Биредә рәхәтләнеп үлән чәе эчәргә яки ял итәргә, шулай ук кан басымын үлчәп алырга мөмкин. Элек бу бүлмәдә операция бүлмәсе булган. Хәзер исә анардан җирле заводта җитештерелгән 1881 елгы плитка җәелгән идән генә калган.

  • В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее

Алабуга белән бәйле тагын бер атаклы исем - Иван Иванович Шишкин. Аның хөрмәтенә биредә дә музей ачканнар. Пейзажист-рәссам туган шәһәрендә 20 яшькә кадәр яшәгән, рәсем сәнгатендә беренче адымнарын ясаган һәм җирле табигатьнең гүзәллекләре белән илһамланган. Ике катлы бу йортның ике кунак бүлмәсен, рәссам әтисенең эш кабинетын торгыздылар һәм автор картиналары белән ике күргәзмә залы булдырдылар. Сүз уңаеннан, аларның берсе - Шишкинның үз кулы белән язылган 50 офортына багышланган. Экспозициядә шулай ук дуслары язган Шишкин портретлары, бер автопортрет һәм хәтта рәссамның исән вакытта төшереп алган кул күчермәсе дә тәкъдим ителгән. Иван Шишкин үз гомерендә меңләгән пейзаж булдырган, ләкин иң танылганнары - «Сосновый бор», «Кама», «Святой ключ близ Елабуги» һәм «Корабельная роща»ларны - нәкъ менә Алабугада язган. Музейда барысын да рәссам тормышындагы кебек итеп сакларга тырыштылар. Шул исәптән, аның кечкенә шәхси бүлмәсе дә. Монда ул үзенең караламаларын саклаган, ә кайчак балканга чыгып, андагы манзаралар белән хозурланган.

Шишкин музей-йорты

Алабугалылар кайчан да булса монда туган яки бу урыннарда яшәгән һәркемгә аерым игътибар бирәләр. Шул рәвешле, 2015 елда Бөек Ватан сугышына багышланган хәтер музее барлыкка килде. Аның ярдәмендә меңләгән тыл шәһәрләренең берсе булган Алабуганың бу авыр вакытны ничек кичергәнен күрсәтергә теләделәр. Кечкенә музейда бары тик бер генә зал бар, аның каравы, анда уникаль предметлар һәм алабугалыларның шәхси архивларыннан әйберләр тәкъдим ителгән. Диварларда - фронтовикларның хатлары, фронтка киткән шәһәр кешеләре исемлекләре. Алабуга районыннан сугышка барлыгы 14 000 солдат киткән, тагын да күбрәк өлеше – фабрикаларда хезмәт куйган, консервлар, сыек гематоген һәм гранаталар өчен корпуслар төзегән. Залда ике сенсор панель урнаштырылган, шуларның берсендә «Мемориал» мәгълүматлар банкы ярдәмендә кайчандыр сугышка киткән үз туганыңны табарга тырышып карарга була. Икенче панельдә сугышның иң мөһим вакыйгалары турында мәгълүматлар урын алган. Моннан тыш, барлык теләүчеләр махсус фотозонада хәрби плащ һәм каска киеп истәлекле фотосурәт ясый ала.

Хәтер музее

Кабер һәм зиратлар бөтен кешегә дә ошап бетмәс мөгаен, әмма шәһәрнең төп тарихи вакыйгаларның берсе - биредә хәрби әсирләрнең яшәве булды. 1709 елда бирегә тоткын шведларны китерәләр, ә 1812 елның кышында Алабугада Наполеон армиясенең 2000 әсирен - французларны, итальяннарны, немецларны, полякларны һәм португалиялеләрне урнаштыралар. 1915 елдан алып 1918 елга кадәр биредә 4 мең австро-венгр хәрби әсирен, ә Бөек Ватан сугышы вакытында Алабугада әсир ителгән немецлар һәм фашистлар армиясе белән союздаш илләрнең солдатлары урнаштырылган була. Алар элеккеге хатын-кызлар монастыренда (97 нче номерлы НКВД) яшәгәннәр. 1945-нче елның декабрендә бирегә тагын 8 мең япон солдатын китергәннәр. Сәнгатьтә бу вакыт хәрби әсирләрнең берсе булган Отто Рюлле тарафыннан тасвирланган. Ул «Алабугада котылу» исемле китап язган. Анда ул әсирлектәге тәэсирләре белән уртаклаша. Хәзер шәһәр мемориаль зиратында немец солдатларының 623 кабере саклана һәм һәлак булган японнарга һәйкәл тора (аларның калдыкларын ватандашлары туган җирләре - Япониягә алып киткәннәр). Зиратлар үзара бүленгән һәм гадәти каберләрдән аерым тора. Анда, зиратка керү урынын уң яктан әйләнеп узып, эләгергә мөмкин.

Петропавел зиратында исә, шагыйрь Марина Цветаева кабере урнашкан. Әмма аның төгәл урыны турында әлегә кадәр бәхәсләр тудыра: хәзерге урынны шагыйрәнең апасы Анастасия Цветаева билгели, ул «Зиратның бу тарафында Марина Ивановна Цветаева җирләнде» дип раслый. Әдәбият һәм җирлек белгечләре арасында бу мәсьәләдә әлегә кадәр бердәм дәлилле караш юк - Цветаеваның потенциаль каберләрен күрсәткән «чурбанов» һәм «матвей» версияләре яши.

Алабуга шәһәрлеге

Һичшиксез, Алабуга шәһәрлеге Алабуганың гына түгел, бөтен Татарстанның иң танылган объекты булып тора. Шәһәрлек биләмәләрендә б. э. к. VII-V гасырларда һәм б. э. к. V-VII йөзләрдә авыллар булган, ә X йөздә инде ныгытма барлыкка килгән. Соңрак биредә ак таш мәчет төзегәннәр, аннан хәзер янпочмак манарасы гына сакланып калган. Эче буш булса да, ул тарихчыларны һәм туристларны монголларга кадәрге чорның бердәнбер сакланып калган корылмасы булуы белән җәлеп итә. Манараның яртысы торгызылган, әмма туристлар арасында чын ташларга кагылып теләк теләсәң, ул һичшиксез тормышка ашачак, дигән ырым яши.

Сәнгать заллары, галереялар һәм остаханәләр

Алабуга - халык һөнәрләре һәм заманча сәнгать белән тыгыз бәйләнгән шәһәр. Нәкъ менә шуңа күрә биредә күргәзмә заллары, сәнгать салоннары һәм күчмә күргәзмәләр эшли.

Мәсәлән, 2007 елда ачылган күргәзмә залы даими рәвештә тематик күргәзмәләр үткәрә. Шулай ук монда заманча сәнгать буенча халыкара арт-симпозиумнар уза, аларда төрле елларда 25 төрле илдән килгән рәссамнар катнашты.

Күптән түгел Алабугада сәнгатькә багышланган тагын бер объект ачылды - заманча этносәнгать залы. Монда еш кына графика, декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге совет чоры һәм замандаш осталарның күргәзмәләре уза. Залда кунакларга һәрбер эшләнмәнең тарихын һәм мәгънәсен аңлата алачак экскурсовод эшли. Шулай ук ул булачак күргәзмәләр һәм вакыйгалар турында белешмә дә бирә ала.

Спас ярминкәсе һәм чаң тавышы фестивале

Ел саен Алабугада халык һөнәрләре белән кызыксынучы яки масштаблы күңел ачу чараларын яратучы кешеләр өчен һичшиксез күрергә тиешле вакыйга - Спас ярминкәсе уза. Ул август аенда үткәрелә һәм үз кул эшләнмәләрен - яулыкларны, уенчыкларны, тәм-томнарны, аяк киемнәрен, ат дирбияләре һәм башка әйберләрне - халыкка күрсәтәсе килгән оста куллы кешеләрне үзенә җыя. Моннан тыш, ярминкәдә «Осталар шәһәрчеге» эшли: анда яраткан сувенирларыңның җитештерү рәвешен үз күзләрең белән күрә һәм хәтта аларны үзең эшләп карый аласың.

Ә ярминкәдән соң декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсенә кереп була. Биредә кунаклар Алабуга һәм Алабуга өязе һөнәрләренең үсеш тарихы турында мәгүлүмат алачак. Шулай ук, алар ак җөй эшләнмәләре, келәм туку принципларын белән, чүлмәк сәнгате һәм агачка бизәк төшерү белән якыннан таныша алачак.

Спас ярминкәсе кысаларында Спас соборы каршындагы мәйданда Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале уза. Биредә чаң кагучылар концертлары, Татарстан, Россия һәм Европа коллективлары чыгышлары уздырыла.

Турлар турындагы мәгүлүматны һәм сувенирларны кая табарга була?

Сәнгать салоны

Музей кибетендә сувенир продукциясенең 350 төрен сатып алырга була, шуларның иң популярлары - «Алабуга чебене» һәм Алабуга прәннеге. Калган сувенирлар - магнитлар, керамика, бәйләнгән һәм үрелгән эшләнмәләр һәм хәтта Алабуга пейзажлары сурәтләнгән җирле рәссамнарның картиналары.

Туристлык-мәгълүмат үзәге

Туристлык-мәгълүмат үзәгендә сувенирлар сатмыйлар. Аның каравы, анда шәхси машина йөртүчегә заказ бирергә (сүз уңаеннан, ул сәгатенә 1000 сум тирәсе тора), шәһәр буенча экскурсия турлары, кунакханәләре, рестораннары һәм сезне кызыксындырган барлык башка сораулар турында тулырак мәгүлүмат алырга мөмкин. Алабуга туристлык-мәгълүмат үзәге сишәмбедән якшәмбегә кадәр 9:00 - 18:00 (апрельдән сентябрьгә кадәр) һәм 9:00 - 17:00 (октябрьдән март аена кадәр) эшли һәм Гассар урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан.

 

Төшке ашка кая барырга?

«Трактир» музей-театры

«Трактир» ресторан-музее - шәһәрдәге туристларның төп туклану нокталарының берсе. Аның шәһәр үзәгендә урнашкан булуы һәм узган гасыр трактирлары стилендәге интерьеры яңа сәяхәтләргә һәм тәэсирләргә чакыра. Моннан тыш, музейда даими рәвештә XIX гасырның чын музей экспонатлары: савыт-саба шкафлары, бакыр самоварлар һәм башка предметлар тәкъдим ителә. Биредә шулай ук туристларга оештырылган оештырылган төшке ашлар уза, ә гади кеше 250 сумга тулы төшке аш ашый ала.

Адресы: Казан ур., 26 й.

Объектлар:

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез