Бөек язучылар һәм шагыйрьләр эзеннән. Әдәби Татарстан буенча экскурсия

Лев Толстой студент елларын үткәргән йорт, Пушкин эшләгән язу өстәле, Марина Цветаеваның соңгы сыеныр җире: Татарстан үзенә килеп киткән даһиларның эзләренкадерләп саклый. Шагыйрьләрне илһамландырган, язучыларның холкын чыныктырган һәм соңыннан классикларга әверелгән әдәбиятчылар өчен драма урынына әверелгән як турында сөйлибез.

Автор — Иван Бандеров

Казан

Александр Герцен

публицист һәм фәлсәфәче, 1853 елда Лондонда Ирекле рус типографиясенә нигез сала

«Битләрен япкан татар хатыннары, аларның киң яңаклы ирләре, православие чиркәүләре янындагы мәчетләр – болар барысы да Азия белән Көнчыгышны хәтерләтә», – дип язган Александр Герцен 1835 елда үзенең Казанда бер планлаштырылмаган килүендә, ә соңрак болай дип өстәгән: «Казанның әһәмияте зур: бу ике дөньяның очрашу һәм кавышу урыны. Шуңа күрә анда ике башлангыч – көнбатыш һәм көнчыгыш башлангычлар бар, һәм сез аларны һәр чатта очратырсыз; биредә алар, бер-берсенә бертуктаусыз тәэсир итеп торганга күрә, кысылып, дуслашып, характер ягыннан ниндидер үзенчәлекле нәрсә төзи башлаганнар».


Казанда ике башлангыч – Көнбатыш һәм Көнчыгыш башлангычлар бар, һәм сез аларны һәр чатта очратырсыз. Александр Герцен
Муса Җәлил

татар шагыйре, атаклы «Моабит дәфтәре» – фашистлар әсирлегендә язылган шигырьләр циклы авторы.

Республикага килү еш кына Казаннан башланса, Татарстан башкаласын карауның чишмә башы Кремльдән юл ала. Спас манарасы итәгендә татар шагыйре һәм Советлар Союзы каһарманы Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл армия сафларына чакырылган язучы каты яралана. Ул әсирлеккә төшә, анда тоткыннарның качуын оештыручы яшерен төркем әгъзасы була.

Үләм, ләкин бөек хаклы өчен, илем, халкым өчен! Муса Җәлил

Концлагерьда булганда, Муса Җәлил «Моабит дәфтәре» шигырьләр циклын яза, ул цикл өчен шагыйрь үлгәннән соң Ленин премиясе белән бүләкләнә. 1944 елда Берлинда гильотинада шагыйрьнең башы киселә. Җәлил һәйкәле янында яшерен төркемдә катнашучыларның исемнәре язылган мемориаль такталар куелган, алар арасында тагын бер татар язучысы Абдулла Алиш та бар – аны да Муса Җәлил белән бергә үлемгә хөкем итәләр.

Лев Толстой

язучы, фикер иясе һәм публицист, «Сугыш һәм солых» (Война и мир”) һәм «Анна Каренина» бөек романнары авторы.

Шәһәр үзәгендә, Кремльдән ерак түгел (Япеев урамы, 15 йорт), Толстой музее урнашкан – бу бина Лев Николаевичның Казандагы беренче йорты була. Биредә «Лев Николаевич Толстой һәм Казан» биографик экспозициясе урнашкан.

Кремль урамы буйлап Казан университетына таба барыгыз. 1840 нчы елларда граф Лев Толстой фәлсәфә факультеты студенты булып саналган. Булачак язучы беренче кышкы имтиханнарны авырлыксыз тапшыра, ә менә язгы сессиягә кертелми, шуннан соң юридик факультетка күчә. Белгечлекне алмаштыру гына вакыйгаалар торышын үзгәртми: Толстой барыбер үрнәк студент була алмый, алай гына да түгел, графның рәсми фәнгә карата тәнкыйди карашы формалаша. Соңыннан ул укуын калдыра һәм Ясная Полянага китә. Казан университеты тарихы музеенда Толстойның студент елларына зур булмаган витрина багышлана.

Үз-үзеңне камилләштерү юлында алга барган саен, җитешсезлекләрне күбрәк күрәсең... Лев Толстой
Евгений Боратынский

шагыйрь-лирик, Пушкин чорының иң серле авторларының берсе

Толстойның «Казан чоры» – фикер иясе тормышындагы иң мөһим чорларының берсе: бу еллар кичерешләре «Отрочество», «Юность», «После бала», «Утро помещика» әсәрләре нигезенә салынган. Казан госпиталендә ятканда, булачак фәлсәфәче көндәлек алып бара башлый, анда ул гомере буена кичерешләрен язып бара. Граф студент елларында яшәгән йорт янында Толстой исемендәге сквер урнашкан. Монда язучыга бронза бюст куелган, бюстта алтын белән язучының имзасы гравюрланган.

Толстой скверыннан өч минутлык юлда борынгы дворян утарында Евгений Боратынскийга багышланган Россиядәге бердәнбер музей урнашкан – шагыйрь Казанда 1830 нчы елларда яши. Соңыннан бу бинада (Горький урамы, 27 йорт) Пушкин чоры шагыйренең өч буыны яши.

Мин кайтырмын сезгә, аталарым кыры. Тыныч имәнлекләр, күңелемә якын, изге нигез! Евгений Боратынский

Биредә аның иҗат юлы, рухи эзләнүләре һәм гаилә тарихы турында сөйләгән предметлар урнашкан: үзе исән чакта дөнья күргән басмалар һәм Боратынскийның шәхси әйберләре коллекциясе, шулай ук гаилә риваяте буенча Казанда чагында Александр Пушкин утырып эшләгән өстәл саклана.

Гавриил Державин

Мәгърифәт чоры шагыйре, дәүләт хезмәткәре – сенатор һәм яшерен киңәшче.

Горький урамы буйлап аска төшкәндә, Лядской бакчасына керә торган капка янындагы Гавриил Державинга һәйкәлен карап китегез. Булачак шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Татарстанның Лаеш районы Сокуры авылында туа. Әмма ул Казанда туган дигән версия дә бар. Укуын тәмамлагач, Державин Петербургка эшкә китә, ләкин туган ягы белән арасын өзми һәм, җае чыкса, монда кайта торган була.

Лядской бакчасы буйлап йөргәндә, Державин исемендәге Лаеш ягы музеен карауны планлаштырырга мөмкин (Лаеш Казаннан 55 километр ераклыкта урнашкан). Музейдагы дүрт күргәзмә бүлегенең берсе генә, шагыйрьнең тормышына багышланып, Державин китаплары коллекциясен үз эченә ала. Экспозициянең калган өлеше төбәкнең этник тарихы, палеонтологик экспонатлар һәм Болгар дәүләте чорындагы сирәк табылдыклардан тора.

Казан, минем туган калам, иң яхшы тел белеме училищелары белән тиңләшер һәм, Афина кебек, үзенә мәңгелек дан-шөһрәт казаныр... Гавриил Державин

Исеменнән Татарстан буенча әдәби хаҗ башлангыч алган Муса Җәлил музей-фатирына кереп чыгыгыз. Ул Лядской бакчасы янында, Горький урамындагы 17 нче йортта урнашкан. Бу йортның 28 нче фатирында 1940 нчы еллар башында татар шагыйре гаиләсе белән яши. Шул ук елларда автор хәзерге көндә үз исемен йөрткән опера театрында эшли. Экспозициядә, биографик нечкәлекләрдән тыш, «Свадьба Фигаро» операсының татар теленә тәрҗемәсе, Җәлил уйнарга яраткан мандолина тәкъдим ителгән, шагыйрьнең эш урыны яңадан торгызылган.

Кәрим Тинчурин

язучы һәм актёр, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе

Музей-фатир белән күршедә театр корылмасының үрнәге булган бина урнашкан (Горький урамы, 13 йорт). Архитектур-тарихи һәйкәлгә – Кәрим Тинчурин исемендәге театрга – татар әдәбияты классигы инициативасы белән 1933 елда нигез салынган. Бүген театр татар сәнгатен саклаучы булып тора һәм республиканың мәдәни тормышында актив роль уйный.

Тинчурин театры каршында – Максим Горький һәм Фёдор Шаляпин музее. 1886–1887 елларда пекарняда Алексей Пешков (Горькийның чын исеме) эшләгән XIX гасыр уртасы бинасы – федераль дәрәҗәдәге тарихи һәйкәл. Экспозиция язучы һәм танылган җырчының Казандагы иҗат юлларына багышланган.

Физик яктан мин Түбән Новгородта туган булсам, рухи яктан Казанда дөньяга килдем. Казан — минем иң яраткан университетым. Максим Горький
Максим Горький

язучы һәм публицист, әдәбият буенча Нобель премиясенә биш тапкыр номинант

Күргәзмәнең Горький һәм шаляпин бүлекләре артистларның дуслыгы һәм аларның биографиясен берләштерүче шәһәр турында сөйли. Казандагы дүрт ел (1884 елдан 1888 елга кадәр) Пешков өчен җиңел булмаган: авыр хезмәт, авыр тормыш шартлары һәм катлаулы рухи кичерешләр булачак язучыны үз-үзенә кул салуга этәргән. Бәхеткә каршы, суицид барып чыкмый, ә Казанда булган хәлләрнең барысы да, язучы тарафыннан яңадан бәяләнеп, аның әсәрләрендә урын ала. Шәһәр истәлекләре «Минем университетларым», «Хуҗа», «Коновалов», «Макар тормышыннан бер вакыйга», «Егерме алты һәм бер» әсәрләре сюжетларының нигезенә ята.

Александр Пушкин

шагыйрь, прозаик, драматург, хәзерге рус теленә нигез салучы

Пушкин урамына төшеп, Ирек мәйданына таба барыгыз. Муса Җәлил исемендәге татар академия театры янында Александр Сергеевич хөрмәтенә һәйкәл куелган. Казанда Пушкин «Пугачёв бунты тарихы» әсәре өчен материал җыя.

Шәһәрдә булганда, язучы профессор Карл Фукс, шагыйрь Евгений Боратынский һәм публицист Эраст Перцов белән очраша. 1833 елда Казанда Пушкин үткәргән тикшеренү «Капитан кызы» әсәрен язганда да кирәк була.

Монда мин каһарманымның замандашлары булган картлар белән маташтым, шәһәр тирәләрен әйләндем, сугыш урыннарын карап йөрдем, расшифровка ясадым, яздырдым һәм бу якка юкка гына килмәвенә бик канәгать калдым. Александр Пушкин
Габдулла Тукай

шагыйрь, «татар Пушкины», милли әдәбият һәм тәнкыйтькә нигез салучы

Опера театры бинасының капма-каршы ягында татар әдәбиятына һәм хәзерге татар теленә нигез салучы шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл куелган. 1907 елда яшь Тукай, тормышын иҗатка багышлар өчен, Казанга килә һәм, әдәби даирәләргә кереп, публицистика һәм шигърият белән тирәнтен шөгыльләнә башлый. 1913 елда автор 26 яшендә чахоткадан вафат була. Кыска иҗат дәверендә Габдулла Тукай халыкның яклап чыгучысы һәм тел реформаторы дәрәҗәсенә ирешә, әдәбиятта бербөтен традиция тудыра ала.

И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... Габдулла Тукай

Пушкин урамы буйлап «Габдулла Тукай мәйданы» метро станциясенә төшкәндә, булачак татар шагыйренең балачагы үткән Яңа Кырлай авылына сәфәр планлаштырыгыз. Биредә Тукай музей комплексында көнкүреш һәм әдәби-сәнгать экспозицияләре эшли, язучының әсәрләренә багышланган картиналар коллекциясе тәкъдим ителә. Казан метросының үзәк станциясендә урнашкан мозаик паннолар татар шагыйренең әкиятләренә иллюстрация булып торалар.

Лев Гумилёв

Язучы, этнолог, тарих һәм археология галиме

«Тукай мәйданы» станциясенә Петербург урамы ягыннан керү юлында Лев Гумилёв хөрмәтенә куелган һәйкәлне күрергә мөмкин. Тикшеренүченең беркайчан да Казанга килгәне булмаса да, бу скульптура толерантлык һәм милләтләр арасындагы татулык идеяләрен алга сөрә. Бу һәйкәлгә «Гомере буе татарларны ялган яладан саклаган рус кешесенә» дигән сүзләр уеп язылган. Бу исә авторның этнология өлкәсендәге хезмәтләренә сылтама булып тора.

Ялган фәнни, сәяси һәм нинди дә булса башка конъюнктура өчен түгел, бары хакыйкать өчен генә мин, рус кешесе, гомерем буе татарларны ялган ялалардан якладым. Лев Гумилев

Янәшәдә генә Тукай скверы урнашкан, анда татар әдибенә һәйкәл куелган (һәм бу шагыйрь белән соңгы күрешү түгел). Ә юл аша – Кабан күле һәм татар драматургиясенә нигез салучы Галиәсгар Камал исемен йөртә торган Татар академия театры, ул Иске Татар бистәсенә үзенчәлекле керү ишеге” булып тора. Татар язучысы Каюм Насыйри һәм шагыйрь Фатих Кәрим хөрмәтенә аталган урамнар буйлап йөреп кайтыгыз һәм XIX–XX гасырлар архитектура һәйкәле булган Шамил йортына игътибар итегез. Биредә Габдулла Тукайның әдәби музее эшли, анда авторның шәхси әйберләре, исән чагында дөнья күргән басмалары һәм фотосурәтләре саклана.

Чистай

Борис Пастернак

язучы, ХХ гасырның иң мөһим шагыйрьләренең берсе, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты

Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан Чистай шәһәрендә Борис Пастернак тормышындагы иң авыр чорларның берсен үткәрә. 1941–1943 елларда эвакуация вакытында язучы Вавиловлар йортында бүлмә алып тора. Хәзер анда (Володарский урамындагы 75 йортта) Нобель лауреатына багышланган музей урнашкан. Мемориаль бүлмәләр Пастернакка килгән кунаклар һәм фатир хуҗалары истәлекләре буенча торгызыла. Биредә язучы бүлмәсендәге булган предметлар: хатлар, көндәлек язмалар һәм фотокарточкалар саклана. Музей әдәбиятчы тормышының Чистай чорын гына түгел, аның сәнгатьтәге юлын да сурәтли.

Мин һәрвакыт безнең аулак урыннарыбызны, вак шәһәрләребезне һәм авыл җирләрен башкалалардан күбрәк ярата идем; шуңа минем йөрәгемә Чистай да, андагы кыш та, андагы халык та, 1941 елның кышында, эвакуацияләнгән гаилә янына килгәч, күргән йортлар да бик якын. Борис Пастернак

Пастернакка экстремаль шартларда диярлек эшләргә, мәсәлән, утыз градуслы салкында утын төяргә туры килә. Ләкин бу аның күңелен чыныктыра гына: «Монда без тормышның табигый кануннарына якынрак. Сугыш вакытында һәркем дә, бигрәк тә сәнгать ияләре, шулай яшәргә тиеш», – дип саный язучы. Сугыш елларында автор әдәби тәрҗемәләр белән шөгыльләнә (алар арасында – Шекспир тәрҗемәләре), шигырьләр яза (1943 елгы җыентыкка кергән), соңыннан үзе үк юкка чыгарачак «Бу дөньяда» пьесасын башлап җибәрә.

Чистайга бару юлында, Лаешка кереп, Державин исемендәге туган як музеен карагыз. Аннан соң Алабугага (Казаннан 265 км, Чистайдан 160 км) юл тотыгыз: 1941 елда Алабуга ярына улы белән Марина Цветаева килеп туктый.

Алабуга

Марина Цветаева

Көмеш гасыр шагыйрәсе, тәрҗемәче һәм прозаик

Кама буенда урнашкан Алабуга шагыйрә тормыш юлындагы соңгы шәһәр була: биредә, Бродельщиковларның кечкенә генә йортында, ул үз-үзенә кул сала. Бүген бу йорт – Цветаеваның хәтер йорты, аның XX гасыр уртасындагы халәте торгызылган. Әйтерсең лә, Марина Ивановна үз бүлмәсендә күптән түгел генә булган һәм тиздән кайтачак. Менә аның береты, менә бәйләнгән плед, ә менә куен дәфтәре – ул шагыйрәнең фаҗигале үлеменнән соң аның алъяпкыч кесәсендә табылган.

Алабуга – чын-чынлап Цветаева турында истәлекне аерым бер дулкынлану белән саклый торган шәһәр. Әдәби музей экспозициясендә аның чәчләре һәм шәхси предметлары: чәй кашыклары, кызының пудраницасы, язу өчен кәгазь, камеясы саклана. Шагыйрәнең 110 еллыгы уңеннан Алабугада Марина Ивановнаның бронза бюсты куелган мемориаль мәйдан ачыла.

Хәтер урыны Марина Цветаеваның дөньядагы бердәнбер мемориаль комплексын тәшкил итә, аңа шулай ук Көмеш гасыр китапханәсе, «Портомойня» музее, «Серебряный век» кафесы һәм шагыйрә күмелгән зиратның саклана торган территориясе керә. 31 августта шәһәр халкы шагыйрә каберенә чәчәкләр китерә һәм Цветаева шигырьләрен искә төшерә, ә Покров чиркәвендәге настоятель ел саен панихида укый.

Башкаеңны моңсу иеп Торма, зинһар, торма. Җиңел генә уйлап ал да Оныт минем хакта. Марина Цветаева

Татарстан буйлап берничә көнгә сузылган әдәби хаҗны тәмамланган дип әйтеп булмый: сез монда геройлар исемен йөртүче урамнарны, мемориаль такталар, язучыларга куелган һәйкәлләр һәм республиканың элек-электән сәнгать әһелләренең үз асылларын аңлау һәм хәлиткеч сынауларга юлыгу җире булуына тагын бик күп дәлилләр очратырсыз әле.  

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез