Паркларга барырга вакыт. Татарстанның 9 популяр иҗтимагый киңлеге

5 июнь 2018
Татарстанлылар вакытларын паркларда, бакчаларда, елга буйларында үткәрергә бик яраталар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки республикабыздагы мондый иҗтимагый урыннарда ял итү өчен меңләгән мөмкинлекләр тудырылган. Без маршрутыгызга кертергә мөмкин булган иң популяр һәм матур тугыз урын турында сөйләрбез

Автор — Лола Малова

Горки-Әмәт урманы

Казан

Агач сукмаклардан салмак кына атлап барганда, сез үзегезнең табигать белән бергә-бер калуыгызны тоярсыз. Менә урманның табигый ландшафтын ассызыклаган агачтан һәм баудан ясалган мәйданчык, менә төрле төстәге утлар белән яктыртылган футуристик сәхнә, ә әнә тегендә – таң калдырырлык утлы-музыкалы фонтан. Сезнең җәяүле сәяхәтегез балалар өчен төзелгән эко-үзәк аша үтәчәк. Монда урман-паркның 3 D күренешен чагылдырган тачскриннар ярдәмендә табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Бинаның фасады исә экологик яктан чиста төзелеш үрнәге булып тора: үзәк агач рейка белән каймаланган, ә керү юлы вак ташлардан (галькадан) салынган. Баскычтан эко-йортның түбәсенә менегез һәм биеклектән урманга карагыз. Ә йөреп арыгач, «Урман» кафесында бер стакан кәһвә алыгыз да «урман халкы» – көмеш аюлар һәм бүреләр белән фотога төшегез.

Кремль яр буе

Казан

Казан Кремле урнашкан тау итәгеннән «Казан» гаилә үзәгенә кадәр сузылган ике километр озынлыктагы бу яр буе меңләгән лампочкалар белән бизәлгән. Шуңа күрә кичке шәһәрне матур итеп фоторәсемгә төшерәсегез килсә, нәкъ менә монда юл тотыгыз. Яраткан фильмнарыгыздагы музыканы тыңлый-тыңлый, Казансу елгасы яры буйлап велорикшада йөрү дисеңме, воркаут-мәйданчыкта күнегүләр ясаумы, француз каруселендә атыну яисә кичке Казанның матурлыгына сокланып тәмле тәгамнәрдән авыз итүме – яр буенда рәхәтләнеп ял итү өчен мөмкинлекләр бихисап. Круизер яисә самокатны прокатка алып, шәһәр өстенә төшүче шәфәкъне карарга җилдерегез, ә аннары Кремль яр буендагы күпләгән рестораннарның берсендә татар, грузин яисә Урта диңгез ашларыннан авыз итегез.

Черек күл

Казан

Казанның иң үзәгендә урнашкан бу паркның тарихы XIX нчы гасырда ук башланып китә. Ул вакытта аның начар даны таралган була: парктагы күл сазлыкка әйләнеп бара, ә аның тирәсендә кесә караклары һәм башка тискәре кешеләр йөри. Бүген Черек күл исә – шәһәрдәге эре күңел ачу чаралары өчен төп мәйданнарның берсе һәм казанлыларның яраткан ял итү урыны. Ап-ак агач җәймәдә лекцияләр һәм концертлар үткәрелә, ә аның янындагы газонда шәһәр халкы еш кына пикникларга җыела. Паркның үзәк мәйданын биләп алган түгәрәк пергола астында кафелар яшеренгән. Аларда лимонадтан һәм стрит-фудтан (урам ризыкларыннан): мәсәлән, гирос һәм кесадильядән авыз итәргә мөмкин. Ә паркның иң ерак почмагында урнашкан инеш исә кыш көне шугалакка әверелә. Черек күлнең иң билгеле объекты булып, әлбәттә, 1930 нчы еллпарда төзелгән «Гашыйклар аркасы» тора. Ул акустик эффектка ия булуы белән кызыклы: яраткан кешегез белән, арканың эчке уемнарына кереп басып, бер-берегезгә нәрсә дә булса әйтеп карагыз – акустик эффект сезгә пышылдап әйткән сүзләрне дә ишетергә мөмкинлек бирәчәк.

Горький паркы

Казан

Казан халкы Горький паркын инде күптәннән спорт белән шөгыльләнү, гаилә белән ял итү һәм ачык күк астында кино карау мәйданчыгы буларак үз итә. Якындагы «Трудовые резервы» стадионыннан прокатка роликлар, велосипед яисә самокат алыгыз да Горький паркын карарга ашыгыгыз. Иң кечкенә кунакларга, һичшиксез, җәяүле фонтан ошар: су агымнары арасында зурлар да, нәниләр дә мәш килә. Уен мәйданчыгында теннис уйнагыз, йөгергәндә үзегезнең чыдамлылыгызны сынап карагыз яисә Sky Park бау паркындагы бөтен киртәләрне үтеп чыгыгыз. Ә аннары, «Ураган-Сарай» кәһвәханәсеннән хуш исле кәһвә һәм сэндвичлар алып, зур яшел аланда пикник ясагыз. Актив ялдан соң тамагыгыз ачса, «Густав кафо» гаилә кафесына кереп, пицца, стейк яки бургердан авыз итегез, балагыз исә җиңел аш һәм смузи белән тамак ялгарга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп үтик: Горький паркында шәһәрдәге иң дустанә мөнәсәбәтле тиеннәр яши, аларны кулдан ашатырга мөмкин. Шуңа күрә бу йомшаккайлар өчен дә күчтәнәч алырга онытмагыз.

Урицкий паркы

Казан

Бу парк – җирле халыкның балалар белән йөрү, спорт белән шөгыльләнү һәм шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итү өчен яраткан урыны. Биредәге инештә яши торган үрдәкләр кыш көне дә очып китмиләр һәм су янындагы агач эскәмияләрдә утырган кунаклар кулыннан бик теләп ризык алалар. Каналлар аша үткәрелгән күперчекләр кич белән төрле төстәге утлар белән яктыртылып тора, алар матур фоторәсемнәр ясау өчен идеаль. Урицкий паркындагы балалар зонасы исә – баулы баскычлары, таулары һәм каршылыклар полосасы булган чын арт-объект, ул актив ял яратучыларның күңеленә хуш килер. Тавыштан һәм ыгы-зыгыдан качарга теләсәгез, паркның иң эченә үтегез. Яшел наратлар һәм юкәләрдән корылган стена артында фонарьләр һәм эскәмияләр, агач сукмаклар бар. Төп күпер янында фотога төшәргә һәм «Мәхәббәт диварына» карарга онытмагыз: анда көн саен гашыйклар дистәләгән сувенирлар калдыра. Рәхәтләнеп паркта йөргәннән соң, тәмле кәһвә һәм өй ризыклары артыннан «Московский” мәдәни үзәгенә барыгыз.

Яр буе

Кызыл Чишмә

Сез Түбән Камадан ерак булмаган яр буенда утырсагыз да, акчарлаклар һәм дулкыннар ясалган таш причал сезне диңгел ярына илтә. Үзәк сәхнәнең трибуналарыннан Кама елгасының ерак-еракларга җәелеп киткәнен күрергә мөмкин: моннан кояш баюын карарга да бик рәхәт. Биш метр биеклектәге фонтаннан чыккан су агымнары үтеп барган теплоходлардан да күренеп калган 3D рәсемен торгызалар. Яшел скверда утырып ял итегез: Сезнең өчен биредә япмалар һәм аш-су йортлары корылган. Велосипедка утырыгыз да яр буйлап йөрегез, ә аннары чишмәләр белән тулыланып торган гаҗәеп матур күлгә кереп хәл һәм шифа алыгыз.

Г. Тукай исемендәге яр буе

Яр Чаллы

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләрен монда навигациядә һәм сувенирларда сурәтләнгән Су анасы һәм Шүрәле образлары хәтерләтә. Үзәк урамда (Центральная урамында) урнашкан арка аша үтеп, сез металл агачларны хәтерләткән үзенчәлекле фонарьлардан торган сквер һәм футуристик өчпочмаклы мәйданчыкны күрерсез. Бу – кичен төрле утлар белән яктыртыла һәм салкынча су агымнары арасында йөгерергә яратучыларны үзенә тартып тора торган коры фонтан. Яр буендагы эскәмияләрдән Мәләкәс елгасына искиткеч манзара ачыла: ул пейзажист-фотографларның да, уйчан күзәтүчеләрнең дә күңеленә хуш киләчәк. Күрсәткечләр буенча барсагыз, сез скалодромга һәм күпер астындагы Сатурн боҗраларын хәтерләткән күргәзмә пространствосына барып җитәрсез.

Кама диңгезе (Камское море)

Лаеш

Кама буенда рәхәтләнеп ял итегез. Агач сукмак буйлап велосипедта, фирүзә төсендәге пергола астында ашыкмыйча гына җәяү йөрергә мөмкин, сәхнә артындагы яшел утраучыкта – җирле коллективларның чыгыш ясауларын карап була. Таң атуын һәм кояш батуын карый-карый, турникларда һәм тренажерларда шөгыльләнергә рәхәт. Пляждан һәрвакыт бала-чаганың көлүе һәм парус спорты буенча ярышларны караучы җанатарларның куанып кычкырулары ишетелә.

Пляж

Әлмәт

Татарстанның көнчыгышында урнашкан гаҗәеп матур бу пляжда дистәләгән күңел ачу чарасы бар. Дулкынны «иярләргә» теләүчеләр өчен такталар һәм гидрокостюмнар булган вейк-парк һәм су чаңгысында шуу өчен махсус трассалар каралган. Яныгыздан салмак кына катамараннар һәм көймәләр үтеп барган вакытта, сез 10 метрлы скалодромда барысыннан да югарырак менеп карагыз, бау паркында үзегезне Тарзандай хис итегез, кояш нурларына күмелгән ап-ак комда волейбол уйнагыз. Пляжның бөтен кешене дә җәлеп итәрлек бер урыны бар: ул да булса, су комплексы, бассейны һәм саунасы булган ачык күк астында төзелгән спрей-парк. Ә ачык һавада үткәргән көнегезне тәмамлау өчен, пристаньда урнашкан кафега рәхим итегез.

Фото: Flickr / Парки Татарстана, Geometria Volga Visit Tatarstan өчен

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез