Тарихка сәяхәт. Свияжскида кая барып, нәрсә карарга

5 июнь 2018
Идел елгасы белән әйләндереп алынган Свияжск шәһәре һәрвакыт тарихчылар һәм сәяхәтчеләрнең игътибар объекты булып тора. Җимерелми калган чиркәүләр һәм монастырьлар — 500 ел элек булган вакыйгалар шаһиты, ә шәһәрнең төп мәйданнары — урта гасырлар көнкүрешенең тулы бер музее. Свияжскига барырга һәм тарихның кайда яшәвен күрергә киңәш итәбез, утрауда нишләргә кирәклеген дә сөйләп китәрбез

Автор — Лола Малова

75 000
кеше

Свияжск ныгытмасын төзегән

Иван Грозный заманнарының ныгытма-шәһәре

Свияжск Зөя һәм Щука елгаларының, бергә кушылып, Иделгә коя торган урынында калкып чыккан. Казаннан 58 километр ераклыктагы әлеге утрау шәһәрдә яшәүчеләрне дә (анда нибары 250 кеше яши), тыз-быз чабучы машиналар да күрмәссез. Тирә-юньдә — Татарстан киңлекләренең искиткеч матур тынлыгы, бу тынлыкка кошлар сайравы, ирекле җил һәм ара-тирә ярга килеп бәрелгән дулкын тавышлары гына кушылып куя. Бу үзенчәлекле шәһәр — тарих хәзинәсе. Иван Грозный тарафыннан Казанны алу максатыннан төзелгән әлеге ныгытма таланган һәм ярымҗимерек тыныч монастырьлар шәһәре дә булып тора. 1956 нчы елда ул Россия тарихы һәм мәдәнияте һәйкәле дип таныла. Хәзерге көндә шәһәр-утрауның агач биналары һәм гыйбадәтханәләре реставрацияләнә, аларның күбесенә элеккеге йөзләре кайтарыла.

Тынлыкка күмелгән Свияжск утрау-шәһәре бәйрәмнәрдә һәм фестивальләрдә җанланып китә. Монда еш кына урта гасырлар рухындагы халык бәйрәмнәре һәм традицион рус чәй эчүләре, театраль лабораторияләр оештырыла, музыка фестивальләре уздырыла, ә шәһәр буйлап борынгы рус киемнәре кигән һөнәрчеләр һәм фольклорчыларның узуы бәйрәмнәрне тагын да ямьләндереп җибәрә.

Ничек барырга

Свияжскига туристлар һәм сәяхәтчеләр еш бара, шуңа күрә анда бару әлләни кыен түгел. Казан елга портыннан утрау-шәһәргә су транспорты йөреп тора. Электричка исә озаграк барачак. Үзәк тимер юл вокзалыннан «Свияжск» станциясенә кадәр поездлар йөри, ләкин аннан соң да әле 14 километр үтәсе кала. Таксида бару бер якка 750 сумга төшә. Иң тиз һәм уңайлы ысул — утрау-шәһәргә машина белән бер сәгатьтә барып җитеп була.

Кайда тукталырга

Әгәр дә сез Свияжскига берничә сәгатькә кенә бармыйсыз икән, төн кунып чыгу турында да алдан кайгыртыгыз. «Зөя» («Свияга») — һәр катында телевизор, суыткыч һәм башка уңайлыклары булган 10 номерлы кунакханә. Монда тукталу тәүлегенә 1000–1500 сумга төшә. «Сәүдәгәр Каменев йорты» («Дом купца Каменева») кунакханәсе 3000–4000 сумга тәкъдим ителә. Һәр номерда — санузел, телевизор һәм суыткыч, ишегалдында машина кую урыннары бар. Иң демократик вариант — күбурынлы бүлмәләре булган «Паломник йорты» («Дом паломника») мини-отеле. Урыннарның гомуми саны — 54. Эконом-бүлмәдә 1 урын 300 сум, ә 10 кешелек зонада 1000 сум тора. Мини-отельдә — Интернет һәм санузел, территориясендә кафе эшли. Успение урамындагы «Постоялый двор»га урнашсагыз, утрау-шәһәрнең үзәгендә булырсыз. Әлеге кунакханәдә номерлар 3000–4000 сум тора.

Нәрсә карарга һәм кайда йөрергә

Свияжскида йөрү билет алудан башлана (олы кешеләр өчен — 510 сум, студентлар һәм пенсионерларга 330 сум). Әлеге билет утрау-шәһәрнең даими экспозицияләрен һәм музейларын карап чыгу хокукы бирә. 120 басмалы баскычтан өскә күтәрелүгә, сез Зөя һәм тирә-юньнең гүзәллеге белән хозурлана аласыз. Шуннан соң инде утрау-шәһәр белән таныша башлыйсыз.

Беренче тукталыш Успение Богородицы монастыреның ЮНЕСКОның Дөньякүләм мирас hәйкәлләре исемлегенә кертелгән комплексы булыр. Авыр агач капкадан керүгә архимандрит корпусы, монастырь училищесы биналары, Изге Герман һәм Никола чиркәүләре, Успение соборы тезелеп китә. Аларның эченә керү мөмкинлеге юк, ә кайберләре реконструкцияләнә генә. Шулай да тарихи һәм архитектура истәлеге булып саналган монастырь комплексын истәлеккә фотога төшереп алырга мөмкин.

Комплекс каршында — «Атлар утары» («Конный двор»). Монда атларда яисә каретада йөрергә була, кулдан эшләнгән сувенирлар да шушында сатыла, җирле һөнәрчелек остаханәләре эшли. Борынгы рус стилендә Хохлома бизәкле «Трактир» рестораны да әлеге территориядә урнашкан. Менюда рус, Европа халыклары һәм татар ашлары. Без сезгә данлыклы Зөя ухасыннан авыз итәргә киңәш итәбез, аны утрау яныннан гына тотылган балыктан әзерлиләр.

Свияжск тарихы музеенда каберташ фрагментлары, утрауда яшәүчеләрнең көнкүреш әйберләре, җирле дәүләт хезмәткәрләре, дин әһелләре бүлмәләренең планнары һәм яңадан торгызылган интерьер күренешләре кебек сирәк археологик табылдыклар саклана. Музейга керүчеләр XIX нчы гасыр партасына утырып карый алалар, Иван Грозныйның балавыз сыны, шулай ук XIX нчы – XX нче гасырлар документларының төп нөсхәләре, китаплар һәм иконалар белән танышалар. 1920 нче – 1930 нчы елларда музей бинасында балалар йорты, 1941 нче елдан 1948 нче елга кадәр НКВД төрмәсе, ә 1949 нчы – 2009 нчы елларда мәктәп-интернат урнашкан була.

Утрау-шәһәрдә соборлар гына түгел, ә аларның хәрабәләрен дә күрергә мөмкин. Борынгы гыйбадәтханәләрнең күбесе — Рождественский соборы, Благовещение чиркәве, София һәм Никола чиркәүләре — узган гасырда җимерелә. Утрау-шәһәрне реконструкцияләгәндә, хәрабәләрне яңадан торгызу кирәк дип саналмый, бу сәяхәтчеләрне тарихка тагын да якынайту максатын күздә тотып шулай эшләнә.

Музей янәшәсендә тагын бер изге урын — кызыл төстәге данлыклы «Бәхетсезләр шатлыгы» («Всех скорбящих радость») соборлы Иоанн Предтече монастыре. 32 метр биеклектәге гыйбадәтханә күпяруслы манараны хәтерләтә, эчендә — бизәкләр төшерелгән зал. Гөмбәз сыман түшәмнең бөтен матурлыгын күрү өчен, башны шактый нык күтәрергә кирәк. Стеналар идәннән түшәмгә кадәр изгеләрнең йөзләрен чагылдырган рәсемнәр белән бизәлгән. 100 ел эчендә соборның интерьеры үзгәрмәгән, акустика да элеккечә яхшы. Хәзер монда гыйбадәт кылына, реликвияләр, иконалар һәм башка изге предметлар саклана. Собор янында — урта гасырлар агач архитектурасы үрнәгенә әверелгән Троица чиркәве, таштан салынган Сергий чиркәве һәм туганнар корпусы.

Урта гасырлар атмосферасын тоясыгыз килсә, Рождественский мәйданы белән янәшәдә урнашкан кечкенә базар «Ленивый торжок»ка барыгыз. Монда тарихи реконструкцияләр комплексы эшли, рыцарьлар көрәше уздырыла. Шунда ук алар белән җәядән атарга өйрәнергә дә, поролон кылычлар белән сугышып алырга да яисә урта гасыр сөңгесен ыргытып карарга да мөмкин. Һөнәрчелек остаханәләрендә утрау-шәһәре чүлмәк ясаучылары, күнчеләре һәм тимерчеләр үз эшләнмәләрен күрсәтерләр һәм сезгә дә шундый әйберләрне ясап карарга рөхсәт итәрләр. Мәйданга керү юлында ук магнитлар, бизәнү әйберләре, агач эшләнмәләр, савыт-саба һәм традицион татар халык сыйларыннан казылык, чәкчәк сатып алырга мөмкин. Шунда ук учак өстендә коймаклар, күмәчләр, ит әзерләнә, данлыклы Зөя ачы балыннан да авыз итәргә була.

Төшке ашны кайда ашарга

Рождественский мәйданындагы «Буян» кафесында гади өй ризыклары — солянкадан башлап эремчекле пилмәнгә хәтле әзерлиләр. Зөя ухасын һәм куертылган сөт белән тәкъдим ителә торган коймак ашарга киңәш итәбез. Комплекслы төшке ашны 350 сумга ашарга мөмкин. Иоанн Предтече монастыре территориясендәге Сергий чиркәвендә аскетик интерьерлы, озын өстәлләр һәм эскәмияләр куелган «Монастырь ашханәсе» («Монастырская трапеза») кафесы эшли. Анда ит ризыклары пешерелми, әмма рус балык ашлары әзерләнә. Уртача бәя — 300 сум. Зөя елгасы буендагы «Балыкчы йорты» («Рыбацкое подворье») интерьеры балыкчы йортына охшатып стильләштерелгән, ә җәйге террасадан елга өслеге панорамасы ачыла. Монда 1902 нче елгы аш-су китабы рецептлары буенча традицион рус ашлары әзерләнә. Төшке ашның уртача бәясе — 350 сум.

Свияжск бик күп илләрдән килгән сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итә, ул — биш гасырлык тарихы булган вакыйгаларның шаһиты. Кайчандыр бөтенләй бетүгә дучар ителү куркынычы булуга карамастан, ул яши һәм үсә. Монда яңа йортлар төзелә, фестивальләр үткәрелә, кафелар һәм сувенир лавкалары ачыла тора, ә анда яшәүчеләр чын вакыт машинасына әверелгән утрау-шәһәрнең кабатланмас атмосферасын саклыйлар.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез