Чистай буенча юлкүрсәткеч. Бутлеровның туган ягында нәрсә карарга?

Казаннан 140 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәр Борис Пастернак, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Арсений Тарковский һәм башка бик күпләр өчен сыену һәм илһам урыны була. Кайбер кешеләргә Чистай «Восток» сәгатьләре аша таныш, кайчандыр, аларны киеп, космонавт Георгий Гречко космоска очкан. Хәзер бу шәһәр – ачык һавада урнашкан тулы бер музей, анда адым саен 140 мәдәни мирас объекты урнашкан. Технологик изоляция сезне бер дә борчымасын, чөнки Россиянең иң танылган химикларының берсе булган Александр Бутлеровның туган ягына бару – башка тарихи дәвергә экскурсия ясау белән бер. Чистайга ни өчен барырга һәм анда нәрсә карарга кирәклеге турында алда сөйләп китәрбез.

Ничек барып җитәргә

Көн саен диярлек Казаннан Чистайга һәм Чистайдан Казанга рейс автобуслары йөреп тора. Берәүләр Чистайга Казанның Үзәк вокзалыннан уртача 280 сумга, икенчеләре – «хосусыйчылар» – алдан язылу буенча барлык теләүчеләрне «Кольцо» сәүдә үзәгеннән 250 сумга (7:30 дан 19:30га кадәр һәм якшәмбе көннәрендә 20:30 га кадәр) алып китәләр. Автобус белән бару 2,5 – 3 сәгатьне алып тора, ә менә автомобильдә тизрәк һәм арзанрак бәягә барып җитәргә мөмкин. Мәсәлән, BlaBlaCar сервисы Чистайга уртача 200 сумга барып җитәргә тәкъдим итә. Әгәр сез сәяхәттә уңайлыкны беренче урынга куясыз икән, таксига заказ бирә аласыз – сәфәр якынча 1300 сумга төшәчәк. Кызганычка каршы, шәһәргә елга буйлап барып җитеп булмый, ләкин күп кенә турагентлыклар Чистайда тукталышы булган елга сәяхәтен тәкъдим итә, бу сәяхәт Пермь халкына аеруча туры килә (Кама елгасы буйлап күпчелек круизлар нәкъ менә шул шәһәрдән башлана). Үз автомобилегездә Чистайга 2–2,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин, юл начар түгел, бер уңайдан сез Саескан тауларындагы Кама аша салынган күпер буйлап чыга һәм Алексеевское посёлогында туктый аласыз.

Алексеевское посёлогы 

Р239 күпере артында ук шәһәр тибындагы кечкенә Алексеевское поселогы урнашкан. Посёлокның иң күренекле урыны – 35 метрлы Воскресенский соборы. Аның тирәсендә ел саен «Алексеевские перезвоны» кыңгырау чыңы фестивале уздырыла, ул фестивальгә бөтен Россиядән чаң кагучылар килә. Шулай ук монда илдәге ике нәфис тукучылык фабрикасының берсе эшли. Сугыш вакытында цехлар шырпы, сабын, тоз һәм башка көнкүреш әйберләрен ясау өчен файдаланылган, ә инде 1968 елдан яңадан беренчел шөгыльләренә – тукучылыкка әйләнеп кайткан. Хәзер монда сувенирлар һәм бүләк тупланмалары, шулай ук агач эрләү станоклары ярдәмендә тегелә торган кием-салым ясала. Фабриканы карарга теләүчеләр өчен экскурсияләр оештырыла, эскурсия вакытында туку цехларына һәм фирма кибетенә керергә мөмкин. Бәясе – 150 сум. Фирма салфеткасы рәвешендәге бүләк өчен тагын 50 сум өстәп түләргә туры киләчәк. Экскурсия барышындагы эрләнгән җептән курчак ясау буенча кечкенә генә программа балалар күңелен тагын да күтәреп җибәрер.

  

Кайда туктарга

Чистай туристларга урнашуның унлап вариантын – тәүлеккә арендага бирелә торган фатирлардан шифаханәләр һәм кунакханәләргә кадәр тәкъдим итәргә әзер. Шәһәрдә 44 номерлы «Чистай» кунакханәсе бар, анда ике урынлы стандарт (иң бюджет варианты) номер бер кешегә 1100 сумга төшәчәк. Яхшыртылган интерьеры булган «люкс» номеры 3000 сум тора. Кунакханә шәһәрнең үзәгендә диярлек урнашкан, ә аннан берничә адымда гына кинотеатры һ.б. күңел ачу чаралары булган Чистайның мәдәни-күңел ачу үзәге, яр буе, шулай ук күп кенә музейлар һәм соборлар урнашкан. Яшәү бәясенә шулай ук комплекслы иртәнге ашлар, Wi-Fi, түләүсез парковка керә, шулай ук чәчтарашханә, стоматолог, такси һәм кер юу хезмәте күрсәтелә.

Чистайда нәрсә карарга

«Кама» яр буе

Бөтен шәһәр аша бер озын урам – Карл Маркс урамы уза, ул урамда Чистайның төп истәлекле урыннарының барысы да диярлек урнашкан. Ә аның башында «Кама» яр буе урнашкан. Ак-зәңгәрсу төстәге капка һәм зәңгәрсуланып торган Кама елгасына сез шәһәргә кергәндә үк игътибар итәрсез. Биредә балалар өчен уен мәйданчыгы, Каманың матур күренеше ачыла торган матур күзәтү чатырлары, шәһәр бәйрәмнәрендә кулланыла торган сәхнә бар. Елгага аркагыз белән борылып бассагыз, сез 1838 елда төзелгән Никольский соборын күрерсез, ул кояшлы көннәрдә бигрәк тә матур.

Өяз шәһәре музее

Карл Маркс урамы буйлап алгарак узсагыз, шәһәр тарихы музеен күрерсез, анда сез XIX гасыр Чистаена сәяхәт итәрсез. Сезне шул вакыттагы Европа киемен кигән экскурсовод каршы алачак һәм шәхсән үзе музейның барлык бүлмәләре буенча үткәрәчәк. 1133 кв. метрлык экспозиция ташка әйләнгән мамонт һәм бизон сөякләрен, борынгы фарфор эшләнмәләрен, картиналар коллекциясен, самавырлар күргәзмәсен – барлыгы 1300 экспонатны үз эченә ала. Шулай ук коридорларның берсендә беренче карашка аңлаешсыз булып тоелган агач механизмнар тора, алар XX гасыр велосипедлары икән. Кунак бүлмәсе, ашханә һәм эш кабинетының яңадан торгызылган интерьерларын карап, туристлар дворян йорты дөньясына чума. Ә алар белән күршедә рус химигы Александр Бутлеровның эшенә һәм тормышына багышланган кечкенә генә бүлмә урнашкан.

Туристларга «Чистайда сәүдәгәрләр якшәмбесе» интерактив программасын тәкъдим ителә, аның барышында сәяхәтчеләр көне буе дворян тормышы белән яши ала. 5 сәгать эчендә сез сәүдәгәрләр якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә йөргән Изге Никольск кафедраль соборына барырсыз, шәһәрнең сәүдәгәр йортлары тезелеп торган тарихи үзәге буйлап йөрерсез, XIX гасыр рецептлары буенча әзерләнгән ризыкларны татып карарсыз һәм, сәүдәгәргә кунакка барып, аның көнкүреше белән танышырсыз һәм җанлы музыка тыңларсыз. Программа атнаның теләсә кайсы көнендә алдан язылу буенча (кимендә 20 кеше булырга тиеш) һәм туристларның үз машиналары булган очракта үткәрелә. Бәясе – өлкәннәр өчен 550 сум, балалар өчен 400 сум. Турга бер атна алдан 7 (84342) 5-17-01, 5-11-00 телефон номерлары яисә gorodnakame2012@mail.ru электрон почтасы аша язылырга мөмкин.

Скарятин бакчасы һәм Борис Пастернак Мемориаль музее 

Музейдан чыгып, Җиңү скверы буйлап турыдан бәреп чыксагыз, сез Казандагы Горький паркына охшаган Скарятин бакчасына эләгерсез. Монда бераз ял итәргә, балаларга карусельләрдә әйләнергә һәм батутларда сикерергә, ә өлкәннәргә, язучы хөрмәтенә куелган өч метрлы һәйкәлгә карап, Борис Пастернак әсәрләрен искә төшерергә мөмкин.

Скарятин бакчасыннан юл аркылы гына биек тирәкләр арасында кечкенә агач йорт тора, бу йортта 1941–1943 елларда рус шагыйре, язучы һәм тәрҗемәче Борис Пастернак бүлмә алып торган. Пастернакның бик тә сугышка барасы килгән, ләкин сәламәтлеге аркасында аңа гаиләсе – хатыны Зинаида һәм ике баласы белән күчеп китәргә туры килгән.

Чистайдагы тормышын Пастернак болай тасвирлаган:

«...Мин иртәнге алтыда тордым, чөнки безнең районның мин су ала торган колонкасында еш кына торбалар бозыла, моннан тыш, аны көнгә ике тапкыр билгеле бер сәгатьләрдә генә бирәләр. Ул вакытны тотып калырга кирәк. Йокы аралаш мин урамда чиләк шалтыраган тавыш ишеттем. Монда һәр хуҗабикәнең көянтәсе бар, шәһәр алар белән шыгрым тулган.

Минем бер тәрәзәм «Мәдәният һәм ял паркы» дип йөртелә торган зур бакчага (2015 елның көзендә шагыйрьгә иң зур һәйкәл (кеше буеннан 1,5 тапкыр зуррак) куелачак Скарятин бакчасы эвакуация вакытында шагыйрь яшәгән бу бүлмә тәрәзәсе каршында ук урнашкан. Хәзер йортта Россиядә шагыйрь хөрмәтенә ачылган өч музейның берсе булган Пастернак музее эшли. – Н.И.), ә икенчесе нарсудның ромашкалар белән түшәлгән ишек алдына карый, анда еш кына башка шәһәрләрдән мондагы җирле төрмәгә эвакуацияләнгән төркем-төркем әсирләрне күчерәләр, аларның берәрсен хөкем иткәндә, тоткыннар котычкыч тавыш куптара.

...Мин монда «Ромео белән Джульетта»ны нәкъ менә шундый – хыялланган һәм уйлаган рухта тәрҗемә итә һәм эшкәртә алдым...»

«Ромео һәм Джульетта» драмасын

Борис Пастернак нәкъ менә Чистайда тәрҗемә итә.

Биредә Борис Пастернакның 1990 елда ачылган мемориаль музее урнашкан. Хәзер анда Пастернакның Чистайдагы эше, иҗаты, гомумән, язучы иҗат иткән дәвер турында тәфсилләп сөйләгән берничә зал эшли. Аларда документлар, фотосурәтләр, уникаль экспонатлар (мәсәлән, Сталинга 50 минутлык алкышларның тулысынча диярлек юк ителгән язмасы), Пастернакның шәхси хатлары, натурадан язылган картиналар, аның китапларының беренче басмалары һәм башкалар тәкъдим ителгән. Музейның төп һәм иң популяр залы – күршесе истәлекләре буенча торгызылган һәм Борис Пастернакның шәхси әйберләре белән җиһазланган язучы бүлмәсе. Тәрәзә янында – аның шәхси өстәле, өстәлдә – «Доктор Живаго» исемле яңа романының (ул вакытта әле пьесаның) караламалары, стенага кушетка терелгән, каршыда язучының пальтосы эленеп тора, идәндә – киез итекләре. Борис Пастернакның ул киез итекләрне киеп төшкән фотосын экскурсовод өстәл тартмасына бик кадерләп яшерә.

Чистай төрмәсе

Чистайдагы СИЗО төрмә романтикасын яратучыларга гына түгел, үткәннең тарихын һәм рухын белергә тырышучыларга да ошар. Ул XIX гасыр уртасында төзелгән һәм башта Казан һәм Самара төрмәләренә сыймаган тоткыннар өчен кулланылган. Бөек Ватан сугышы елларында биредә берьюлы 1500– 2000 кеше тотылган, аларның күбесе Идел буе немецлары һәм дезертирлар булган. Антсанитария һәм авыр яшәү шартлары аркасында 1941–1943 елларда бу төрмәдә 1000 нән артык кеше һәлак булган. 70 нче еллар ахырында бу төрмәгә Владимирский централдан (аеруча куркыныч җинаятьчеләр өчен Россия төрмәсе) дәүләт җинаятьләре өчен хөкем ителгән тоткыннарны китерәләр, һәм 1991 елга кадәр шунда тоталар. 2005 елдан төрмә төбәк тикшерү изоляторы вазыйфаларын үти башлый, ә корпусларны яңадан җиһазландыралар.

Сыра кайнату заводына экскурсия

Чистайга сәяхәтне шәһәрдән бер километр ераклыкта урнашкан «Ак Кремль» сыра кайнату заводына экскурсия белән тәмамларга мөмкин. Тышкы яктан ул Иннополис стилендәге пыяла кубка охшаган, эчендә исә – кибеткә һәм музейга бүленгән ике бина урнашкан. Заводка кергәндә, сезне экскурсовод каршы алачак һәм беләзекләр кидертәчәк (билет бәясенә карап, беләзекләр дә ике төрле – көмеш яки кара була ала), ул Татарстанда сыра кайнату, республикадагы сыра җитештерүнең Kaltenberg алман заводы белән ничек бәйле булуы турында сөйләячәк, шулай ук ингредиентлар урнаштырылган стендка алып барачак. Монда салат (сыра кайнатуда кулланыла торган шыттырып киптерелгән арыш яки арпа оны), колмак һәм арпа тәкъдим ителгән, аларны тотып та, иснәп тә карарга мөмкин. Шунда ук «Ак Кремль» дә җитештерелә торган барлык сыра сортларының исемнәре белән декоратив мичкәләр урнаштырылган. Аннары кунакларга бахиллалар, башлык һәм халатлар кидертеп, аларны җитештерү цехына чакыралар. Монда салаттан сосла ясый торган бүлмәне, бүлеп агызу цехын, ингредиентларны һәм әзер продуктны тикшерә торган лабораторияне, шулай ук сыра пешерүне үз күзләрең белән карап булган пешерү цехын күрергә мөмкин. Ахырдан дегустация үткәрелә, ул вакытта кунаклар миниатюр сыра бокалларында 10 сорттан артык күбекле эчемлекне татып карыйлар. Экскурсиягә билетлар 100 сум тора, дегустация белән – 250 сум. Экскурсия һәркөнне 10:00 дән 17:00 гә кадәр уздырыла, урыннарны алдан 7 (927) 244-36-66 телефоны буенча броньларга кирәк.

Кайда ашарга

«Приятель» кафе-бары

120 кешелек иркен кафеда рус, Европа һәм татар ашларыннан авыз итәргә мөмкин. Анда шулай ук комплекслы төшке ашлар уздыруга заказлар кабул итәләр, бизнес-ланчлар да бар. Килүчеләр ирекле автостоянкадан, бар, интернет һәм фейерверклар җибәрү мәйданчыгыннан файдалана ала.

Адрес: Энгельс урамы, 127 йорт

Al Faretto бар-рестораны

120 кешелек залда салкын кабымлыклар, «Цезарь»дан «Сыер итеннән Страчетти» га кадәр төрле салатлар бирәләр, пасталар, пицца, ризотто, ашлар, кайнар милли ризыклар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим итәләр. Балалар өчен махсус меню тәкъдим ителә, шулай ук барның зур картасы бар. Аерым паназиат менюсы суши, роллар һәм кайнар япон ризыкларыннан гыйбарәт.

Адрес: Бебель урамы, 118 йорт

 

Сувенирларны кайда сатып алырга

Сәүдәгәр Мельников йортындагы сувенирлар кибете

Сувенир салоны кайчандыр сәүдәгәр М.Л. Мельниковныкы булган ике катлы йортта урнашкан. XIX гасырда җирле флигельдә прәннек цехы урнашкан, анда шәһәрдәге иң яхшы тәм-томнарны әзерләгәннәр, ә беренче катта кондитер һәм бакалея кибете эшләгән.

Монда җирле сувенирларны сатып алырга мөмкин: Пастернак портреты төшерелгән керамик кружкалар, киндер букчалар, кулдан ясалган күптөрле сабыннар, «Восток» заводында эшләнгән кул сәгатьләре һәм туристлар өчен күпсанлы брелоклар, магнитлар, керамик фигуралар һ.б. вак-төякләр шундыйлардан. 50 сумга туристлар Чистай картасын сатып ала ала, шунда ук музейлар буйлап экскурсоводлы җәяүле экскурсиягә заказ бирергә мөмкин: 10 кешедән артмаган төркем өчен Чистай буйлап күзәтү экскурсиясе 1800 сум тора.

Объектлар картасы:

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез