Татарстан мәчетләре буенча юлкүрсәткеч

Ислам булачак республика территориясенә VIII гасырдан ук үтеп керә башлаган, шуңа күрә нәкъ менә монда сез күптөрле – классик корылмалардан гадәти булмаган элементлар белән бизәлгән модерн мәчетләргә кадәр күрә аласыз. Без исә сезгә бай тарихы һәм үзенчәлекле архитектурасы булган иң мөһим объектлар турында сөйләрбез.

Казан

Кол Шәриф мәчете 

Россиянең иң матур мәчетләренең берсе Казан Кремле панорамасын бизи һәм туристларның игътибарын оригиналь архитектурасы һәм күк төсендәге биек манаралары белән җәлеп итә. Иң элек мәчет 1552 елда Явыз Иван штурмы истәлегенә һәйкәл буларак төзелә һәм Казанны саклаганда дин баашлыгы һәм төп илһамландыручы булган Кол-Шәриф хөрмәтенә атала. 

Төзелеш 1996 елдан алып барыла, ә килүчеләр өчен ишекне ул Казанның 1000 еллыгы уңаеннан 2005 елда ачты. Хәзер ул Кремль эчендә тулы бер комплекс тәшкил итә, мәчетне, ислам тарихы музее, никахлар бүлмәсе һәм имам кабинетын үз эченә ала. Кол Шәрифтә мең еллык татар архитектура сәнгате традицияләре чагылыш тапкан. Алар мәрмәрдән ясалган уксыман аркалардагы аятьләрдә, орнаментлар, керамикадан ясалган панно, төсле витражлар һәм борынгы болгар дәверендә чәчәк ату һәм яңарыш билгесе булган тюльпан формасындагы тәрәзәләрдә үрелә. Мәчетнең ЮНЕСКО мәдәни мирасының Бөтендөнья исемлегенә кертелүе бер дә гаҗәп түгел.

Кол Шәрифкә керү бушлай, ә мәчетнең цоколь катындагы ислам музеен карыйсыгыз килсә, билет сатып алырга кирәк: олылар өчен 200 сум, студентлар һәм пенсионерлар өчен 80 сум.

Адресы: Кремль урамы, 13 йорт

Иске Таш мәчет

Иске Таш, шулай ук Тугызынчы җамигъ мәчет буларак билгеле булган бу дин йорты 1802 елда төзелә. Риваять буенча ул 1552 елда Иван Грозный Казанны яулап алганда һәлак булган  сугышчыларның туганнар каберлеге урынында төзелгән. Мәчет имамнары һәрвакыт диярлек Әмирхановлар гаиләсеннән чыга, алар арасында күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан да була.

Мәчет катгый классицизм стилендә төзелгән, ә манараның романтик формасы Идел буе Болгар дәүләтендәге борынгы шәһәрләрнең дини биналары архитектурасын хәтерләтә. Мәчет интерьеры тыйнак һәм минималистик: монда артык бизәк тә, эшләнеш тә юк.

Иске Таш Яңа Татар бистәсендә – Казанның революциягә кадәрге һәйкәлләрен, масштаблы сәнәгать зонасын һәм совет архитектурасын берләштергән тарихи өлешендә урнашкан. Ерак түгел елга порты урнашкан, аннан Идел буйлап сәяхәткә китәргә яки көнегезне су янында үткәрергә була.

Адресы: Мәҗит Гафури урамы, 34 йорты 1 корпус

Мәрҗани мәчете

Әл-Мәрҗани мәчете 1767 елда Казанны Иван Грозный яулап алганнан соң Екатерина II нең шәхси рөхсәте белән төзелә. Төзелеш казанлылар акчасына алып барылган – ул вакытта 62 кеше 5000 сум акча җыйган. Мәчет әлегә кадәр татарлар өчен дини үзәк вазыйфасын үти һәм XVIII гасырның мөһим архитектура һәйкәле булып тора.

Әл-Мәрҗани бинасы традицион татар архитектурасы һәм провинция бароккосы формаларын чагылдыра, ә аның бизәлешендә Петербург бароккосы сыйфатларын һәм татар декоратив сәнгате мотивларын табарга мөмкин. Тарихчылар аның архитекторы В. И. Кафтырёв – Казанда беренче профессиональ архитектор һәм рус бароккосы вәкиле булган дип фаразлыйлар.

Иске Таш мәчет кебек үк, Мәрҗәни мәчете дә Иске Татар бистәсендә урнашкан, шуңа күрә мәчетләргә кереп чыкканнан соң без сезгә күренекле татар сәүдәгәрләре, сәнәгатьчеләре һәм зыялылары йортларын карап йөрергә киңәш итәбез.

Адресы: Каюм Насыйри урамы, 17 йорт

Солтан мәчете

Иске Татар бистәсенең тагын бер истәлекле урыны 1868 елда Казан сәүдәгәре һәм хәйриячесе Җиһанша Госманов акчасына төзелә, шуңа күрә ул башта Госман мәчете дип атала, ә аннары нигез салучының улы хөрмәтенә Солтан мәчете исемен ала. Беренче доганы уку Шиһабетдин Мәрҗанигә – атаклы татар дин белгече, мәгърифәтче, философ һәм тарихчыга насыйп була.

Солтан мәчете милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелгән, манарада болгар архитектурасы мотивлары сурәтләнгән – бу дөньядагы биш урда манараларының берсе. Аларның өчесе Болгарда һәм Касыймда, калган икесе Казанда урнашкан, ә соңгысы безнең көннәрдә Болгарда төзелә. Шулай ук уклы кильсыман аркаларга, көнчыгыш бизәкләргә һәм декоратив тәрәзәләргә игътибар итегез.

Адресы: Габдулла Тукай урамы, 14 йорт

Болгар

Ак мәчет

Аны хәзерге Татарстанның архитектур энҗесе дип саныйлар һәм күренекле һинд Тадж-Махалы белән чагыштыралар. Ак мәчет рекордлы вакыт – бары ел ярым эчендә төзелә һәм 2012 елда ишекләрен ача. Хәзер ул ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә тора. Мәчеттә дөньядагы иң зур Коръән – 800 килограмм авырлыктагы һәм яртылаш кыйммәтле ташлар белән бизәлгән изге китап саклана.

Архитектур ансамбль үз эченә мәчетне, намаз мәйданы, көнчыгыш колонналары аркадасы, руханилар өчен бина һәм ясалма буаны ала. Мәчет стеналары көнчыгыш орнаментлар һәм Коръәннән алынган юллар белән бизәлгән, манаралар Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчетенең классик стилендә салынган, ә төп гөмбәз оста витражлар белән нәкышләнгән. Киләчәктә мәчет территориясендә җиләк-җимеш бакчасы ясарга һәм чәчәкләр утыртырга планлаштыралар, әмма бүген дә Ак мәчет кунакларны үзенең нәзакәтлелеге белән таң калдыра.

Мәчеткә керү теләге булган һәркем өчен 8:00 дән 18:00 гә кадәр ирекле. Болгарга баруга 1 көннән дә кимрәк вакыт планлаштырмагыз, шулай итсәгез, сез ашыкмыйча гына мәчеткә барырга, буа янында утырырга, башка истәлекле урыннарны карарга һәм матур фотолар ясарга өлгерерссез. Казаннан Болгарга кадәр машинада, үзәк автовокзалдан автобуста яки елга портыннан су транспортында (майдан сентябрьгә кадәр) барып җитәргә мөмкин.

Яр Чаллы

Тәүбә мәчете

КАМАЗ ватаны буйлап сәяхәт итәргә ниятлисез икән, Кама ярындагы мәчеткә керми калмагыз. Яр Чаллының иске өлешендә урнашкан бу мәчет 1992 елда, Болгар дәүләте тарафыннан ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә салына.

Республиканың күпчелек мәчетләреннән аермалы буларак, Тәүбә мәчете силикат кирпечтән модернистик стильдә төзелгән, шуңа күрә ул туристларны гаҗәпләндереп һәм иске корылмалар арасында аерылып тора. Тыштан мәчет ачык төстәге матур плитәләр белән тышланган һәм Коръән сүзләре белән бизәлгән, ә дин йортының интерьерында медальоннар, ак мәрмәр һәм үсемлек орнаментларын күрергә мөмкин.

Тәүбә мәчете шәһәрнең иң матур урынында урнашкан: аннан Кама елгасына гаҗәеп күренеш ачыла, ә таң атканда һәм кояш баеганда, кояш нурлары мәчетнең матурлыгын тагын да ассызыклый.

Адрес: Үзәк урам, 6 йорт, ГЭС

Түбән Кама

Җамигъ мәчет

Түбән Каманың үзәк мөселман гыйбадәтханәсе шәһәрнең 30 еллыгы хөрмәтеннән төзелә һәм шулай ук үзенең архитектурасында мәчет өчен гадәти булмаган геометрияне чагылдыра. Ул 1996 елда бербөтен дини комплекс буларак төзелә – монда Мәдәният һәм тарих үзәге, китапханә, кунакханә һәм бөтен Россиядән килгән яшь ир-егет мөселманнар белем ала торган мәдрәсә бар.

Бу – Татарстандагы неоклассик стильдә төзелгән һәм 66 метр биеклектәге берничә манарасы булган бердәнбер мәчет, Россиядәге иң югары мәчетләрнең берсе. Җәмигъ мәчетен күрмичә үтеп авыр – көндез ул гаҗәеп матур парк белән уратып алынган, ә кичен аның тирәсендә эффектлы утлар кабына.

Адресы: Химиклар проспекты, 59 йорт

Чистай

Беренче җамигъ мәчет

Татарстанның иң иске мәчетләренең берсе 1859 елда янган гыйбадәтханә урынында төзелә. Бу вакыт эчендә ул берничә тапкыр яңадан төзелә, янгынга эләгә, ләкин җирле халык бу уникаль архитектура һәйкәлен саклап кала ала.

Җамигъ мәчет милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелгән. Ул XIX гасыр уртасы мөселман дини архитектурасы һәйкәле булып тора. Җирле дин әһелләре Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов һәм Мөхәммәтнәҗип Әмирханов дини-агарту эшендә зур роль уйный – алар республикада мөселман мәгарифе һәм татар балалары өчен беренче мәктәпләр барлыкка килүгә зур өлеш кертә. Хәзер мәчет каршында мәдрәсә эшләп килә, җомга саен намазлар укыла, җәй көне лагерь эшчәнлеген башлап җибәрә.

Җәй көне челтәрле манаралы ачык яшел мәчет наратлар белән үрелә, ә кыш көне ап-ак кар фонында аерылып тора, шуңа күрә шәһәр кунакларының игътибарын үзенә җәлеп итеп тора.

Адресы: Вахитов урамы, 39 йорт

 

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез