«Зөләйха күзләрен ача» сериалыннан торган урыннар буенча юлкүрсәткеч

13 may 2020

Татар язучысы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы һәм аңа нигезләнеп төшерелгән сериал беркемне дә битараф калдырмады! 

Тамашачы яратып өлгергән «Зөләйха күзләрен ача» киносын төшергән урыннар буенча оештырылган маршрут – татар көнкүрешенә чумып, барысын да үз күзләрең белән күрү, кинода катнашкан объектлар янында фотога төшү һәм фильм буенча таныш булган Татарстан Республикасының гүзәл урыннарын карау өчен менә дигән мөмкинлек.

Яшел Үзән районы, Исак авылы (Татар авылы)

Юлбаш дигән уйдырма татар авылы – Зөләйхәнең туган җире, китап буенча роман шуннан башланып китә. Зөләйха тормышындагы бер көннең бөтен кичерешләрен үзенә сыйдырган урын. Кечкенә генә татар хатын-кызының барча борчу-мәшәкатьләре, авыр көнкүреше сурәтләнгән урын. Зөләйханың гаиләсен таркату, Мортазаны үтерү эпизодлары нәкъ шунда төшерелә. Кулак итеп сөргенгә сөрелгән кешеләр белән төялгән олаулар шуннан кузгалып китә һәм Себер ягына озын юл ала.

Казан федераль университетының төп бинасы

Роман сюжеты буенча биредә профессор Лейбе эшләгән, аның ролен Сергей Маковецкий башкара. Казан федераль университетына керү юлында үз пациенткасының драматик рәвештә һәлак булу мизгеленнән башлап аның гакылга сыймаслык гамәлләре башланып китә.

Кремль, 1 нче май мәйданы (Спас манарасы)

Казан Кремленең Спас манарасы янында фильмның иң гаммәви сәхнәләре төшерелә. Биредә ярминкәләр һәм революция театрыннан күренешләр ясала. Нәкъ менә Кремль урамы буйлап, Спас манарасы диварларына таба Зөләйха сөргенгә сөрелгән башка крестьян гаиләләре белән билгесез киләчәккә юл ала.

Казан Кремле

Кино төшерү өчен Казан Кремле подвалында төрмә ясала, анда бер камерада Зөләйха белән профессор Лейбе үзләренең язмышлары хәл ителгәнен көтә, әлеге урын Себердәге түзә алмаслык авыр эшләргә юнәлү ноктасына әверелә.

Лаеш районы, Семрук

Гүзәл Чулман елгасының табигый ямьле ярында урнашкан бик матур урын, кино өчен төп һәм иң кызыклы вакыйгаларны төшерү өчен биредә тулы бер бистә торгызыла. Кичергән газаплардан, зур кайгы-хәсрәтләрдән олыгаеп китеп «күзләрен ачкан» Зөләйхә өчен яңа тормыш нәкъ менә Семрукта башлана. Күргән авырлыкларыннан соң Семруктагы тормыш Зөләйха өчен оҗмах булып тоела, чөнки нинди куркыныч урын булуына карамастан, биредә ул өмет һәм мәхәббәт өчен урын барлыгына төшенә.

Иске Татар бистәсе

Казанның тарихи кварталында, Мәрҗани мәчете янында, сюжет буенча Казанга күчкәннән соң, Зөләйханың улы Йосыф үз гаиләсе белән кайтып төпләнгән йорт урнашкан. Фильмның актыккы сериясе Казанның нәкъ менә шушы аутентик һәм төсләргә бай урынында төшерелгән сценарийлар белән тәмамлана.

Фото: Кинопоиск, Visit Tatarstan

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез