Татарстанның православие диненә караган истәлекле урыннары буенча юлкүрсәткеч

Республика туристларны бай архитектур бизәкле күпләгән мәчетләре белән генә түгел, православие мәдәнияте һәйкәлләре белән дә җәлеп итеп тора. Тарихи кыйммәтләре ягыннан Мәскәү һәм Новгород корылмаларыннан бер дә калышмаган төп соборлар, чиркәүләр һәм монастырьлар турында сөйләрбез.

Казан

Петропавел соборы

Гыйбадәтханә Казанның төп рухи символларының берсе һәм XVIII йөзнең беренче яртысындагы рус яки «Нарышин» бароккосының кыйммәтле архитектура һәйкәле булып тора. Ул 1723–1726 елларда Казан сәүдәгәре Иван Михляев тарафыннан Петр I нең Казанга визиты истәлегенә төзелә. Соборның архитектурасы һәм бизәлеше уникаль һәм бер генә архитектура һәйкәленә дә охшамаган. 52 метр биеклектәге ике катлы чиркәү тауда тора, шуңа күрә ерактан да яхшы күренә. Собор эче күпертеп ясалган үсемлек мотивлары белән бизәлгән – моның өчен аны «Казанның таш асылма бакчалары» дип тә атаганнар. Ә тагын галереядә борынгы эре чынаяк кирпичләрне күреп була; бу собор –плитканың шундый уникаль төрен саклаган Казандагы бердәнбер гыйбадәтханә.

Россиянең барлык императорлары һәм императрицалары (шул исәптән Екатерина II), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең храм белән хозурланырга килүләре бер дә гаҗәп түгел. Галим, натуралист һәм сәяхәтче Александр Гумбольдт соборны 1829 елда Россиягә сәяхәте турындагы язмаларында тасвирлаган, Александр Дюма аның турында үзенең «Фехтование укытучысы» китабында сөйләгән, ә Фёдор Шаляпин соборда еш кына гыйбадәт кылу вакытында җырлый торган булган. Мондый урында узган гасырлар рухын тоярга һәм шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә мөмкин, ә күзәтү мәйданчыгыннан Казанның тарихи үзәген игътибар белән карап була: аннан Кремльгә һәм Бауман урамына гаҗәеп күренеш ачыла.

Соборның адресы: Муса Җәлил урамы, 21 йорт

Благовещение соборы

Бу – Казан Кремле ансамбленең иң борынгы корылмасы һәм Псков архитектура мәктәбенең уникаль үрнәге. 1552 елның декабрендә мастер Постник Яковлев һәм ташчы Иван Ширяев – Василий Блаженный соборын төзүчеләр – Иван Грозный кушуы буенча Казанга таш кремль һәм Благовещение соборы төзергә килгәннәр. Гыйбадәтханәне 80 Псков мастеры 1556 елдан 1562 елга кадәр төзи. Башта ул ак таштан очына тәре куелган гөмбәзле гыйбадәтханә була, ләкин янгыннар аркасында иске бина сакланмый, ә 1925 елда чиркәү бөтенләй ябыла. Собор үз эшен 2005 елның 21 июлендә, Казан епархиясенең 450 еллыгын бәйрәм итү көнендә, яңадан башлап җибәрә.

Күп кенә реконструкцияләргә дучар булуына карамастан, гыйбадәтханә элеккеге Псков стилен һәм уникаль орнаментларны саклап кала алган. Шулай ук Благовещение соборында иң танылган изге урыннарның берсе – XVI гасыр Спас Нерукотворный сурәте белән архиепископ Гурий хөҗрәсе урнашкан.

Нәкъ менә монда мәдәният һәм диннәрнең тыгыз бәйләнешен тоярга мөмкин, чөнки чиркәү янәшәсендә Кол Шәриф мәчете урнашкан. Шундый дустанә күршелек Казан Кремле һәм тулаем республиканың мактауга лаек үзенчәлеге булып тора.

Адресы: Казан, Казан Кремле, 2 нче төзелмә

Зилант Изге Успен хатын-кызлар монастыре

Монастырь шулай ук 1552 елның 15 октябрендә Казанны алу көнендә Иван Грозный кушуы буенча төзелгән. Ул сакланып калган Идел буе монастырьләренең иң борынгысы булып тора. Башта монастырь Казанны алганда һәлак булган рус сугышчыларының тугандаш кабере янында булган, ләкин 1559 елда даими су ташулар булып тору аркасында аны Зилант тавына күчерәләр. Нәкъ менә монда VII гасырда монастырьнең Успенский соборын, Алексий Митрополит исемендәге чиркәүне һәм Князь Владимир чиркәвен үз эченә алган төп ансамбле формалаша. Хәзер монастырьда хатын-кызлар җәмгыяте урнашкан, андагы монахинялар кул эшләре белән шөгыльләнә, иконаларны реставрацияли һәм хаҗилар өчен экскурсияләр үткәрә.

Монастырь Казанның Киров районында, шау-шулы үзәктән капма-каршы якта урнашкан, шуңа күрә сезгә махсус рухи атмосфераны тоярга һәм шәһәрнең тыныч урамнары буйлап җәяү йөрергә берни дә комачауламас. Монастырьга иң матур күренеш монастырь кырыеннан салынган тимер юл поездларыннан һәм Идел буеннан ачыла.

Яшел Үзән

Раифа Мәрьям Ана ирләр монастыре

Монастырь православ дине вәкилләренең данлыклы дини зиярат кылу үзәге һәм шул ук вакытта Татарстан митрополиясенең эшләп килгән иң эре монастыре булып санала.

Аның бинасы 17 гасыр урталарында Филарет исемле дәрвиш тарафыннан төзелгән булган. 1689 елгы янгынга кадәр монастырь тулысынча агачтан иде, ә 17 – 18 гасырдан башлап таш корылмалары төзелде. Купсанлы янгыннардан соң төзәттерелгән бу монастырь комплексы хәзерге вакытта Урта Идел буенда иң мәһабәтләреннән санала, ә аны әйләндереп алган нарат урманы тыюлыгы һәм Раифа күле аңа аерым ямь өсти. Монастырь җирлегендә дүрт храм эшләп килә: Изге Мәрьям ана Грузин иконасы соборы, Раифа һәм Синайдагы җәберләнгән Изге атакайлар гыйбадәтханәсе, Троица соборы һәм Капкаөсте гыйбадәтханәсе. Раифа монастыренең төп хәзинәсе – 1992 елның 14 августында Казаннан кайтартылган Мәрьям Ана Грузин иконасы.

Адресы: Яшел Үзән районы, Раифа поселогы

Чистай

Никольский соборы

Бу собор Чистай үзәгенең иң мөһим өлеше һәм аның төп архитектура бизәкләренең берсе булып тора.

Ул 1838 елда, заманында Казан Университетын төзү белән дан казанган архитектор Петр Пятницкий проекты буенча төзелгән. Собор Кама елгасының биек ярында, иске шәһәргә керү юлында урнашкан һәм ул соң классицизм үрнәкләрененң ачык мисалы булып тора. Шәһәр экскурсияләренең күбесе юкка гына анардан башланмый торгандыр. Анарда хәтта Романовлар нәселенең уникаль фрескасы да саклана, ә идәнендә революциягә кадәрге плитка эшләнмәләрен күрергә мөмкин.

Адресы: Чистай ш., К.Маркс ур.2 й.

Алабуга

Изге Мәрьям Ана Покров Соборы

Чиркәү үзендә соң барокко, ампир һәм беренчел классицизм элементларын туплаган катлаулы формалы уникаль бина буларак аерым архитектур әһәмияткә ия. Ә зәңгәрсу-ак диварлар һәрвакыт бик затлы күренә.

Собор 1820 елда ике иске агач чиркәү урынында төзелә һәм Изге Мәрьям Ана Покровы һәм Илья пәйгамбәр хөрмәтенә изгеләндерелгән. Аның капкаларын ике танылган рәссам Карл Гун һәм Василий Верещагин бизәгән. Чиркәүнең чыгмнарын үз өсләренә хәлле Алабуга сәүдәгәрләре алган, шуңа күрә гыйбадәтханәнең бизәлеше ул вакытларда зиннәтле булган – бай бизәкле алтарь һәм алтын йөгертелгән патша капкалары һәрвакыт килүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Храмның төп изге иконасы – борынгы Өч Изге – Бөек Василий, Иоанн Златоуст һәм Григорий Богослов – иконасы .

Адресы: Алабуга ш., Зур Покров ур., 42 й.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез