Кунак ашы. Казанда чит ил ризыкларыннан кайда авыз итеп була?

Татарстанны тикмәгә генә Россиядә гастрономия туризмы өчен иң яхшы төбәк дип атамыйлар: монда гына бер урамда барлык төнге күңел ачу чаралары урнашкан, ә бер үк ресторанда япон, Европа һәм грузин кухнясы ризыкларыннан авыз итеп карарга мөмкин. Без сезнең өчен төрле ил ризыклары әзерләнә торган Казан кафе-рестораннарының зур исемлеген әзерләдек.

Грузин ашлары

«Хинкальная»

Нокталары бөтен Россия буйлап сибелгән «Хинкальная» ресторан челтәре хаклы рәвештә аджарча хачапури һәм хинкали яратучылар өчен иң яхшы урын булып санала. Казандагы барлык дүрт ресторан интерьеры да артык пафостан мәхрүм ителгән, аның каравы мондагы ризыклар – чын-чынлап ресторан ашлары. Заказ биргәндә, сак булыгыз: пешекчеләр «Хинкальная»да бер хачапури ашасагыз, тамагыгыз туяр дип ышандыралар.

Адресы: Достоевский урамы, 53а йорты; Университет урамы, 14 йорт, Чернышевский урамы, 43/2 йорты; Чистай урамы, 13 йорт

Love story

Love Story ресторанында сезонлы продуктларга зур басым ясыйлар, шулай ук аджарча һәм мергельчә хачапури, грузин харчосы, хинкали һәм шашлык бирәләр. Бөтен таныш ризыкларны үзенчәлекле итеп пешерү әкияти Кремль яр буена ачылган күренеш белән тулылана, аларның панорамасы бинаның зур тәрәзәләреннән күренеп тора. Якшәмбе көннәрендә биредә гаилә бранчлары уза, анда ресторан командасы килүчеләргә сезонлы ризыклар әзерли.

Адрес: Федосеев урамы, 66/1 йорты    

«Генацвале»

Шәһәрдәге грузин ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин булган иң атмосфералы урыннарның берсе Иске Татар бистәсе ишегалдында урнашкан. Менюда грузин кухнясының төп ризыклары: харчо, оджахури, чахохбил, шашлык һәм люля-кебаблар, җәймәләр һәм хачапури, десертлар, шулай ук классик грузин шәраблары: хванчкара, цинандали, саперави. Ресторан залларында тере музыка уйный, җәй көне верандада төшке аш ашарга, ә кыш көне элек сәүдәгәрләрнеке булган биналарда яшь сырлардан авыз итеп карарга була. Тыгыз һәм тәмле кичке аштан соң ресторан ишегалдында яшәүче атларны һәм кәҗәләрне кишер белән сыйларга мөмкин.

Адресы: Каюм Насыйри урамы, 3 йорт

«Пиросмани»

Сезне Грузин рәссамы исеме бер дә аптыратмасын: «Пиросмани» ресторанына аның интерьерын карау өчен барырга кирәк түгел. Аның каравы, монда зур порцияле кайнар грузин ашлары һәм чагыштырмача зур булмаган (1000 сум тирәсе) уртача чек. Менюда купатлар, шашлык, хачапури, хинкалиның җиде төре, виноград яфракларында долма, чүлмәктә пешкән ит һәм сыр, ә фон буларак тере грузин музыкасы яңгырый.

Адресы: Татарстан урамы, 53А йорты

Европа ризыклары

Truffo

Лядской бакчасы каршындагы кафе-пекарняда француз ризыкларын әзерлиләр: монда «Нисуаз» салатыннан һәм «Буйабес» дип аталган атаклы балык шулпасыннан (аны әле марсель ухасы дип тә йөртәләр) алып яңа суйган куян итеннән ясалган кәтлитләр һәм балда кызган үрдәккә кадәр барысы да бар. Миндаль кремлы круассаннарны һәм җиләкләр һәм фисташкалар белән бизәлгән уала торган камырдан пешерелә торган тарт, эклерлар һәм эчендә алсу шампан шәрабе һәм кура җиләге булган кулдан ясалган конфетларны һичшиксез кабып карагыз. Бу кафеның һәр почмагы фотозона буларак та уңышлы кулланыла ала.

Адресы: Горький урамы, 19/8 йорт

Virid Yard

Бу Европа ризыклары рестораны традицион итальян һәм француз ризыкларына басым ясый, шулай ук бераз паназия ашларын да тәкъдим итә. Боларның барысы да 1960 нчы еллар Америкасына хас интерьерда урнашкан. Зөбәрҗәт һәм шоколад төсләре арт-объектлар белән аралаштырылган: шахмат тактасы рәвешендәге квадрат колонна, танылган рәссамнар картиналары репродукцияләре һәм керү юлындагы ике бюст. Менюда: ризотто, паста, карпаччо, стейк яки балык һәм грильдә әзерләнгән диңгез продуктлары, кыскасы, һәркем үзе өчен яраклы ризык табачак.

Адресы: Волков урамы, 59 йорт

Дөнья халыклары ризыклары галереясе

Комплексның исеме җисеменә туры килә – монда ризыкларның алты төрен кабып карарга тәкъдим итәләр. «Милан» ресторанының интерьерында Европа нәзакәтлелеге, ә ризыкларда ашларның бай тәме чагылыш тапкан, монда грильдә әзерләнгән кальмардан паста һәм ризоттога кадәр бөтен ризыклардан авыз итәргә мөмкин. Комплексның калган дүрт залында стейк һәм бургерлар тәкъдим итәләр, чын мичтә пицца әзерлиләр, француз каһвәханәсендә хуш исле каһвә пешерәләр һәм роллар әйләндерәләр. Шуңа күрә сез ким дигәндә ун илгә гастрономик сәяхәт ясарга теләсәгез, «Дөнья халыклары ризыклары галереясенә» карагыз.

Адресы: Бутлеров урамы, 43 йорт.

Leuven

Бельгия брассериясендә менюны Бельгия һәм Франция шеф-поварлары белән бергә төзегәннәр, шуңа күрә биредә традицион бельгия ризыклары – куян, өй паштетлары, суган ашы һәм бельгия вафлилары тәкъдим ителгән. Краннарда – 34 төрдәге сыра, шуларның 30ы даими булып тора, дүртесе ай саен үзгәрә. Шунысы кызык: футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында монда 20 мең литр күбекле эчемлек эчелгән икән!

Адресы: Пушкин урамы, 11 йорт

Стейклар и бургерлар

Top Hop

Top Hop крафт бары – тәмле бургер һәм сыра яратучылар өчен менә дигән урын. Хәзер монда 39 төр крафт сырасы тәкъдим ителә һәм Бельгия, Ирландия, Шотландия, Голландия, АКШ, Россия сыраханәләреннән 250 төр шешәле сыра сатыла. Балык һәм диңгез ризыкларын барга Ерак Көнчыгыштан китерәләр, ә ысланган итне (каз, үрдәк, каклаган ат) Татарстан фермерларыннан сатып алалар. Араларында чөгендер конфитюры белән «Борщ бургер», фермер күркәсеннән әзерләнгән «Инди бургер» һәм күмәчкә ягылган чия уылдыгы һәм каракатица карасы белән ясалган «Блэк бургер» булган җиде бургерның һәркайсыннан авыз итәргә тәкъдим итәбез.

Адресы: Бауман урамы, 36 йорт; Меридианная урамы, 2 йорт 

Big Butcher Grill 

Гриль-барда ачык утта әзерләнгән стейклар тәкъдим итәләр, аларның күбесе гарнир, мәсәлән, борчак сальсасы һәм коул слоу салаты белән бирелә. «Ковбой», «Тибон», «Итчедән» стейкларын, салатларны, итле бутербродлар һәм гарнирларны сайлап алырга мөмкин, аларның бай тәме бар картасындагы коктейльләр ярдәмендә тагын да яхшырак ачылыр. Ашамлыкларның барысы диярлек кунакларның күз алдында, ресторанның үзенчәлеге булган ачык кухняда әзерләнә.

Адресы: Пушкин урамы, 54/1 йорты

«Приют холостяка»

Ресторанның эшчәнлеге стейклар әзерләүгә генә кайтып калмый, менюда роллар һәм сашими, диңгез продуктлары, пилмән, борщ һәм паста да бар, әмма төп позицияләрне грильдә кыздырылган ит алып тора. Без сезгә филе-миньон һәм парда пешерелгән яшелчәләрне яисә су-вид технологиясе буенча әзерләнгән бәрәңге белән шпинаттан авыз итәргә киңәш итәбез.

Адресы: Чернышевский урамы, 27а йорты

Kombinat 

Kombinat бургерханәсе татар хәләл ашханәләре өстенлек иткән территориядә урнашкан. Шулай да мондагы 40 квадрат метрлык мәйданда алты төрдәге бургер, өч төрле иртәнге аш һәм шешәле крафт сырасы сатыла. Әле тагын монда шәһәрдәге иң зур һәм иң матур овершейкларга заказ бирергә мөмкин. Аларны эчүе уңайсыз булса да, фотога төшерүе җан рәхәте!

Адресы: Мәскәү урамы, 57 йорт

Автозаводский проспекты, 29 йорт

Паназиат ризыклары

OmNomNom

Мөгаен, Казандагы паназиат кухнясының иң танылган бинасы 2014 елда Бауманда ачыла. Күптән түгел яңартылган менюда үзенчәлекле роллар, дим-самнар, воклар, парда пешерелгән икмәк белән бао-бургерлар, том-ямнар һ.б. тәкъдим ителә. Том-ям Kingны оригиналь тәкъдим итүдә кабып карарга киңәш итәбез: шулпаны җылытыла торган махсус кәстрүлдә өстәл өстенә куялар, ә тирә-якта үз тәлинкәңә салып куярга өстәмә ингредиентлар белән пыяла савытлар урнаштыралар. Ашап бетергәч, монда ук сатыла торган кытай чәе яисә каһвә эчеп куярга мөмкин.

Адресы: Бауман урамы, 82 йорт

Leto

Горький паркындагы атаклы «Лето» рестораны күп үзгәрешләр кичерә һәм еш кына хуҗаларын алыштыра. Ләкин 2018 елда танылган Мәскәү ресторан холдингы бинаны үз канаты астына ала һәм аңа паназиат колориты өсти. Интерьерда нәзакәтле гадилек хакимлек итә: урыннар күп, мүк белән капланган стеналар һәм яшел паркка карап торган зур җәйге веранда. Менюда бамбук пароваркаларында, раменнар һәм вокларда кунакларга тәкъдим ителә торган суши, ролл, дим-самнар (кытай пилмәннәре). Моннан тыш, грильдә әзерләнгән бургерлар, паста һәм стейкларны үз эченә алган Европа менюсы да бар.

Адресы: Николай Ершов урамы, 5 йорт

Cho 

2018 елда Казанда фо ризыклары әкренләп бургерларны кысрыклап чыгара һәм ай саен диярлек ачыла башлый. Cho – вьетнам ризыгы фо-бо һәм манго-шейклар белән билгеле булган рестораннарның берсе (тәрҗемәдә «базар» дигәнне аңлата). Монда вьетнам пешекчеләре тавык яки сыер итеннән классик фо әзерлиләр, яшелчә һәм нэм-ран ите белән дөге кәгазеннән фритюрда кыздырылган рулет, шулай ук ит, диңгез продуктлары һәм яшелчәләрдән вок әзерлиләр. Ачык сары-зәңгәр интерьерга инде барлык инстаграм-блогерлар күз салды, ә күптән түгел генә фошная өстендә башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән кунакларга туктарга мөмкин булган апарт-отель ачылды.

Адресы: Жуковский урамы, 15а йорты

«Нихао» 

Зур булмаган Кытай ризыклары йорты. Хуҗасы һәм пешекчеләре – Пекиннан чыккан кешеләр. «Нихао»да өч зал бар: беренчесе агач өстәлле, икенчесе 20–25 кешелек, үзәгендә үтә күренмәле пыяла әйләнә булган түгәрәк өстәлле зал. Өченче зур булмаган зал ун кешегә исәпләнгән. Үзенчәлекле менюга 116 позиция кертелгән: «Феникс тырнаклары», кызыл шәрабта үгез койрыгы, кыяр белән дуңгыз ашказаны, кыздырылган дуңгыз эчәкләре, кыздырылган карп, гуанбао чебие, маринадланган кыяр, кыздырылган арахис. Шулай ук менюда токмач, кыздырылган тоф, кыздырылган төсле кәбестә, кыздырылган баклажан, кыздырылган әчкелтем борычлы бәрәңге һәм вегетарианнар өчен башка ризыклар бар. Һәр заказга өстәп чәйнек белән түләүсез кара яки яшел чәй тәкъдим итәләр, ә һәр ашамлыкның ачылыгын кунак мөстәкыйль рәвештә үзе көйли ала.

Адресы: Пушкин урамы, 52 йорт

Урта диңгез буе ризыклары

«Пирs»

Ресторанда Урта диңгез буеның иң популяр ризыклары җыелган, аларның төп өлеше – балык, диңгез продуктлары, яшелчәләр һәм сырлар. Лимонлы кремлы тунецтан ясалган тар-тарга, сыр һәм тәмләткечләр кушылган май белән эскаливада яки «Мариньер» мидияләренә игътибар итегез. Шулай ук менюда сыр һәм балык салатлары, Италия оныннан (сибас, лосось, вонголе, кысла муены яки бозау муены белән) ясалган паста һәм грильдә әзерләнгән балык. Бар картасында Иске һәм Яңа Дөнья, Россия шәрабләре, шампан шәрабе һәм күбекле шәраб тәкъдим ителгән.

«Хэмингуэй»

«Хемингуэй» менюсында стейклар һәм сычуаньча тавык белән баетылган урта диңгез буе ризыкларының традицион җыелмасы: руккола һәм шампиньоннан ясалган итальян салаты, уха, бозау итеннән аш, «Ла Рома» пастасы, грильдә әзерләнгән диңгез тарагы (морской гребешок), диңгез ризыклары һәм каракатица каралары белән ризотто һәм десертлар бар. Стеналарда диңгез пейзажы ясалган пыяла обойлар, залда – Бауман урамына карап торган зур тәрәзәләр. Болар барысы да, кызганычка каршы, бөек Америка язучысына берничек тә бәйләнмәгән, әмма урта диңгез буе ризыклары концепциясенә яхшы туры килә.

Адресы: Бауман урамы, 36 йорт

Camorra Pizza

Питер франшизасы бинасында даими рәвештә меню үзгәреп тора (пиццериядә атна саен яңа Weekend Pizza барлыкка килә), ләкин нечкә камырлы пиццада ингредиентларның уңышлы кушылмасы үзгәрешсез кала бирә. Монда ростбиф һәм руккола, кабак һәм кәҗә сыры, казылык һәм ачы соус, анчоус, артишок һәм бәрәңге белән пицца табарга мөмкин. Моннан тыш, монда агылып сатыла торган алты төрле сыра, дистәләгән шешәле күбекле сыра һәм сидр, лагер һәм лимонад бар.

Адресы: Кави Нәҗми урамы, 5 йорт

«Утка в котелке» 

«Черек күл» паркы каршында урнашкан «Утка в котелке» рестораны кунакларына Европа, рус һәм урта диңгез буе ризыкларыннан авыз итәргә тәкъдим итә. Ресторанда 40 кешелек утырту урыны бар, ясалма таштан ясалган бар өстәле янына да утырырга мөмкин, ресторандагы тәрәзәләрдә хәтфә портьерлар эленеп тора. Зал уртасындагы ак рояльдә кич саен диярлек музыкантлар классик һәм джаз композицияләрен уйный. Кабымлыкка пешерелгән камамбер, төп ашка пекинча пешерелгән үрдәк, ысланган Африка җәене, дорадо, лосось һәм диңгез ризыкларыннан пешерелгән уха һәм десертка сорбет ашап карагыз.

Адресы: Дзержинский урамы, 13 йорт

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез