«Йосыф кыйссасы» һәм «Зөләйха күзләрен ача». Татарстандагы китаплар буенча гид

Сәяхәтләр вакытында без еш кына бөтен мәгълүматның өчтән бер өлешен дә белергә һәм барлык урыннарны күрергә өлгермибез. Бу хәлне китаплар ярдәмендә төзәтергә мөмкин - алар сезгә тагын мавыктыргыч маҗарага өйдән чыкмыйча гына китәргә ярдәм итәчәк. Сезнең өчен юлкүрсәтмәләр, романнар һәм җыентыклар исемлеген тупладык, алар сезгә Татарстан һәм аның халкының төшенкелек һәм чәчәк ату чорларын ничек кичерүе турында сөйлиячәкләр.

«Город Брежнев». Шамиль Идиатуллин («Брежнев шәһәре». Шамил Идиатуллин)

Романда автор Яр Чаллы (ул вакытта әле Брежнев) тормышын 1980 еллар башында Андропов, үзгәртеп кору һәм салкын сугышның чираттагы этабы вакытында тасвирлый. Китапның төп геройлары - «КамАЗ» хезмәткәре, яшь укытучы һәм сигезенче сыйныф укучысы, аларның һәркайсы шәхси проблемаларны һәм ил тарихындагы борылыш чорын үзенчә кичерә. Шамил Идиатуллин сүзләренә караганда, китап балачак, шәһәр һәм җирле халыкка хәтер билгесе буларак уйланылган.

«Зулейха открывает глаза». Гузель Яхина («Зөләйха күзләрен ача». Гүзәл Яхина)

Гүзәл Яхина үзенең романында 1930 елда татар авылыннан Себергә сөргенгә җибәрелгән Зөләйха һәм башка күчеп китүчеләрнең язмышын тасвирлый. Китап авторы Казанда туган һәм себердәге сөргенлекне башыннан кичергән әбисенең хикәяләре ярдәмендә ул кулак” тамгасы тагылган кешеләр язмышы темасына битараф карый алмый башлый. Текст үзе 1930 һәм 1946 еллар арасындагы сөргенлектә булган кешеләрнең хикәяләре нигезендә оештырылган. 2018 елның октябрендә Казанда роман буенча фильм төшерелә башлады. Анда төп рольне Чулпан Хамматова - тумышы белән Казаннан булган Россиянең халык артисткасы уйнады.

«Крутой маршрут». Евгения Гинзбург («Текә маршрут». Евгения Гинзбург)

Төрмә, лагерь, сөргеннәр кичергән кешеләрнең авыр тормышы турында тагын бер китап. Казан журналисты Евгения Гинзбург роман-автобиографиясендә Казан иҗат интеллигенциясе буынының 1930 нчы еллардагы тормышы һәм тоткынлыктагы 18 куркыныч мизгел турында сөйли. Евгения Гинзбург һәм аның ирен сөргенгә җибәрүләре аркасында аларга Казанда кечкенә улларын - булачак язучы Василий Аксёновны калдырырга туры килә. Ул коммуналь йортта туганнары белән бергә яши. Берничә ел элек бу бинаны реконструкцияләгәннәр һәм хәзер анда Аксёновлар гаиләсенең йорт-музее эшли.

«Дневники». Габдулла Тукай («Исемдә калганнар». Габдулла Тукай)

Габдулла Тукай - Татарстан Республикасының халык шагыйре, үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган. Шагыйрьнең иҗаты белән танышуны «Туган тел», «Шүрәле», «Ирек турында» кебек популяр әсәрләрдән башларга, ә аның тормышы турында авторның үз сүзләре белән бәян иткән Исемдә калганнар”ын укырга тәкъдим итәбез. Әлеге документта авторның истәлекләре, фотолары һәм көндәлек язмалары, шулай ук талантлы язучы гомеренең соңгы елларындагы сынаулары һәм кичерешләре хикәя кылынган.

«Канун восьмого дня». Ольга Ильина («Сигезенче көн Кануны». Ольга Ильина)

Шагыйрь Евгений Боратынскийның оныгы һәм язучы Ольга Ильина Казанда туа, ләкин 1922 елда Харбинга, ә аннары Сан-Францискога күчеп китәргә мәҗбүр була, анда ул «Сигезенче көн Кануны» (Dawn of the eighth day) автобиографик романын чыгара. Китапта Ольга Ильина XX гасыр башындагы борылыш вакыйгаларын: Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 елгы революцияне һәм Гражданнар сугышын тасвирлый. Бу - Россиядә шагыйрьнең теләге буенча басылган беренче әсәр. Ул заманында Казандагы Боратынский музеена тапшырылган иде - шунда ук сез аның акварель портретын күрә һәм талантлы язучыларның гаиләсе турында күбрәк белә аласыз.

«Мифология казанских татар». Каюм Насыри и Яков Коблов («Казан татарлары мифологиясе». Каюм Насыйри һәм Яков Коблов)

Казан үзенең күренекле урыннары һәм кунакчыллыгы белән генә түгел, ә бай һәм үзенчәлекле фольклор һәм мифологиясе белән дә гаҗәпләндерә. Тикшеренүдә авторлар татарлар арасында гасырлар буе яшәп, телдән-телгә күчеп йөргән барлык мифологик затларны, шулай ук ырымнарны һәм сынамышларны тасвирлый. Китап сезгә Шүрәле һәм башка серле персонажлар турында сөйләр, төшләрнең әһәмиятен ачар һәм популяр сынамышлар белән таныштырыр. 

«Тайны Волжского Булгара». Юрий Супруненко («Идел Болгарының серләре». Юрий Супруненко)

Нәкъ менә Болгарда Казан ханлыгына нигез салынган. Шулай ук ул Русьта беренче тапкыр ислам дине кабул ителгән шәһәр булуы белән дә үзенчәлекле. Шуңа күрә хәзерге Болгар «Төньяк мәккә» булып санала һәм ел саен бөтен дөньядан бу мөбәрак җирне күрергә килүчеләрне җәлеп итә. Китап сезгә болгар чорына кадәрге тарихи вакыйгалар,ислам дине тарихы, шәһәрнең яшерен һәм аномаль урыннары һәм борынгы мәчетләр турында белергә ярдәм итәчәк.

«Сказание о Йусуфе». Кул Гали (Кыйсса-и Йосыф” Кол Гали)

«Кыйсса-и Йосыф» ерак 1223 елда дөньяга килә. Аның авторы күренекле шагыйрь һәм болгар-татар әдәбиятына нигез салучы Кол Гали була. Үз поэмасының нигезенә Кол Гали халык башлыгының унике улыннан берсе булган, бертуганнарының хыянәтен кичергән, әмма үзендә олы җанлылык һәм шәфкатьлелек саклап калган Йосыф хакындагы Коръән сюжетын салган. Бу искиткеч әсәр сезгә борынгы Болгар тормышын күзалларга һәм кешелекнең җуелмас кыйммәтләрен: изгелек, түземлелек, әхлаклылык, мәхәббәтне һәм дуслыкны хәтердә яңартырга ярдәм итәчәк.

«Чистай сәхифәләре» 

Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә әдәбиятчыларны Чистайга эвакуацияләгәннәр. Бу вакыт илдәге авыр чорланы һәм совет язучыларының тормышын тасвирлаган бик күп шигырьләр, хикәяләр, повестьлар һәм көндәлекләр дөнья күрәләр. Китапта сез Б. Пастернак, Н. Асеев, М. Исаковский, Л. Леонов, К. Тренева, К. Федин, С. Щипачев һәм башка авторларның истәлекләрен табарсыз.

«Чурики-мокурики острова Свияжск». Марина Разбежкина и Рашит Сафиуллин («Зөя утравының могҗиза-мокуриклары». Марина Разбежкина һәм Рәшит Сафиуллин)

Бу китап - кинорежиссер Марина Разбежкина һәм рәссам Рәшит Сафиуллинның иҗат нәтиҗәсе. Алар бергә 1970-1990 еллардагы Зөя турында кыйммәтле материал туплаганнар. Китапта кешеләрнең сөйләм язмалары, рәсемнәр, фотолар һәм сүзлек җыелган, ул җирле тормыш күренешләрен тасвирлый. Марина Разбежкина сүзләренчә, «чурики-мокурики - ул сөйләмнең һәм тормышның мозаика детальләренә охшаган өзекләре - алардан нәтиҗәдә тормыш үзе төзелә д инде. Башкача итеп әйтсәк, бу әсәр - үзенчәлекле Зөя «Фейсбугы». Ике талантлы авторның бу китабы сезгә нутристик, колоритлы Зөяне танытачак, андагы һәр кешенең гадәти булмаган тарихы ачылачак.

«Там, где цветет шиповник». Ольга Кузьмичева-Дробышевская («Гөлҗимеш чәчәк аткан җирдә». Ольга Кузьмичева-Дробышевская)

Жанрлар тоташкан китап туган якны өйрәнү, җирле халык белән интервью, авторлык эссе һәм нәфис прозаны үз эченә ала. Алар сезгә 1970-нче еллар башындагы Яр Чаллының тулы портретын күрергә мөмкинлек бирәчәк. Аннан сез танылган «КамАЗ» төзүчеләренең нинди шартларда яшәгәнен, җирле халыкка сугышлар һәм репрессияләр вакытында ниләр кичерергә туры килгәнлеген һәм шәһәрнең нинди серле вакыйгалар саклавын белерсез.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез