Татар Атлантидасы. Иске Татар бистәсе буенча кыскача экскурсия

Иске Татар бистәсе — Казанның тарихи өлешенең җаны, дисәк тә, ялгыш булмас. Монда йөреп кайткан кеше үзе өчен татар мәдәниятен ачар, чөнки бу бистәдә XVIII нче гасыр — ХХ нче гасыр башына караган 70 ләп һәйкәл сакланган
Мәдрәсә

мәктәп, уку йорты.

Иске Татар бистәсе «Тукай мәйданы» метро станциясеннән ерак түгел, Казанның иң үзәгендә урнашкан. Шәһәрнең башка өлешеннән аны табигый кысалар – Кабан күле һәм Болак елгасы аерып тора. Татар халкының мәдәнияте, яшәү рәвеше, татар интеллигенциясе турында күбрәк беләсегез килсә, шәһәрнең нәкъ менә бу почмагына юл тотыгыз. Бик күп еллар элек бистәне шәһәрнең башка өлешеннән озын биек дивар аерып торган. Бу дивар артында ачык төстәге матур йортлары һәм биек манаралары күккә тиеп торган мәчетләре булган бөтенләй башка Казан яшәгән.
Мәйдан

базар мәйданы, шулай ук кешеләрнең җыелу урыны.

Бистәнең тарихы 1552 нче елга, Явыз Иванның Казанны яулап алган вакытына барып тоташа, нәкъ менә бу елларда рус патшасы үзенә карата лояль мөнәсәбәттә булган татарларны шәһәрнең өске өлешеннән Кабан күленең сул ягына күчерә. Тора-бара бу районда сәүдәгәрләр йортлары, мәчет-мәдрәсәләр төзелә. Татарлар үз мәйданнарына нигез салалар һәм зәркан (ювелир) эшләнмәләре, баш киемнәре һәм көнкүреш кирәк-яраклары җитештерә башлыйлар. Әкренләп тормыш үз көенә кайта, һәм шәһәрнең бу өлеше Казанның иң бай һәм яшәү өчен уңайлы районы булып санала башлый. Иске Татар бистәсен тарихчылар «Татар Атлантидасы» дип атыйлар: бу бистә Казандагы Емельян Пугачёв күтәрелеше вакытында да исән кала, ә аннары әкрен генә үз көенә яшәвен дәвам итә. Монда татар халкының мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре яшәгән тарих һәм архитектура һәйкәлләре сакланып калган. Иске Татар бистәсе һәрвакыт Казанның үзенчәлекле, үзен-үзе тәэмин итә торган өлеше була. 1998 нче елда ул үзенчәлекле дәрәҗәгә һәм режимга ия «Иске Татар бистәсе» тарих-мәдәният тыюлыгы итеп билгеләнә.

Камал театры тирәсендәге фонтаннар янына Кабан күленә карап бассаң һәм сәгать теле юнәлешендә борылсаң, һәр 45 градус саен гасырларның бер-берсен алмаштыруын күрергә мөмкин: әнә XVIII нче гасырга караган Мәрҗәни мәчете, XIX нчы йөздә төзелгән «Болгар» номерлары, XX нче гасырда чәчәк аткан «Шәрык клубы» һәм Болакның уң ярлары һәм Кабан күле буйлап тезелгән заманча биналар. Кабан күленә бәйле бик күп риваятьләр сакланган. Аларның берсе буенча, күлнең төбендә хан хәзинәсе яшерелгән. Бу алтынны күпләр эзләп караган, махсус якорьлар белән күл төбен айкап чыгучылар да булган. Ыргаклар ниндидер авыр нәрсәгә эләккән, ләкин ычкынып киткән. Кабан күле төбендәге хәзинәләрне әлегә кадәр беркемнең дә таба алганы юк.
Күл буйлап Иске Татар бистәсенең сәүдәгәрләр яшәгән өлеше сузылган. Шәһәрнең беренче таш мәчете булган Мәрҗәни мәчетенең ап-ак манарасы төрле төсләргә буялган бер-ике катлы башка биналардан бик аерылып тора. Аны Екатерина II указы буенча ханбикәнең шәфкать-мәрхәмәт күрсәтүеннән файдаланып калырга тырышкан мәхәллә кешеләре акчасына төзиләр. Нәкъ менә бу мәчет төзелеше белән яулап алынган Казанда беренче мөселман мәхәлләсе формалаша. Эш манара күтәрүгә барып җиткәч, шәһәр хакимияте «Татарлар бигрәк биек төзи» дип, ханбикәгә хат язып җибәрәләр. Әби патша исә: «Мин аларга җирдә урын бүлеп бирдем, ә күк минем карамакта түгел», – дип җавап бирә.
Мөәзин

мөселманнарны намаз укырга чакыручы мәчет эшлеклесе. Кәләпүш – мәчеткә кергәндә киелә торган баш киеме.

Мәчетләр бу бистәдә шулкадәр тыгыз урнашкан ки, азан әйткәндә, намазга чакырган мөәзиннәрнең тавышы бер көчле авазга берләшә. Мәрҗәни мәчете беренче булып башлый, аңа Апанай мәчете кушыла, күрше урамда Борнай һәм Зәңгәр мәчеттән азан яңгырый. Мәхәллә кешеләре, башларына кәләпүшләрен киеп, намаз укырга ашыга.
Кәләпүш

мәчеткә кергәндә киелә торган баш киеме.

Сәүдәгәр Апанаевлар династиясе бистәдәге күпчелек йортларга хуҗа була. Фатих Кәрим урамында әле бүген дә аларның утарлары – ал төстәге мәһабәт бина сакланып калган. Ул – бистәге Г хәрефе рәвешендә төзелгән беренче йортларның берсе. Бистә сәүдәгәрләре гариф-горабага, ярлыларга ярдәм итеп торган: мәсәлән, Апанаевлар йортында инвалидлар, сукбайлар һәм ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләр яшәгән. Советлар заманында бу йортта хастаханә урнашкан. Хәзер бу бинада шәһәр сырхауханәсе һәм травмпункт эшли.
Апанаев йорты Совет хакимияте елларына кадәр төп мәйдан ролен үтәгән Юнысов мәйданына карап тора. Ул яшеллеккә күмелгән, ХХ гасыр башында анда митинглар һәм массакүләм җыелышлар үткәрелгән, монда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны соңгы юлга озатканнар. Нәкъ менә бу мәйдан ун ел (1987–1997) буе «Тукай мәйданы» дип аталган. Шунда ук Тукай музее яки Шамил йорты урнашкан. Ул күбрәк Диснейдагы патша сараена охшаган һәм бистәнең башка биналарыннан аерылып тора.

Тукай һәм Сафьян урамнары кисешкән җирдә – мәһабәт Юнысовлар утары, ә Сафьян урамы белән Каюм Насыйри урамнары кисешүендә Апанаевларның беренче йорты тора.

Бистәнең иң эчендә Әҗем һәм Борнай мәчетләре урнашкан. Аларга барып җиткәнсез икән, димәк, бу – Сез Иске Татар бистәсенең иң яшерен – бары җирле халыкка гына таныш почмакларын күрә алгансыз дигән сүз.
Җәяүле Каюм Насыйри урамында икенче таш мәчет – Апанай яисә Байлар мәчете тора, тыштан ул Мәрҗәни мәчетеннән кайтыш күренсә дә, эчтән бик бай бизәлешкә ия. Бу мәчетне XVIII гасырдан XX гасырга кадәр сәүдәгәр Апанаевлар династиясе тәэмин итеп торган, шуңа күрә ул алар исемен йөртә. Апанай мәчетен Казанның иң кечкенә Күнче урамы кисеп үтә. Монда гүя урамның тарихы баш калкыта: кирпеч бинаның диварларында кечкенә генә уемтыклар ясап, аларда үтүк, борынгы кайчылар һәм тегү машинасын урнаштырганнар – элек монда күнчеләр эшләгән.

Апанай мәчете каршында «Татар бистәсе» интерактив музее эшли. Борынгы урамнар буйлап «барабыз»да йөрегез, бистәгә кош очкан югарылыктан карагыз һәм виртуаль татар әбисе белән хуш исле чәй эчегез.
Йөреп кайтканнан соң «Татар утары» ял итегез. Бу комплекс тулы бер кварталны алып тора, аның эчендә ресторан, кунакханә, кафе, хайваннарын кул белән тотып була торган зоопарк һәм музей урнашкан. Утар мөсафирханәсе борынгы ныгытманы хәтерләтә: аның диварларында юллар һәм балконнар бар. Ишегалдында кое һәм арба тора, утарның диварларын тематик граффити бизи. Ресторандагы ризыклар утын белән ягыла торган борынгы болгар мичендә пешерелә. Кабан күленә сокланып утырасыгыз һәм Иске Татар бистәсендә хөкем сөргән бу тылсымлы атмосфераны хәтерегездә калдырасыгыз килсә, ресторан террасасындагы өстәлгә алдан ук заказ ясап куярга онытмагыз.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез