Казанда уикенд. Татарстан башкаласында ялларны ничек үткәрергә

5 апрель 2018
Сәяхәтче, нинди дә булса бер шәһәргә берничә көнгә барып кайтканда да, тәэсирләрен, уй-фикерләрен яңартырга, яңа көчләр, идеяләр тупларга сәләтле. Казан — мондый сити-брейк өчен менә дигән вариант. Без ялларын Татарстан башкаласында үткәрергә теләүчеләр өчен план төзедек. Ул шимбә иртәсеннән якшәмбе киченә кадәр дәвам итә. Ә сезгә бары Казанга киләсе генә кала

Шимбә

Иртәнге аш

Иртәнге сәгатьләрне сез җирле халык еш кына үз көнен башлап җибәрә торган җирдә үк үткәрә аласыз. Моның өчен шәһәр үзәгенә, Казан федераль университеты урнашкан тау итәгенә, «Жаворонок» каһвәханәсенә килегез. Бу каһвәханәдә 7:30 дан ук җиләк-җимешле һәм яшелчәле боткалар, бейгллар, йомырка тәбәсе һәм иртәнге аш өчен яраклы тагын бик күп ризыклар әзерләнә. Бу каһвәханәнең күршесендә үк тагын бер «иртәнге» кафе – Mama Deli урнашкан. Биредә иртәнге 8 дән панкейк, йомырка тәбәсе, «бенедикт» йомыркасы, баллы гранола кебек ризыклардан авыз итәргә мөмкин. Ә каһвәне үзегез белән алып, Казан үзәге буйлап сәяхәткә чыгып китсәгез, тагын да яхшырак булыр!

Йөреп кайту

«Жаворонок» белән Mama Deli кафеларыннан кул сузымында гына Казанның иң борынгы паркы – «Черек күл» урнашкан. Ап-ак Гашыйклар аркасы аша үтегез, аллеялар буйлап йөрегез, Мергасов йортын карагыз, ә аннары, Лобачевский урамына кире кайтып, Кремль урамына менегез. Ул Казан федераль университетының төп бинасыннан Казан Кремленә кадәр сузылган. Бу урам буйлап барганда, искиткеч матурлыгы белән дан тоткан бинаны – Ушкова йортын күрми калмагыз. Бүгенге көндә анда Татарстанның Милли китапханәсе урнашкан. Мәгарә формасындагы уку залын урамнан үк күрергә мөмкин. Моның өчен китапханәнең зур тәрәзәләренә генә карарга кирәк. Кремльгә якынрак аксыл сары һәм ал буяуларның кушылмасын төс иткән Александров пассажы тора. Аның һәр детален озаклап, тәфсилләп карарга мөмкин. Бинаны, һичшиксез, фотога төшерергә кирәк. Кремль каршындагы мәйданда 910 мең экспонат булган иң бай коллекцияле Татарстан Республикасы Милли музее урнашкан, ә Спас манарасына керү юлы янында ук бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

Кремль буйлап сәяхәт итүгә вакытыгызны жәлләмәгез, чөнки ул тарих һәм архитектура һәйкәле генә түгел. ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Казан Кремле эчендә танылган Сөембикә манарасы, Благовещение соборы һәм Колшәриф мәчетеннән тыш күпсанлы музейлар: «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигать тарихы музее, «Хәзинә» галереясе һ.б. лар бар.

  • Казан ханлыгының борынгы мәчетеннән илһам алып төзелгән Колшәриф мәчете Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә – 2005 нче елда ачыла. Бинаның цоколь катында ислам мәдәнияте музее эшли.
  • Сөембикә манарасы XVI нчы гасырда Казан ханлыгы белән идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Ул, Франциядәге Эйфель һәм Италиядәге Пизан манаралары кебек үк, Казанның һәм гомумән Татарстанның визит карточкасы булып тора. Шунысы да бар: ул да «авып бара торган» манаралар рәтендә.
  • Благовещение соборы XVI нчы гасырда Явыз Иван указы буенча төзелә. Озак еллар әлеге гыйбадәтханә Идел буенда христиан дине үзәге булып тора. Аны бик күп тапкырлар яңарталар, яңадан төзиләр. Бүгенге көндә собор исә үзенең беренчел образына тулысынча тәңгәлләштерелгән.

Благовещение соборы артындагы күзәтү мәйданчыгына керми калмагыз – аннан Казансу елгасы һәм Кремль яр буе искиткеч матур булып күренеп тора. Алга таба без сезгә нәкъ менә Кремль яр буена барырга киңәш итәбез. Җәй көне монда велосипед, велорикша һәм самокатларны арендага алырга, ә кыш көне Европадагы иң озын шугалакта шуарга мөмкин.

Төшке аш

Кремль яр буенда бик күп рестораннар эшли. Шәрык ашларын якын итсәгез, «Бахча» ресторанына керегез. Тәмле шашлык, ә десертка «Сулугуни» сырыннан әзерләнгән чизкейк ашамыйча калмагыз. Оранжереягә охшаган «Чирәм»дә исә татар халык ашларыннан авыз итәргә мөмкин, ә җәй көне ресторанның икенче катында терраса ачыла. Суга иң якыны исә – «Пирs» рестораны, аның төп өстенлеге – урта диңгез буе ашлары, яхшы шәраб картасы, тулы бер диварга сузылган тәрәзәдән гаҗәеп матур булып күренеп торган Казансу елгасы һәм күк йөзе.

Йөреп кайту

Кремль яр буе Милли мәдәният үзәге монументаль бинасы һәм алтын йөгертелгән «Хөррият» сыны белән тәмамлана. Алар янына баскыч буйлап менеп, Кремльгә, «Казан» гаилә үзәге, «Миллениум» күперенә ачылган искиткеч манзарага сокланырга мөмкин.

Кәефегез шәп, көчегез күп булса, һәм Казанның иң рәхәт, җылы, җыйнак урынын күрергә теләсәгез, «Камал театры» тукталышына кадәр барыгыз да Иске Татар бистәсенә юл тотыгыз.

Бистә Кабан күле артыннан ук башланып китә. Риваять буенча, бу күлдә хан хәзинәсе саклана. Сәяхәтегезне татар халкының тарих һәм мәдәният һәйкәлләре белән әйләндереп алынган Каюм Насыйри җәяүле урамыннан башлагыз. Монда сез Казанның беренче таш мәчете булып саналган һәм Екатерина II указы буенча төзелгән Мәрҗәни мәчетен күрә алырсыз. Бераз баргач, икенче таш мәчет – Апанай мәчете – күзгә ташланыр, ул Күнче урамы янында урнашкан. Бу урам – Казанның иң кечкенә урамы. Апанай мәчете каршында «Татар бистәсе» музее эшли. Әлеге музейда бу Иске Казан почмагының макетын карарга һәм виртуаль татар әбисенә татар сыйлары белән чәй эчәргә керергә мөмкин.

Каюм Насыйри урамы Апанаевларның беренче йортына терәлә, алга таба Сафьян урамы буенча барсагыз, бу урамның Тукай урамы белән кисешкән җирендә мәһабәт бина – Юнусовлар утарын күрерсез. Бистәнең иң эчендә Әҗем һәм Борнай мәчетләре урнашкан. Аларга кадәр барып җиткәнсез икән, димәк, сез Иске Татар бистәсенең иң яшерен – бары җирле халыкка таныш булган почмакларын күрә алгансыз дигән сүз.

Кичке аш

Бай эчтәлекле көнне Кабан күле буенда урнашкан «Татар утарында» тәмамларга мөмкин. Ит ризыкларыннан авыз итегез, итне монда утын белән ягыла торган борынгы болгар мичендә әзерлиләр. Ресторанның террасасыннан күлгә искиткеч манзара ачыла. Ә татар халкының камыр ашларын үз иткәнсез икән, аларны Камал театры янында урнашкан «Түбәтәй» тиз туклану челтәреннән алыгыз.

Якшәмбе

Иртәнге аш

Сәяхәтегезнең икенче көнен Татарстанның Starbucks кафесына җавабы булган – ГУМда яисә Островский урамында урнашкан Beanhearts каһвәханәсендә башларга киңәш итәбез. Менюда – инглиз һәм француз иртәнге ашлары һәм, әлбәттә, каһвә. Бу каһвәханәгә Бауман урамында урнашкан паназиат кафесы альтернатива булып тора. Ял көннәрендә бу кафеда 16:00 га кадәр вешенка гөмбәсе белән йомырка тәбәсе, ананаслы дөге боткасы һәм эремчекле көлчә әзерлиләр.

Йөреп кайту

Әйбәтләп ашап алганнан соң, җәяүле Бауман урамы буйлап йөрергә чыгыгыз. Богоявление соборы манарасында урнашкан күзәтү мәйданчыгы сезгә шәһәргә кош очкан югарылыктан карарга мөмкинлек бирер. Бу собор янында опера җырчысы Фёдор Шаляпин хөрмәтенә һәйкәл куелган, һәйкәл тирәсендәге отель да аның исемен йөртә. Танылган җырчыны нәкъ менә Богоявление соборы кәшәнәсендә чукындырганнары да билгеле.

Бауман һәм Астрономия урамнары кисешүендә урнашкан соры бина – танылган Татар ашлары йорты. Ресторанның цоколь катындагы кечкенә генә тәрәзәдән юлга татар камыр ризыкларын сатып алырга мөмкин: мондагы өчпочмаклар телеңне йотарлык! Урам буйлап алга таба барсагыз, Матбугат йортын күрерсез. Ул конструктивизм һәйкәле булып тора һәм архитекторлар нияте буенча ачык китапны хәтерләтә. Ә менә хәзер, такси чакыртып, Раифага да барсагыз була: анда сез мәһабәт монастырьга сокланырсыз һәм бакалары бакылдамый торган мәшһүр күл белән танышырсыз. Раифа монастыре янында дендрарий бар: рәхәтләнеп саф һава сулагыз һәм сирәк очрый торган агачларны карагыз.

Төшке аш

Рәхәтләнеп Раифада йөргәннән соң, Казандагы Матбугат йорты янына кайтыгыз: ул Сезне ипи һәм тоз белән каршы алыр. Чөнки шәһәр халкы яратып йөри торган барларның берсе – «Соль» дип атала. Бургер ашап, нарат җиләгеннән ясалган морс эчегез яисә иртәнге яки төшке ашларның берсен алыгыз – аларны бу барда кичке сәгать 6 га кадәр әзерлиләр.

Йөреп кайту

Төшке аштан соң Казанны Амстердам һәм Санкт-Петербург кебек каналлы шәһәрләргә охшаткан Болак ермагы буйлап йөрергә чыгыгыз. Ерактагы, оча торган тәлинкәгә охшаган бина – быел гына массакүләм төзекләндерүдән соң ачылган Казан циркы. Болак аша үткәрелгән Ложкин күперенә кадәр барыгыз да Чернышевский урамына, тимерьюл вокзалына таба борылыгыз. Элекке печән киптергеч бинасында урнашкан «Cмена» заман мәдәнияте үзәгенә керми калмагыз. Монда Россиянең яшь рәссамнары күргәзмәләре, галимнәр һәм публицистларның лекцияләре, бәйсез музыкантларның концертлары уза. Лекторий һәм экспозицияләрдән тыш «Смена»да китап кибете, винил пластинкалар сатыла торган кибет һәм мәтрүшкәле раф кәһвәсе («татарча раф») әзерләнә торган каһвәханә дә бар.

«Смена»дан җиңел генә тимерьюл вокзалына (әгәр дә сез поездда китәргә булсагыз) һәм аэропортка барып җитәргә мөмкин (шул ук вокзалдан электричка йөри).

Без сезгә ялларда Казан буйлап сәяхәт итү өчен төзелгән бары бер маршрут турында гына сөйләдек. Бу маршрутны дусларыгыз белән уртаклашыгыз яисә «Маршрутлар конструкторы»на кереп үзегезнең үзенчәлекле маршрутыгызны төзегез.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез