Казанны күрергә килеп, ничек бөлгенлеккә төшмәскә? Татарстан башкаласында ничек арзан итеп ял итәргә була?

Күпләр яңа шәһәрдә яхшы һәм уңайлы ял итү өчен зур күләмдә акча кирәк дип саный. Әмма тәҗрибәле сәяхәтчеләр теләсә кайсы җирдә дә арзан һәм тәмле итеп ашарга, истәлекле урыннар һәм җирле мәдәният белән бушлай танышырга мөмкин булуын беләләр. 1000 сум да акча тотмыйча, Казандагы вакытны ничек бер дигән итеп үткәрү турында сөйлибез.

Татар кулинариясе шедеврларын бушлай татып карарга

Чәк-чәк белән өчпочмакларны авыз итмичә, Татарстаннан китү ярамас. Өстәвенә, хәзер Казанда арзан бәядән сыйфатлы һәм тәмле ризыклар тәкъдим итә торган урыннар күп.

«Кыстыбый – tatar-food»та милли ризыкларның яңа интерпритациясе

Тиз туклану рестораны татар стрит-фудының заманча форматына башлангыч бирде. Менюда төп позиция - кыстыбый, камыр белән эчлектән торган традицион татар ризыгы. Биредә сез ит, тавык яки яшелчә эчлекле кыстыбыйның 20 дән артык төрен, шулай ук аш, салат, гарнир, десерт һәм балалар менюсы табарсыз.

Кыстыбый – 69 сумнан

Өчпочмак– 45 сум

Эчемлекләр – 39 сумнан

Ашлар – 69 сумнан

Комбо наборлары – 139 сумнан

Адреслары:Спартак ур., 23 й., Ямашев проспекты, 76 й.

«Түбәтәй»дә милли стрит-фуд

Традицион татар кулинариясенә тугрылыгын һәм заманча трендларны берләштерә алган тагын бер оешма. Монда сезгә түбәтәй әзерләп бирмәячәкләр, әлбәттә, ләкин шунсы хак: тамагыгыз бер атналык туяр. Җитмәсә, «Түбәтәй» ризыкларын кафеның үзендә генә түгел, урамда йөргәндә дә дә сынап карый аласыз: шәһәр үзәгендәге Түбәтәй” киосклары сезне берничә минут эчендә туклыклы ризык һәм кайнар эчемлекләр белән сыйлаячак.

Өчпочмаклар - 42 сумнан

Чәк-Чәк - 29 сумнан

Кыстыбый - 60 сумнан

Гөбәдия - 39 сумнан

Иртәнге аш - 130 сумнан

Бизнес-ланчлар - 169 сумнан

Адресы:

Кызыл Кокшай урамы, 140 й.

Бауман ур., 13 й.

Кремль ур., 35 й.

Татарстан ур., 1 й.

Горький ис.ҮМһЯП

Минск ур., 1А й.

«Чәк-чәк» кафесында җирле тәм-томнар

Казанның төп урамындагы уңайлы кафеда рус яки татар кухнясын сайларга һәм, әлбәттә, төп милли десерт - чәк-чәкне авыз итәргә була. Кафе хуҗалары барлык кунакларын да җитез һәм тәмле итеп ашатырга, шулай ук хәлдән килгәнчә рәхәт мохит булдырырга вәгъдә итә. Ә төшке аштан соң, тагын бер-ике тартма чәк-чәк алып, кафе янында урнашкан Казан Кирмәненә, Меңьеллык мәйданына һәм Казансу ярбуена барырга була.

Камыр ашлары - 35 сумнан

Кайнар ризыклар - 120 сумнан

Адресы: Бауман ур., 7/10

«Азу» татар ризыклары кафесы 

Бу кунакчыл кафеда сезне иң яхшы милли ризыклар белән сыйлаячаклар һәм, кирәк булса, банкет оештырырга ярдәм итәчәкләр. Кафеда 3 банкет залы, балалар зонасы, зур парковка һәм, әлбәттә, рус һәм татар ризыкларының киң сайлау мөмкинлеге бар.

Өчпочмаклар - 30 сумнан

Кыстыбый - 44 сумнан

Гөбәдия - 55 сумнан

Чәй - 85 сумнан

Адресы:

Чистай ур., 2 й.

Газовая ур., 14 й.

Петербург ур., 52 й.


Вакытны ничек күңелле һәм файдалы итеп уздырырга?

Яңа шәһәр турында онытылмаслык хатирәләр истәлекле урыннарны күрү генә түгел, кызыклы чаралар һәм танышлыклар да калдыра. Казанда сезне яңа идеяләр белән күмәчәк һәм яңа дуслар табарга ярдәм итәчәк берничә урын бар.

«Циферблат»та кофе алып утырулар

Циферблат”ның иркен мохитендә туктаусыз йөрүдән ял итәргә, чәй яки кофе эчәргә, мөһим эшләр белән шөгыльләнергә, яхшы кешеләр белән танышырга һәм башкаларның хакын бозмаган бөтен нәрсәне эшләргә мөмкин. Ә тагын, атна саен биредә алкогольсез кичәләр, концертлар, лекцияләр яки мастер-класслар уза. Түләү системасы үзгә - берәр чарада катнашкан өчен түгел, ә монда уздырган вакыт өчен генә түлисең. Шулай ук, мондагы эшләрдә ярдәм күрсәтеп тә - мәсәлән, савыт-сабаны юып - бушлай минутлар алырга мөмкин.

Бәясе - бер минут эчендә 2,5 сум, бер минут эчендә 2 сум икенче сәгатьтә һәм бер минут эчендә 1 сум. Бишенче сәгатьтән соң вакыт бушлай була. 5 яшькә кадәр балалар бушлай кунак булалар, ә 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен тулы бәядән 50% түлиләр.

Адреслары:

Университет ур., д. 14

Щапов ур., д. 47

«Штаб» заманча коворкингы 

Креатив индустрияләр резиденциясе элеккеге тегү фабрикасында урнашкан һәм үзендә төрле һөнәрдәге иҗади кешеләрне кабул итә. Атна саен биредә бушлай лекцияләр, мастер-класслар, күргәзмәләр, кино күрсәтүләр һәм театр проектлары уза, алар җирле халык һәм туристларны шәһәр мәдәнияте белән таныштыра. Шунда ук эксклюзив эчемлекләр белән кофейня, китап кибете эшли, эш өчен коворкинг - көненә 250 сумнан.

Адрес: Татарстан ур., 20

«Смена» заманча мәдәният үзәге

Заманча мәдәният үзәгендә даими рәвештә заманча сәнгать күргәзмәләре, танылган фән һәм сәнгать эшлеклеләре лекцияләре, халыкара кинофестивальләр программаларын күрсәтү, концертлар һәм күләмле шәһәр фестивальләре уза. Күп кенә чараларга керү ирекле, шуңа күрә шәһәрдәге төп вакыйгаларга эләгү өчен афишаны алдан ук өйрәнергә киңәш итәбез. Монда шулай ук заманча әдәбиятның зур китап кибете һәм кахвәханә эшли.

Адрес: Борхан Шаһиди ур., 7 й.

Лофт һәм «Алафузов фабрикасы» коворкингы

Казанның аерым рухлы мәйданнарының берсе XVIII гасыр башында төзелгән ташландык фабрикада урнашкан һәм ирекле рәссамнарның, музыкантларның һәм андеграунд культурасы вәкилләренең төп урыны булып тора. Арзан бәягә биредә иҗади объектлар, күргәзмәләр, фестивальләр һәм шәһәрнең төп кичәләре белән танышырга мөмкин.

Адрес: Гладилов ур., 55 й.

Бөтен гаилә белән күңел ачу

Барлык гаилә әгъзаларын шатландыру өчен, бөтен акчаны кыйбат аттракционнарга яки күңел ачу үзәкләренә сарыф итү мәҗбүри түгел. Казанда бушлай яки арзанга бөтен гаилә белән вакытны бик яхшы уздырырга мөмкин булган урыннар күп.

Кремль яр буе 

Казан Кирмәне диварлары янында гаилә сәфәрләре һәм истәлекле фотосессияләр өчен бер дигән урын - Казансу яр буе урнашкан. Гаиләнең һәр кешесе биредә күңеленә хуш килгәнчә ял итә алачак, чөнки көн саен биредә бушлай чаралар, фестивальләр һәм бәйрәмнәр уза. Атна саен балалар кулинария һәм сәнгать мастер-классларында катнаша, әдәби кичәләрдә әкиятләр тыңлый яки оригиналь балалар мәйданчыкларында уйный ала. Олылар өчен ачык мәйданда биюләр, инглиз теле клубында тел өйрәнү яки сәнгати мастер-классларның берсендә рәсем ясап карау ошарга мөмкин.

Адрес: Федосеев ур., 1 й. 

Горький исемендәге ял паркы

Гаиләгез белән ашыкмыйча гына йөрергә яратсагыз, Шәһәр үзәгеннән ерак түгел урнашкан Горький исемендәге ял паркына барырга киңәш итәбез. Ел әйләнәсе биредә түләүсез мәдәни, күңел ачу һәм спорт чаралары үтеп тора. Шулай ук, күләмле чаралар һәм тематик бәйрәмнәр үткәрелә. Ә тәнәфесләрдә шахмат тактасы рәвешендәге төсле музыкаль фонтанны карарга, биредәге тиеннәрне ашатырга һәм заманча балалар мәйданчыкларында уйнарга киңәш итәбез.

Адресы: Николай Ершов ур.

Горки-Әмәт урманы

Бу - казанлылар арасында саф һавада йөрү өчен иң яраткан урыннарның берсе, чөнки Горки-Әмәт урманы җирлегендә, шәһәр читенә чыкмыйча гына,чын урман һавасын суларга, арт-объектлар фонында матур фотосурәтләр ясарга һәм бөтен гаилә белән кызыклы чараларда катнашырга мөмкин. Балагыз түләүсез җирле эко-клуб белән бергә әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә, иҗади остаханәләрдә һәм кулинар мастер-классларда катнаша, ә кышын - җил уйнатып тау шуа ала.

Адресы: Җиңү проспекты, 69

Мәдәни программа

Очсыз-кырыйсыз мастер-класс, кызыклы танышулар, арзанлы өчпочмак һәм урам гизүләр арасында үткәннәрнең кызыклы дөньясын да өйрәнергә онытмагыз. Моны бушлай диярлек башкарып чыгу ысуллары турында сөйләрбез.

Казан Кирмәне

Казанның баш истәлекле урыны буйлап гизү һәрвакыт бушлай, ә инде музейларына керү 22 гыйнвар, 18 апрель һәм 18 май көннәрендә генә мөмкин булачак. 1 сентябрь көнендә барлык 1 сыйныф укучылары, 1-10 октябрҗ көннәрендә - пенсионерлар, ә 30 ноябрьдә - барлык балалы әниләр түләүсез керә алалар. Һәм, әлбәттә, студентлар, мәктәп балалары, пенсионерлар һәм башка льгота категорияләренә кергән кешеләр өчен ел әйләнәсе ташламалар каралган.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясе

Россиядә И.К. Айвазовский, И.Е. Репин, И.И. Шишкин, В.А. Серов, И.Э. Грабарь, В.В. Кандинский һәм башка күренекле рәссамнарның иң зур сәнгать җыелышларын һәр айның беренче сишәмбесендә бушлай күрергә мөмкин.

Адресы: Кремль, «Хәзинә» Музей комплексы (Шейкман ур., 12), 3 подъезд 

Татарстан Республикасы Милли музее 

Идел һәм Урал буеның уникаль мәдәният һәйкәлләрен һәр айның беренче чәршәмбесендә бушлай өйрәнергә мөмкин. Ә 16 яшькә кадәрге балалар музейга үзләре генә килгән очракта – түләүсез кертеләләр.

Адресы: Кремль ур., 2 й. 

Василий Аксёнов музей-йорты

Кайчандыр язучының йорты булган музейга теләге булган һәркем бушка килә ала. Шулай ук бушка яки арзан бәядән кинокүрсәтүләргә, иҗади очрашуларга һәм концертларга барырга була.

Адресы: Карл Маркс ур., 55/31 й

Академик Бертуган Арбузовлар йорт-музее

Атаклы Казан химиклары Александр Ерминингельдович һәм Борис Александрович Арбузовларның ни рәвешле яшәгәнен елның теләсә кайсы вакытында бирегә килеп белеп була. Музей мемориаль дип санала, чөнки йортта чын көнкүреш кирәк-яраклары һәм җиһазлар, фотография-документлар, фәнни хезмәтләр һәм хәтта Арбузовлар үз куллары белән утырткан агачлар сакланган.

Адресы: Катанов пр., 8 й

Җиңү паркындагы хәрби техника күргәзмә-музее

Экспозиция ачык һавада урнашкан, шуңа күрә танкларга, гаубицаларга, самолётларга һәм вертолётларга елның теләсә кайсы көнендә бушлай карарга мөмкин.

Адресы: Бондаренко ур., 5 й.

Актив ял

Татар ашларыннан соң сезгә түләүсез фитнес дәресләре, велосипедта йөрүләр һәм күңелле физкулҗтураның башка вариантлары элекке ярдәм итәчәк.

«Яшел Фитнес» белән күнегүләр

Елның җылы вакытында Казанның җәмәгать мәйданчыкларында теләүчеләр өчен бушлай спорт чаралары уза. Күнегүләр программасы физик әзерлекләре төрле дәрәҗәдә булган өлкәннәргә һәм балаларга исәпләнгән, шуңа күрә аларга теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин.

Күнегүләр тәртибен һәм аларны үткәрү урынын zelfi.ru сайтында белергә мөмкин.

Бау паркларында экстремаль спорт

Бау парклары - актив ял итү өчен менә дигән вариант. Аларга бәяләр 200 сумнан башлана, шуңа күрә онытылмас кичерешләр алып, куркуыгызны җиңәсегез килсә - рәхим итегез! Бау парклары Горький паркында, Горки-Ометьевск урманында, Аккош күлендә һәм FUN24 күңел ачу үзәгендә бар.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез