«Тукай юлы» буенча алга таба. Яңа этник маршрут юлында нәрсә эзләргә?

Татарстанда авылларны, бистәләрне һәм республика районнарын тоташтыручы, әмма әлегәчә турист аягы басып өлгермәгән дистәләгән километрлар кала бирә. 29 июньдә Татарстанда Тукай юлыннан” дигән яңа туристик маршрут ачыла. Аны җәяү яки велосипедта үтеп, туган як тарихына чумарга, яки үзеңне һәм җирле мәдәниятне танып белүдән, табигать белән аралашудан сөенеч табып, татар авылларының халкы һәм яшәеше белән танышырга мөмкин булачак.

Дөнья күләмендә мөстәкыйль сәяхәтләрнең мондый төре инде күптән гамәлдә: Перуда ул 43 километрлы «Инклар сукмагы», Испаниядә 800 км.га сузылган «Сантьяго юлы» (яки «Изге Иаков юлы»), Ә Россиядә - Изге-Троицк Сергиев Лаврына 87 чакрымлык юл. Мондый сәяхәтләр зур популярлык казана, чөнки алар ярдәмендә мәдәни программаны спорт белән берләштерергә, үзеңне чыдамлыкка тикшерергә, кызыклы кешеләр белән танышырга һәм яңа дуслар табарга була. «Тукай юлы» буенча хәзер үк узарга мөмкин, ә без сезгә бу сәяхәттән нәрсә көтәргә һәм нәрсәгә карарга икәнен әйтербез.


Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. «Туган авыл», Г.Тукай

Якты тәэсирләргә бай яңа дөньяга юл Казанда - татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган музейдан башлана. Ул, авыр язмышка карамастан, Татарстанның матурлыгын танып, аңа булган мәхәббәтен саклап кала алды. Тукай Казан арты якларында, Кушлавыч авылында туган һәм кыска гына гомере эчендә күп кенә шәһәрләрне һәм авылларны алыштырып өлгергән. Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә һәм Балтач районнары аша уза торган маршрут нәкү менә алар аркылы үтәрлек итеп салынган да.

«Тукай юлы» республиканың урманнары һәм далалары аша уза, ә гомуми озынлыгы 120 чакрым тәшкил итә. Торак пунктлар арасындагы ераклык - 15 чакрым чамасы, һәр 5-7 чакрым саен туристлар ялга туктала алачак (бөтен юл буена - 25 шундый ял пунктлары каралган). Аларның һәрберсендә туристларны җирле халыкның кунак йортлары көтә, анда озак юлдан соң көч җыярга һәм ял итәргә мөмкин.

Табигатькә якын булудан тыш, сәяхәтчеләр мәдәни объектларны да карый алачак: маршрутта 19 музей һәм ямьле табигать объектлары урын алган. Алар арасында: суларында яшәүче аҗдаһалар турындагы риваятьләр белән дан тоткан Кара күл һәм кышын - катмый, җәен - җылынмый торган, ләкин гаҗәеп төсе белән фирәзә ташларын хәтерләткән Зәңгәр күлләр. Киләчәктә, юлчылар аена 2 тапкыр зур милли бәйрәмнәргә эләгәчәк, дип уйланыла. Мәсәлән, Сабантуй: анда туристларны татар антуражында җирле халык һәм музыка коллективлары озатачак, дип көтелә. Юлда тагын бик күп кызыклы объектлар - иҗатларына татар мәдәнияте нигезләнгән шәхесләргә - мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси, халык язучылары Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов һәм башка бик күпләргә -багышланган музейлар - очрый.

Теләге булган һәр юлчы районның башка туристик объектларына да бара ала. Мәсәлән, Хотня авылындагы Изге чишмә, төрле авыл хуҗалыгы оешмалары, шәһәр һәм бистәләрнең тарихлары турында сөйләячәк музейлар.

Сәяхәт итү дуслар һәм туганнар белән күңеллерәк булачак, әлбәттә, ә мөстәкыйль рәвештә - анда хәзер үк кузгалырга мөмкин. Юлда йөрү өчен уңайлы күрсәткечләр бар. Бераз вакыттан соң юлда һәр 5 чакрым саен махсус җиһазландырылган чатырлар урнаштырылачак, алар астында ял итәргә мөмкин була. Иң чыдам кешеләр өчен юлны кышка әзерлиләр һәм аның буенча чаңгы, чана һәм җигүле атларда узарга мөмкин булачак. «Тукай юлы» бик матур урыннар аша уза, шуңа анда истәлекле фото ясарга мөмкин. Юлда сез татар авыл йортларын күрерсез, аларның көнкүреше белән танышырсыз, һәм, әлбәттә, җирле, сыйфатлы азык-төлекләрдән әзерләнгән тәмле татар ашларыннан авыз итәрсез.

Татарстанның мәдәни мирасын күрсәтеп, теләсә нинди яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәчәк һәм, һичшиксез, истәлекләр сандыгын баетып, аның буенча тагын бер тапкыр узу теләген калдырачак, «Тукай юлына» кичекмәстән барырга киңәш итәбез.

Маршрут белән бәйле барлык нечкәлекләрне рәсми сайтта белергә мөмкин.

Маршрутны тәкъдир итү 29 июньдә булачак. Ул Арчада старт алып, Кушлавыч, Өчиле һәм Иске Чүриле бистәләре аша уза. Маршрутның соңгы ноктасы Яңа Кырлай булачак. Юлның гомуми озынлыгы 21 километр һәм ул 8 сәгать тирәсе дәвам итә.

Сәяхәткә үзең белән нәрсәләр алырга? «Сантьяго юлы» буенча 212 км юл үткән Этери Ильинаның киңәшләре:

— Озак вакыт йөрү өчен уңайлы аяк киеме (кроссовкалар, трекинг ботинкалары), яңгыр яки сөял чыгу очрагына - алмаш аяк киеме

— Җиңел сумка яки рюкзак (бер көнлек походлар өчен)

— Пластик шешәдә эчә торган су

— Баш киеме (кепка, эшләпә, яулык, панама яки башкалар)

— Яңгырлык (дождевик) - рюкзак белән үзеңә кияргә мөмкин булсын өчен зуррак үлчәмдә

— Җылы кофта

— Дымлы салфеткалар яки кул өчен антисептик

— Скандинавия йөреше өчен таяклар

— Привалда утырыр өчен япма яки сөлге*

— Лейкопластырь, йод, эластик бинт яки кирәкле дарулар (шул исәптән антиаллерген) һәм черкиләрдән чара*

— Үзегез белән оештырылган төшке аш,юл дщвамында тамак ялгап алуларга бераз акча (якынча 600 сум) һәм истәлекле бүләкләр алырга онытмагыз, чөнки маршрут вакытында катнашучыларга татар кухнясы ризыклары һәм сувенир кибетләре тәкъдим ителәчәк.

*- теләк буенча

Карта:

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез