Агым уңае белән яңа үрләргә. Казанның суда күңел ачу чаралары буенча юлкүрсәткеч

Су буйлап сәяхәт итү - Казанны яңа яктан күрү, шәһәр шау-шуыннан арынып тору һәм дистәләгән матур фотосурәт ясау мөмкинлеге. Шәһәрдәге махсус вакытлыча файдалануга алу пунктлары күл һәм елгалар буйлап катамараннарда, көймәләрдә һәм хәтта иске рус стилендәге ладьяларда гизәргә тәкъдим итә. Җәй көне Казанда нинди су күңел ачу чаралары барлыгы турында сөйләрбез.

Түбән Кабан күле яр буе

Яңартылган яр буеннан йөреп килгәч, Кабан буйлап су экскурсиясенә барырга була. Күлнең Иске Татар бистәсенә караган яр буенда уннарча катамаран (ап-ак төстә һәм машина рәвешендәгеләр бар), аккош рәвешендәге көймәләр һәм җилкәнле агач ладья тора. Соңгысында гид җитәкчелегендә генә йөреп була - ул рус, инглиз яки татар телендә Кабан күленең тарихы һәм саклаган риваятьләре турында сөйләр.

Бәясе:

4 урынлы катамаран - 650 сум/сәгать, 400 сум/30 минут

2 урынлы катамаран (+4 яшькә кадәрге бала өчен 1 урын) - 550 сум/сәгать, 350 сум/30 мин.

3 урынлы көймә - 500 сум/сәгать, 300 сум/30 минут

5 урынлы көймә - 550 сум/сәгать, 350 сум/30 минут

Гид белән экскурсия - 500 сум/сәгать, 300 сум/30 минут ( 5 яшькә кадәр балаларга бушлай, 14 яшькә кадәр - 50% ташлама белән)

Машина рәвешендәге 4 урынлы катамаран - 900 сум/сәгать, 550 сум/30 минут

Эш вакыты: тәүлек буе

Телефон: +7 (927) 681-43-80, +7 (927) 240-02-04

Зәңгәр күлләр 

Казансу елгасы буйлап уза торган тур «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы янында старт алып, Зәңгәр күлләрдә тәмамлана. Ул биш сәгать дәвам итә: дүрт сәгате юлга китсә, берсе - туктап, ял итәргә һәм чип-чиста, бозлы суда коенырга. Җиде һәм сигез кешегә исәпләнгән ике су катеры «Ривьера»дан көненә ике тапкыр: сәгать 9:00 һәм 15:00 китә. Уза торган шәһәр чаралары аркасында су буенча хәрәкәтне чикләү вакытлары гына искәрмә булырга мөмкин. . Юлда балык тотарга, һавага очыртма җибәрергә һәм реквизит белән фотога төшәргә мөмкин. Бу җыелма экскурсия, шуңа күрә урыннарны алдан ук алып куярга кирәк, ә елга трамвае барлык урыннар тулы булган очракта гына йөри.

Бәясе: сигез кешегә 11 000 сум

Телефон: +7 (917) 295-63-60, +7 (950) 947-37-13

«Локомотив» пляжы

Җирле яхт-клуб яхтада төн үткәрергә чакыра: төрле кичәләр, гаилә бәйрәме яки романтик кичке аш оештырырга мөмкин. Яхта өслегендә берьюлы алты кеше була алачак. Суднода вакытыгыз уңай һәм рәхәт үтсен өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган: душ, камбуз һәм чиста урын-җир белән түшәлгән карават. Истә тотыгыз: яхта төне буе пирс янында торачак.

Бәясе: яхтада төн (23:00 дән 7:00 гә кадәр) - 7 000 сумнан.

Элемтә: 7 (917) 295-63-60, 7(950) 947-37-13

Казансу акваториясе

Төп шәһәр елгасы буенча экскурсия 40тан алып (Ленин дамбасы һәм «Миллениум» белән чикләнгән акваториядә) 90 минутка кадәр (Киров дамбасыннан узып ары чыгу белән) вакыт алачак. Пассажирлар, «Казан» гаилә үзәге, Нерукотворный Образ Спасителя храмы, циркны, Кремль, Игенчеләр сарае, Кремль яр буе, «Казан» ММҮ, «Миллениум» күпере һәм «Казан Арена» шикелле истәлекле урыннарны колачлаган маршрутны үзләре үк билгеләргә мөмкиннәр. Экскурсияләрне өсләре каплаулы ике елга трамваенда уздыралар: беренчесе - җиде, икенчесе - 25 кешене сыйдыра ала. Кич белән сәяхәт итүчеләргә җылы пледлар тараталар.

Бәясе: 500 сум/40 минут, 700 сум/1,5 сәгать, балалар өчен 250 сум

Белешмәләр өчен телефон: 7 (917) 295-63-60, 7 (950) 947-37-13

«Казан» гаилә үзәге буендагы елга култыгы

«Казан» гаилә үзәге янындагы алып тору пунктында кунакларга катамаранны арендага алып кичтән алып таңга чаклы йөрергә тәкъдим итәләр. Пассажирларга коткару жилетлары бирәләр, салкынча көннәрдә - җылы пледлар тараталар.

Бәясе:

4 урынлы катамаран - 650 сум/сәгать, 400 сум/30 минут

2 урынлы катамаран ( +4 яшькә кадәрге бала өчен урын) - 550 сум/сәгать, 350 сум/30 минут

5 урынлы көймә - 550 сум/сәгать, 350 сум/30 минут

Эш вакыты: тәүлек буе

Элемтә өчен: 7 (927) 681-43-80, 7 (927) 240-02-04

Җиңү паркындагы күл

Зур шәһәр шау-шуыннан Җиңү паркындагы күлдә ял итәргә мөмкин. Монда сез сизгер коткаручыларның күзәтүе астында 12 катамаранның берсендә йөри яки үзегезне көймәдә ишкәкче сыйфатында сынап карый аласыз. Прокат станциясе көн саен 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшли. Болытлы яки давыллы һава торышы искәрмә булып тора.

Бәясе:

Балалар өчен ике урыны булган 5 урынлы су велосипеды - 300 сум/30 минут

электрокатамаран - 400 сум/30 минут

3 урынлы көймә - 250 сум/30 минут

Сәяхәт алдыннан һава шартларына һәм урыннар булу-булмауга бәйле үзгәрешләр турында операторлардан белешүегезне киңәш итәбез.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез