Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Ногай»

«Ногай» кунакханә комплексы Бауман урамындагы Нәшрият йорты бинасында урнашкан. Биредә Совет чорында Казан нәшриятлары һәм шәһәрнең иң эре китап кибете эшләгән. Бина тарихы Алексей Толстой, Валентин Катаев, Самуил Маршак исемнәре белән бәйле. Хәзерге көндә Нәшрият йорты — Татарстанның мәдәни мирас объекты. Отель эконом- нан алып бизнес-класска кадәр дәрәҗәле уңайлы номерлар тәкъдим итә. Кунакханә комлексы территориясендә милли һәм Европа ашлары рестораны, шәхси сыраларын кайната торган сыра рестораны, SPA, тренажер залы, балалар уен бүлмәсе, күп дәрәҗәле паркинг эшли. Казан Кирмәне дә якында гына урнашкан.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Тукай мәйданы»; «Кремль» метро станциясе, «Тукай мәйданы»

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка, приспособлено для инвалидов, wi-fi, банкоматы, безналичная оплата

Охшаган отельлар

Кирәкле отельне тапмадыгызмы?

Букинг-сервиста кирәклесен сайлагыз