Истәлекле урыннар

Александров пассажы

Аксыл төстәге мәгърур йорт – Казанның төп бизәкләренең берсе. Шамил һәм Кекин йортларының архитекторы, Генрих Руш аны 1883 нче елда Казан сәүдәгәре Александров заказы буенча төзегән. Ул вакытлар өчен бу йорт бик биек – 5 катлы була. Анда лифт, һава һәм хәтта электр яктылыгы да көйләнгән булган. Бу бинаны үзенчәлекле иткән нәрсә – фонарь-түбә һәм пыяла җәелгән өй алды. Хуҗа пассажны сәүдә урыны итеп кулланырга теләгән, ләкин бинаны тәэмин итеп тору чыгымлы булып чыккан. Аны сатарга туры килгән, якында анда фәнни музей, соңрак – газета редакцияләре, һөнәрчеләр һәм сәүдә рәтләре ачылган. 1908 нче ел ахырында бина электротеатр кулына күчә. Биредә байлык, муллык атмосферасы хөкем сөрә, йорт барельефлар һәм фонтаннар белән бизәлгән. Туктаусыз үзгәртүләргә түзә алмыйча һәм тиешле карау булмау сәбәпле, 1997 нче елда грунт утыру нәтиҗәсендә әлеге корылма өлешчә җимерелә. Декоратив бизәлеше һәм Казандагы соңгы газ фонаре юкка чыга. Шулай да бинаның кыңгыраулы үзенчәлекле сәгате сакланган.

Ничек барып җитерге

Иң якын тукталышлар – «Кремль ур.», «КАИ», «Ирек мәйданы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез