Истәлекле урыннар

Сөембикә манарасы

Манара Казан кирмәнендә урнашкан һәм XVI нчы гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Башка һәйкәлләр арасында аны танып алуы җиңел: яндырылган кирпечтән төзелгән 58 метрлы бу корылманың иң очында алтын ай балкый. Сөембикә манарасы авыш манараларга карый, ул төньяк-көнчыгышка таба ике метрга якын авышкан. Күп еллар дәвамында манара Казанның символы булып тора. Аның янына меңләгән туристлар килә. Манараның диварларына тотынып теләк теләсәң, ул, һичшиксез, чынга аша, имеш.

тарихи мәгълүмат

Риваятьләрнең берсе буенча, Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең гүзәллеге турында ишетеп, аңа өйләнергә уйлаган. Гүзәл ханбикәнең ризалыгын ала алмагач, ачулы патша көч кулланырга булган һәм зур гаскәре белән Казанга килгән. Шәһәрне саклап калу өчен, Сөембикә кияүгә барырга ризалашкан, әмма патшага бер атна эчендә иң биек манара салдыру шартын куя. Туй мәҗлесе вакытында Сөембикә, шәһәрне соңгы тапкыр карап алырга дип, әлеге манара өстенә менә һәм шунда ул, кошка әверелеп, еракларга очып китә. Чынлыкта исә манара төзелүенең төгәл вакыты билгеле түгел. Ул XVIII нче гасырның беренче яртысында эчке саклану чигенең бер элементы булган дигән фикер дә бар.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Үзәк стадион», «Батурин урамы»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез