Истәлекле урыннар

«Казан» гаилә үзәге

«Казан» гаилә үзәге — 2013 нче елда Касансу елгасы яры буенда төзелгән яңа никахлар сарае. «Казан»ның тәбәсендәге ике дәрәҗәле күзәтү мәйданчыгы 32 метр биеклектә урнашкан. Югарыдан шәһәрнең истәлекле урыннарын, Касансу, Идел елгаларын, Кирмәнне, шәһәрнең тарихи һәм яңа урыннарын күзәтергә була. Үзәк каршында берничә дәрәҗәле яшел чирәмлек түшәлгән, утыргычлар куелган. 2016 нчы елда монда Даши Намдаковның «Он и Она» сынлы әсәре урнаштырылды. Парлы зилантлар (шәһәр символы), парлы барслар (республика символы) һәм аларның балалары гаилә кыйммәтләре сагында торалар. Кичке якта «Казан» кызыл утлар белән яктыртыла, әйтерсең, казан төбен ут камап алган да аны кайнатып тора. Корылма төзелгәннән алып, аның мәйданчыгы шәһәрне панорамлы фотога төшерүнең популяр урыны булып тора.

«Казан» гаилә үзәге Юлкүрсәткечләрдә

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Энергетика университеты»; «Кәҗә бистәсе» метро тукталышы

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез