Истәлекле урыннар

Бауман урамындагы сәгать

Бауман урамындагы сәгать вакытны гына күрсәтеп калмый. Ул – танылган Казан архитекторы Игорь Башмаков тарафыннан бакырдан эшләнелгән чын скульптура композициясе. Сәгатьне урнаштырганнан соң ук, ул кешеләрнең очрашу урынына әверелә. Аны әле гашыйклар сәгате дип тә атыйлар. Бу урында һәрвакыт узып баручылар фотога төшәләр. Композициянең өске өлешендә малай, пегас һәм муза фигуралары урнаштырылган. Астарак төрле якларга карап торган сәгать циферблаты. Саннар татар телендә гарәп язуы белән язылган. Сәгать телләре очында кояш һәм ярымай сурәтләнгән, ә циферблат әйләнәсендә гарәп язуы белән шигъри юллар язылган.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Сәламәтлек» комбинаты», «Тукай мәйданы»; «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез