Истәлекле урыннар

Черек күл

Парк шәһәрнең тарихи һәм эшлекле үзәгендә, Казан Кирмәне һәм университеты янында урнашкан. Паркның көнчыгыш ягында бакча. Төп капка - гашыйклар аркасы эллиптик формада булганга үзенчәлекле акустик эффект барлыкка килә. Ике кеше арканың ике башына басып, эчке якка пышылдап эндәшсәләр, алар бер-берсен бик яхшы ишетәчәкләр. Еш кына бу урында гашыйклар пышылдап бер-берсенә мәхәббәт аңлаталар. Арканың исеме дә шуннан барлыкка килгән. Паркта төрле фестиваль, концертлар еш уза, парк үзәгендәге ак агач җәймәдә шәһәр халкы пикниклар оештырырга ярата. Биредә ике стрит-фуд кафе эшли һәм зур балалар мәйданчыгы оештырылган. Йөгерергә яратучылар шулай ук паркны үз итә. Парк янында кондитер һәм каһвәчеләр эшли, Мергасов йорты тора һәм шәһәр буйлап виртуаль cәяхәт өчен «Шәһәр панорамасы» бар.

тарихи мәгълүмат

Күлнең атамасына бәйле төрле риваятьләр яши. Шуларның берсе күлдә йөзгән кара аккошларга бәйле. ХIХ нчы гасыр азагында шәһәр халкының яраткан ял урыны булган, кичләрен монда музыка уйнаган.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «КАИ», «Ирек мәйданы», «Университет»

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез