Истәлекле урыннар

Алабуга шәһәрчеге

Кама елгасының текә ярында ялгыз манара калкып тора. Бу- борынгы Болгар ныгытма-мәчетенең хәрабәсе. Ул - монгол яуларына кадәр Идел буе Болгарының җир өстендә сакланып калган бердән-бер корылмасы һәм Татарсатан җирлегендәге иң борынгы архитектура истәлеге. Ел саен меңләгән турист бирегә килеп, борынгы манараның таш диварларына тотынып теләк тели. 2007 нче елда Алабуганың меңъеллыгы хөрмәтенә биредә парк корыла. Монда алма бакчасын саклап калалар, болгар әмире Ибраһим бине Мөхәммәткә һәйкәл куялар, ресторан һәм шәһәр үзәге белән тыюлыктагы Алабуганы берләштерә торган Меңъеллык баскычын ачалар.

тарихи мәгълүмат

X нчы - XII нче гасырларда бу - җирле кабиләнең яшерен урыны булып торган, ә аның манарасы - шәһәр халкының саклап тоткан нәрсәсе булган. 1844 нче елда ул җимерелә, төньяк өлешендәге аркалы ишек һәм тәрәзәле, зур булмаган бер урыны гына сакланып калган. 1867 нче елда Алабуга сәүдәгәре, танылган рәссамның әтисе Иван Шишкин ярдәме белән иске нигез өстендә манара торгызыла һәм тимер белән каплана.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез